16+

Алдана яздык бит... Мондый хәлләр теләсә кем белән булырга мөмкин

Шуны онытмагыз: сез беркемгә дә, берни тиеш түгел. Акча эшләрен телефоннан гына башкарырга ярамый.

Алдана яздык бит... Мондый хәлләр теләсә кем белән булырга мөмкин

Шуны онытмагыз: сез беркемгә дә, берни тиеш түгел. Акча эшләрен телефоннан гына башкарырга ярамый.

Кырыгалдарлар капкынына эләгергә күп кирәкми шул. Күптән түгел, туганыбыз әздән генә мошенниклар кулына килеп капмады. Шөкер, исән-сау котылдык кебек. Гадәттә, телефон аша бер-беребезгә төрле алдар-йолдар хәлләрен җибәреп торабыз. Менә шундый хәлләр дә була имеш, сак булыйк. Ә үзеңә килеп кагылгач, сизми дә каласың икән... Алдагы атнада гына иптәш кызым, дәрәҗәле җитәкчеләр исеменнән шалтыратып акча сорауларын сөйләп кенә бетергән иде. Үзе ышанып, әздән генә акча салмаган. Акча җибәргәнче, шалтыратып белешкән. Шуннан гына мошенниклар эше икәнлеген белгәннәр. Үзебез исә аннан да хәтәррәк хәлләргә килеп каптык.

Бүген безнең хактагы бөтен мәгълүмат ачык. Теләсә нинди системаны җимереп ватып алырга мәктәп баласының да башы эшли хәзер. Лаеклы ялга чыккан әби-бабайларны алдарга күп кирәкми. Ә менә эшләп торган кешене бер караганда алдавы кыен да кебек. Икенче яктан карасаң, берние дә юк икән. Туганымның телефоны дәүләт хезмәт күрсәтү порталына кертелгән. Ул шуның белән анда теркәлү узган булган. Узган атнада мошенниклар моның телефонының тарифын үзгәртү турында сүз ката. Имештер, моңарчы 500 түләгәнсез, хәзер бу 300 сумга төшәчәк. Туганымны ай буе телефоннан аралашу бәясе кими икән дигән уй кызыктырып та куя. Ул арада кырыгалдарлар җибәрелгән кодларны сорый башлый. Эш арасында ашыгып кына яңа килгән саннарны тиз-тиз әйтеп бирә дә ул, эшен дәвам итә.

Мондый хәлләр теләсә кем белән булырга мөмкин. Икенче көнне исә, сез үзегезнең “Госуслуги” порталына керә алмыйсыз. Ә анда бөтен мәгълүмат. Ә телефон исә бөтен банкларга тоташтырылган. Нәрсә хәл бу? Нишләп дәүләт хезмәт күрсәтү порталы эшләми, дип аптырыйсыз инде. Шуннан кылт итеп, кичә генә ниндидер саннар әйтеп ташлаганым искә төшә. Нишләргә? Белә торып, күрә торып, нинди хәлләргә тап булганыңны уйлап куясың... Әле балавыз сыгып, елап утырырга вакытыгыз юк. Нәрсә дә булса эшләргә кирәк.

Без дә туганым белән күп функцияле үзәккә йөгердек. Анда белгәнегезчә,  “Госуслуги” хезмәте белән аерым эш алып баралар. Шунда барып, хәлне аңлаттык, гариза яздык. Алар ярдәме белән үзебезнең дәүләт хезмәт күрсәтү порталын кире кайтара алдык. Мошенниклар безнең парольне үзгәртергә өлгергәннәр. Безнең яраткан ризыгыбызны атап, башка чикләүләр куйганнар. Хезмәткәр ярдәмендә банклар бәйле вәзгыятьне дә ачыкладык. Ул үзе бер процесс, аны шулай каушап кабаланганда тиз генә үзгәртеп тә булмый. Кыскача гына әйткәндә, дәүләт хезмәт күрсәтү порталы аша сез банкларга билгеле чикләүләр куя аласыз. Аны өлешчә дә, тулысынча да эшләргә мөмкин. Банкларда кредитлары булмаганнарга уңайлы гамәл дип таптык моны. Кредитлар алучылар өлешчә чикләүләр куя ала. Гомумән, без әле телефоннар, дәүләт порталын куллану буенча да бик белемсез икән. Шуны төшенеп кайттык. Хәер, аның мошенниклары да бик остарып бара  хәзер. Алар бездән биш адым алдан баралар. Шуңа да финанс белеме буенча белгәннәребезне арттырырга кирәк. Бүген ул бигрәк тә мөһим.  Сүз дә юк, үзең килеп капмыйча, шулпаны өреп капмыйсың.

Шуннан бер кат тынычланганнан соң, полициягә барып гариза язып кайтырга киңәш иттеләр. Хәзер кулланырга өлгермәгән булсалар да, мошенниклар сезнең мәгълүматларны соңрак та файдалана ала икән. Полициядә исә без үзебезнең генә түгел, шактый кеше икәнлегебезне аңладык. Анда безне игътибар белән тыңладылар, яхшы мөнәсәбәт күрсәттеләр.

Икенче юлы ничек тә булса, алданмаска тырышыйк. Арабызда шундый мошенниклар зарарына тарып, алар алган кредитларны түләүчеләр дә бар  шул. Сак булыйк әле. Беркемгә бернинди кодлар әйтмәгез. Полиция дә, дәүләт хезмәт күрсәтү оешмалары, пенсия фонды, банклар да сезгә шалтыратмый – алар исеменнән кырыгалдарлар гына кызыксына сезнең белән!
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading