16+

«Болгар радиосы» ФЕСТ: Салаваттан Тямаевка кадәр

«Татнефть-Арена»да татар җыры бәйрәме гөрләде.

«Болгар радиосы» ФЕСТ: Салаваттан Тямаевка кадәр

«Татнефть-Арена»да татар җыры бәйрәме гөрләде.

12 сентябрь «Болгар радиосы» «Татнефть-Арена» белән берлектә «Болгар радиосы» ФЕСТ дигән масштаблы фестиваль оештырды.

Салаваттан башланган җыр бәйрәме

Соңгы вакытта андый форматтагы концертлар күп була башлады. Бер сәхнәдә күпме халыкны җыю, чын җыр бәйрәме оештыру — искиткеч күренеш!

Фестивальне легендар җырчыбыз Салават Фәтхетдинов ачып җибәрде. Ул узенең моңлы, узенэ генә хас булган тавышы белән тамашачыларны ял иттерде. Гомүмән, Салават абый җырлый башласа, күңелдә шунда ук бәйрәм хисе уяна. Аннан башка Сабантуйлар, гомумән, бер генә бәйрәм дә күз алдына килми. Салават абый халыкчан җырчы, «бабаебыз» дип әйтсәк тә үпкәләмәс кебек!

Концертта Татар эстрадасының каймаклары: Салават, Гүзәл Уразова, Айдар Галимов, Ильсия Бадретдинова, Элвин Грей, Фирдүс Тямаев, Ильнат Фархуллин, Иркә, Зинира һэм Ризат Рамазановлар, Алсу һэм Азат Фазлыевлар, Гөлназ һәм Ильсур Шәрипҗәновлар катнашты.

Фест. Фото: реклама

Фестивальдә барысы да җитәрлек булды: җырлар, уен-көлке, биюләр. 4 сәгать барган тамаша күз ачып йомганчы үтеп тә китте. Концерт атмосферасын әйтеп аңлатып бетереп булмый. Моң дөньясына чумган халыкка якты, рәхәт, җылы иде. Тамашачылар үзләре дә, бик җанлы биеп, кул чабып «Афәрин» кычкырып позитив нотада кәнагать калдылар.

Тере тавыш һәм йөрәккә үтеп кергән мизгелләр

Артистлар тере тавыш җырлап халыкның куңел кылларын чиертте. Тамашачы концертта рәхәтләнеп ял итеп, барлык проблемаларны онытты, җәнәттәге кебек ләззәт алды. Кайбер җырлардан тәнгә «каз итләре» йөгерде. Элвин Грей җырлаганда Хәния апаның да экран да күренүе, күпләрнең күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәргә мәҗбүр итте. Легендар җырчыны искэ алу да бик матур күренеш. Аларның җырлары онытылмый. Сандыктан алып яшь тамашачыларга яраклаштырып җырлау күпкә хәерлерәк!

Радио. Фото; реклама

Димәк, алар буыннан-буынга барачак. Тамашадагы моң дәрьясы елатты да, көлдерде дә, уйнатты да, биетте дә.

«Болгар радиосы» ФЕСТның алыштыргысыз алып баручылары Эльвира Вилдан һәм Рөстәм Гайзуллин. Аларсыз «Болгар радиосы» концертларын күз алдына да китереп булмый. Хәзер алар икесе дә бердәм тандем булып зал белән уртак тел табып, концертны уеннар белән үреп алып бардылар.

Тямаевтан көчле финал: «Адреналин бирегез!»

Концертны тәмамлап, сәхнәгә Тямай «җеннәре» белән йөгереп чыгуы халыкны тагын да көчлерәк уятып җибәрде. Аның тавышы, көчле энергиясе һэм сәхнәдәге харизмасы әйтеп бетергесез. «Адреналин бирегез», дип бөтен халыкны дәррәу селкетте, утырган тыйнак тамашачыларны да торгызды. Аңа кушылып җырламый, биеми мөмкин тугел бит. Менә шундый нотада тәмамланды фестиваль.

Радио. фото: реклама

Ут! Мега текә! Супер! Афәрин! «Болгар радиосы»! Татар эстрадасы! Оештыручылар! Шулай һәрвакытМарканы югалтмыйк! Без бит җырлы халык! Элек-электән Идел мәңге ярсып аккан кебек, татар халкы җырлап көн иткән!

Гөлнара Җамалиева

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading