16+

Аксубайда капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты һәм ЗАГС бүлеге ачылды

Беренче яшь пар никахларын теркәде.

Аксубайда капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты һәм ЗАГС бүлеге ачылды

Беренче яшь пар никахларын теркәде.

Аксубай бистәсендә капиталь ремонттан соң Мәдәният йорты һәм яңартылган ЗАГС бүлеге ишекләрен ачты. 26 ноябрьдә узган тантанада район җитәкчелеге, республика кунаклары, хезмәт алдынгылары һәм район халкы катнашты.

Ачылу тантанасында Аксубай муниципаль районы башлыгы Алмаз Мингулов, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе башлыгы, «Ныклы гаилә» федераль партия проектының төбәк координаторы Эльвира Әхмәтова, Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Ринат Фазылов һәм Шамил Яһудин катнашты.

Бина тулысынча яңартылган

Капиталь ремонт барышында бинаның инженерлык челтәрләре алыштырылган, бүлмәләр яңадан планлаштырылган. Яңа тәрәзәләр һәм ишекләр куелган, яктырту системасы яңартылган, заманча җиһазлар урнаштырылган.

Бигрәк тә никахлашу тантаналары үткәрелә торган залга игътибар бирелгән. Ул якты, матур һәм тантаналы итеп бизәлгән.

загс. фото загс рт

Яңартылган ЗАГСта беренче яшь пар никахларын теркәгән

Тантаналы көндә яңартылган ЗАГС бүлегендә беренче булып Дамир һәм Ралия Ганибаевлар гаилә корган. Яшьләр шәһәрдән туган районнарына кайтып, никахларын шунда теркәргә булган.

Дамир сәүдә өлкәсендә эшли, ә Ралия – пешекче-кондитер һәм җәмәгать туклануы технологы.

Район башлыгы Алмаз Мингулов яңартылган бинаның кешеләргә уңайлы шартлар тудыру өчен хезмәт итәчәген билгеләп үткән.

«Без киләчәктә дә район халкының тормышын яхшыртачакбыз. Иң мөһиме – кешеләрнең бусагадан нинди хисләр белән атлаулары. Бу стеналарда «котлыйбыз», «килешәм», «яратам» дигән бәхетле сүзләр яңгырасын», – дигән ул.

Эльвира Әхмәтова исә Татарстанда гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм ныгытуга зур игътибар бирелүен ассызыклаган. Аның сүзләренчә, республикада гаиләләргә 65 төрле социаль ярдәм чарасы күрсәтелә. Соңгы ун елда Татарстанда күп балалы гаиләләр саны ике тапкыр арткан, бүген республикада 59 меңнән артык шундый гаилә яши.

Ул шулай ук Аксубай районында гаиләләргә ярдәм итү юнәлешендә алып барылган эшне билгеләп үткән. Тантана барышында район башлыгы Алмаз Мингуловка һәм ЗАГС бүлеге коллективына гаилә кыйммәтләрен саклау һәм үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт хатлары тапшырылган.

загс. фото загс рт

Хезмәт алдынгыларын да хөрмәтләгәннәр

Мәдәният йортын ачу тантанасы районда Хезмәт ияләре, профессионаллар һәм иҗат итүчеләр көнен билгеләп үтү белән дә үрелеп барган. Чара кысаларында авыл хуҗалыгы, нефть сәнәгате һәм башка тармакларда хезмәт куючылар – механизаторлар, комбайнчылар, нефтьчеләр һәм төрле һөнәр ияләре хөрмәтләнгән, аларга мактаулы исемнәр һәм бүләкләр тапшырылган.

Яңартылган Мәдәният йорты һәм ЗАГС бүлеге Аксубай халкы өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Биредә мәдәни чаралар, гаилә бәйрәмнәре һәм тормыштагы иң истәлекле мизгелләр узачак.

загс. фото загс рт

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading