«Татарстанның мәдәни башкаласы» республика конкурсы кысаларында районнар үзләренең масштаблы программалары белән чиратлашып Казанны яулый.
27 ноябрьдә Уникаль осталык үзәген мөслимлеләр гөрләтте. «Мөслим: традицияләр йөрәкләребездә, киләчәк - безнең кулларда» дигән программада тарихи-этнографик күргәзмә, остаханәләр, җирле җитештерүчеләрнең продукциясе тупланган ярминкә, балалар мәйданчыгы, районның экскурсия маршрутлары белән таныштыру - барысы да бар иде. Чара якташлар очрашуы һәм районның иҗат коллективлары катнашында концерт белән тәмамланды.

Каз гына түгел...
Мөслим дигәч, иң беренче күз алдына казлар килә. Бүген районда 180 мең баш каз үрчетелә. Барлык кош-корт исәбе - 5-6 миллион чамасы. «Вкусы России» конкурсында Мөслимнең каклаган казы беренче урынны алган иде.
«Ә тагын нәрсәләре белән дан тота Мөслим?» дигән сорауны район башлыгы Альбер Хуҗинга бирдек.
- Үзенең халкы, төрле милләтләрнең бергә, бер-берсен хөрмәт итеп яшәве белән дан тота дип әйтер идем. Хәзер халыклар бердәмлеге елы бара, бик күп чаралар үтә. Шуларны оештырганда без үзебез өчен ачыш ясадык: безнең өчен бу халыклар бердәмлеге яңалык түгел бит, без моңарчы да шулай яшәдек. Бу - безнең зур казанышыбыз, зур көчебез.
Әрмәннәр күп бездә, 500ләп бардыр. Аларның балалары рәхәтләнеп татарча сөйләшә, татар театрында уйныйлар. Тик әрмән диаспорасын берничек тә кабызып булмый иде. Бер атна элек халыклар бердәмлеге елына багышланган концерт булды. Шунда бер әрмән сәхнәгә чыгып, үзләренең музыка уен коралында үзәкне өзә торган көй уйнады. Аңа аягүрә басып кул чаптылар. Булды, әрмәннәр кабынды, алар хәзер безнеке.

«Бөтен Россиянең сәламәтлегендә Мөслимнең 75% өлеше бар»
- Мөслимгә генә хас булган мактаныр әйберләргә килгәндә, Россиядә ясала торган гриппка каршы вакцинаның 75 проценты Мөслимдә салынган йомыркадан ясала, - дип дәвам итә Альберт Хуҗин. - «Чайка» крестьян-фермер хуҗалыгы (җитәкчесе - Дамир Шәңгәрәев) күп еллар элек бу технологияне кертү буенча эшли башлаган иде. 15 проценттан башлап җибәрде, акрынлап 75 процентка җиткерде. Ә бит гриппка каршы вакцина ясаганда таләпләр бик зур.
Россиядә чыгарыла торган барлык җир эшкәртә торган коралларның 55 процентын бүген Мөслимнең «Агромастер» компаниясе җитештерә. Һәм андый мисаллар бик күп.
Бездә нефтьчеләр юк, ниндидер зур акчалар белән эшләгән район түгел. Бәлки, табигате шундыйдыр, бәлки, Ык суы шулай көч бирәдер: Мөслим эшмәкәрләре, һәрберсе үзенә генә хас юл табып, Россия күләменә чыга торган эшләр башкаралар.

«Балаларыгыз исәнләшә икән, диләр...»
- Биш ел дәвамында физика, химия фәннәреннән БДИда 100, 200 балл туплаган укучыларыбыз булып тора. Олимпиадаларда, конкурсларда балаларыбыз уңышлы чыгыш ясый, алар белән дә горурланабыз.

Мөслимгә килгән кунаклар шуңа игътибар итә: урамнан барасың, беләме сине, белмиме - балалар исәнләшеп китә. Вак кына нәрсә кебек. Шулай да бу әдәп безнең балаларның канына сеңгән.
- Матур гына адымнар белән, ракета сыман ашыгып та түгел, ташбака сыман да түгел, үзебезнең темпта барабыз, тату яшибез. Булган мөмкинлекләрне мәгънә белән тутырырга тырышабыз, - дип сөйләде «Шәһри Казан»га Альберт Хуҗин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар