16+

Акчага кызыгып, наркотиклар таратуда катнаша күрмәгез

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 26 июнь – Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде.

Акчага кызыгып, наркотиклар таратуда катнаша күрмәгез

Берләшкән Милләтләр Оешмасы Генераль Ассамблеясы тарафыннан 26 июнь – Халыкара наркотикларга каршы көрәш көне буларак билгеләп үтелде.

– Татарстанда 10 мең 218 кеше наркотиклар кулланучылар сыйфатында исәптә тора. Наркомания – бик тә хәвефле авыру. Бер мәртәбә татып карыйм да, туктыйм, дип, ышанырга ярамый. Туктап булмый, кеше наркотикларга психик бәйлелеккә эләгә. Мондый очракларда гаиләнең һәм туганнарының теләктәшлеге әһәмиятле. Вакытны кулдан ычкындырмыйча клиника наркология диспансерына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Уртак тырышлык белән наркотикларга бәйлелектән котылып була. Гаилә корып, балалар үстерүче элеккеге авыруларны күреп, ихластан сөенәбез, – диде “Республика клиника наркология диспансеры” медицина учреждениесенең баш табибы урынбасары Резеда Хаева.

Быелның 5 аенда республикада наркотикларга бәйле 1 мең җинаять фаш ителгән.

– Алабугада наркотиклар ясау белән шөгыльләнгән лабораториянең эзенә төштек. Автоинспекторлар да наркотиклар ташучыларны тотуда актив эшли. Наркотиклар таратуга 16 яшькә кадәрге үсмерләрне дә җәлеп итәләр, акча белән кызыктыралар. Наркотиклар белән бәйле очракларда без инде 14 яшьтән башлап җинаять җаваплылыгын куллану зарурлыгы турында мөрәҗәгатьләр кертәбез, – диде полиция подполковнигы Әнвәр Кәримов.

Татарстан Прокуратурасының бүлек җитәкчесе Александр Цеханович та наркотикларга бәйле очракларда җинаять җаваплылыгын кырысландыру яклы.

– Наркотик шәхесне юкка чыгара. Бала мәктәп яшеннән суд эскәмиясенә утыра, язмышын җимерә. Гаилә, туганнары бала холкындагы үзгәрешләргә сак булсын. Интернет сайтларында эшкә чакырулар наркотик тарату белән бәйле булырга мөмкин. Андый эшләрдән ерак торырга кирәк. Наркотиклар таратуда катнашкан бала исәпкә куела, аның ата-анасы административ җавапка тартыла. Үсмерләрне эш белән тәэмин итү, спортта бушлай шөгыльләнү мөмкинлеге тудыру мөһим, – диде Александр Цеханович.

VK социаль челтәрендә “За приделом” документаль фильмын карарга була. Әлеге фильмда наркотиклар таратуда катнашканлыкларына үкенүче үсмерләр күрсәтелә.

– Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә мәктәпләрдә, югары уку йортларында, шулай ук балаларның җәйге сәламәтләндерү лагерьларында наркотикларга каршы пропаганда алып барыла. Үсмерләр акчага кызыгып, наркотиклар таратуда катнашмасыннар иде, – диде республиканың яшьләр эшләре буенча министры урынбасары Руслан Семенов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading