16+

«Җәлилне популярлаштыруның яңа ысулларын эзләргә тиешбез»

Бүгенге драматурглар, рәссамнар Җәлил образына сирәк мөрәҗәгать итә, дип хафалана галимнәр.

«Җәлилне популярлаштыруның яңа ысулларын эзләргә тиешбез»

Бүгенге драматурглар, рәссамнар Җәлил образына сирәк мөрәҗәгать итә, дип хафалана галимнәр.

Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты патриот шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан галимнәр, язучылар һәм сәнгать белгечләрен очраштырды. «Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты: бүгенге караш» дип исемләнгән түгәрәк өстәл утырышы кысаларында батырлыкның чын мәгънәсе, шагыйрь иҗатында гомумкешелек кыйммәтләре һәм аларны яшь буынга җиткерү мәсьәләләре турында җанлы фикер алышу булды. 

Илгиз Халиков, Татарстан Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты директоры:
Җәлил иҗаты һәм батырлыгы, милли чикләрне үтеп, кешелек дөньясында гуманизм өчен көрәштә үлеме белән үлемсезлек яулап алды. Шагыйрь кыюлыгы һәм батырлыгы белән милләтнең йөз аклыгы символына әверелеп, татар халкын бөтен дөньяга танытуга зур өлеш кертүчеләрнең берсе.
ХХ гасыр ахырында җәмгыятьтә барган үзгәрешләр йогынтысында үткән мирасыбыз, бигрәк тә совет чорында иҗат ителгән әсәрләр турында бәхәсләр барды, каршылыклы фикерләр яңгырады. М.Җәлил иҗаты да моннан читтә калмады. Аерым язмаларда, әдипнең коммунистик идеалны
яклавын нигез итеп, әдәби мирасының әһәмиятен түбәнәйтү омтылышлары булды. Әмма андый фикерләр киң җәмәгатьчелектә яклау тапмады. Шуның белән бергә, һәр яңа буын Жәлил иҗатын үзенчә кабул итүен, бәяләвен һәрдаим истә тотарга кирәк. Шуңа да әлеге бай мирасның кыйммәтен заман биеклегеннән ачыклау, М.Җәлил көрәшен, батырлыгын заман биеклегеннән торып бәяләү, аны чор рухы белән бәйләү, шагыйрь яклаган кыйммәтләрне ачу, киң җәмәгатьчелеккә җиткерү житди бурыч булып кала.

Дания Заһидуллина, филология фәннәре докторы, профессор:
Муса Җәлил – татар халкының йөз аклыгы, намусы, талант олылыгы. Ул әдәбиятка яңа тормыш төзү хакындагы олы бер миф тудырылу вакытында килә. М.Җәлил шигъриятендә ил, көрәшче һәм байрак мифологик образлары шушы мифның аерылгысыз өлешләре кебек урнаша. Ләкин шагыйрьнең халык авыз иҗатына мөрәҗәгате, татар әдәбияты өчен традицион образларны идеологик-мифологик образларның детальләре төсендә куллануы сәяси схематизмны атлап чыгарга ярдәм итә.

Нәтиҗәдә, Җәлил шигърияте милли-шәхси эмоциональлек белән өретелә, аның тәэсир көче чиктән тыш арта. «Моабит дәфтәрләре»ндә шагыйрь классик гуманистик әдәбият традицияләрен героик миф белән синтезлауга, соңгысын трансформацияләүгә ирешә. Һәм идеологик чикләрдән узып, гомумкешелек кыйммәтләре хакында жырлаучыга әверелә. Муса Җәлилнең ижатчы буларак бөеклеге дә шунда.

Газинур Морат, Татарстанның халык язучысы:
Муса Жәлил – татарның йөзек кашы, аның алтын баганасы, аның  генетик кодына әйләнде. Җәлилнең  шәхесе, иҗаты бүген дә язучыларыбызны рухландырып тора. Безнең буын язучылар арасында да Җәлил турында җитди әсәрләр иҗат иткән каләмдәшләр бар.  
Милләтебезнең алтын баганасы булгангамы, Муса Җәлил тирәсендә гел ыгы-зыгы булып торды. Хәтта Муса Җәлилне Гитлер белән дуслаштырырга тырышучыларны да күрдек. Һәрхәлдә, ул шәхес һәрвакытта да безнең халыкка кызыклы булачак, чөнки ул кешелек тарихында булмаган уникаль батырлык кылган бөек шәхес.

Әлфәт Закирҗанов, филология фәннәре докторы, доцент:
М.Җәлил – татар шагыйре, милли шагыйрь. Әмма иҗаты милли чикләрне үтеп, бөтен кешелек өчен мөһим булган кыйммәтләрне яклау һәм саклау юлы баса. Шагыйрь үзе гуманизм идеяләре өчен көрәштә үлемсезлек яулый.
Күпгасырлык татар әдәбияты гуманизм идеяләре белән сугарылган кебек, М.Җәлил иҗатында да милли һәм гомумкешелек идеаллары бергә үрелеп бара. Билгеле, аның иң югары ноктасы булып «Моабит дәфтәрләре» циклы тора, ә әдипнең тормыш һәм иҗат юлы – шуна килүнең гыйбрәтле бер үрнәге.
1919 елны «Кызылармеец» газетасында басылган «Бәхет» шигырендә 13 яшьлек Мусаның лирик герое үзен халык бәхете өчен көрәшкә багышлавы, хәтта шул юлда үләргә әзер булуы турында яза. М.Җәлилнең «Моабит дәфтәрләре» циклы шагыйрьнең җан авазы, кешелеккә сөрән салуы. Аның эчтәлеген иңләп үткән төп фикер бөтен кешелек дөньясына куркыныч тудыручы фашизмга каршы көрәш идеясе белән бәйле. Эш-гамәлен ничек кенә акларга теләсә дә үтерүче, җимерүче, көчләүченең җаны бозык, ул төзәлмәс авыру. Шуңа да әйләнә-тирә яшәешне бары тик кешене ярату һәм матурлык аша гына үзгәртеп була.
Шагыйрь концлагерь һәм төрмә шартларында да кешелекне бәхетле итү, дөньяны явызлыктан коткарып, матур итү турында хыяллана. Шигырьләрен капма-каршы төшенчәләр иңләп үтә: яхшылык һәм явызлык, матурлык һәм ямьсезлек, гаделлек һәм ялган һ.б. Аларның тартышын, көрәшен сурәтләү аша шагыйрьнең киләчәккә матур, якты өмете, гаделлек һәм кешелеклелек тантанасына ышануы чагыла.

Искәндәр Гыйләҗев, татар тарихы белгече, галим, педагог, тарих фәннәре докторы, профессор:
Күпмедер вакыт элек татар җәмәгатьчелегендә Муса Җәлилнең эшчәнлеге, батырлыгы шик астына куелды. Хәзер дә андый омтылышлар бар шикелле. Шул нәрсәләргә киртә куярга кирәк, бу башка кабатланмасын иде. Чөнки фикер йөртү нигезендә һәрвакыт тарихи факт һәм тарихи чынбарлык ятарга, ниндидер уйдырмаларга, ниндидер имеш-мимешләргә урын булмаска тиеш.
Муса Җәлилнең тормышын, иҗатын, каһарманлыгын тирәнрәк, җентекләбрәк аңлар өчен, һичшиксез, тарихи фонны аңлау кирәк: ул нинди шартларда тәрбияләнгән, белем алган, нинди шартларда үзенең иҗатын, эшчәнлеген башлап җибәргән. Хәзерге яшьләр бөтенләй башкача фикер йөртәләр, алар башка шартларда тәрбияләнгән, алар тарихның нәрсә икәнен аңлап бетерми, тарихи базалары бик сай. Шуңа күрә без Муса Җәлилне популярлаштыруның яңа ысулларын, формаларын эзләргә тиешбез.

Ольга Улемнова, сәнгать белеме кандидаты:
XX гасырның икенче яртысы – XXI гасыр башы сынлы сәнгатендә Муса Җәлил образы, иң элек шагыйрьнең бай фотографик мирасына таянып, ныклы документаль нигездә формалаша. Бу хәл төрле буын рәссамнарына аның кыяфәтенә югары дәрәҗәдә төгәллек белән мөрәҗәгать итәргә һәм ышандырырлык визуаль интерпретацияләр тудырырга мөмкинлек биргән.
Муса Җәлил образының героик образы формалашуда шагыйрьне шәхсән белгән яки аның образы өстендә рәсми реабилитациясенә кадәр үк эшләгән рәссамнар иҗаты аерым әһәмияткә ия. Нәкъ менә шагыйрь-көрәшче, рухи ныклык һәм фидакарьлек символы буларак тәкъдим ителгән бу образ 1960–1970 нче елларда теманың үсеш юнәлешен билгеләде һәм, беренче чиратта, реалистик һәм «катгый стиль» кысаларында чагылыш тапты.
Киләсе дистә елларда сәнгать интерпретацияләре киңәя: игътибар бары тик героик сюжетка гына түгел, ә шагыйрьнең күпкырлы шәхесенә, сугышка кадәрге тормышына, иҗади мохитенә, гаилә һәм мәдәни бәйләнешләренә юнәлә. Сынлы сәнгать белән беррәттән графика, плакат, экспрессионистик һәм символик формалар, шулай ук Җәлилнең поэтик мирасына нигезләнгән интерпретацияләр зур әһәмият ала.
Шул ук вакытта хәзерге этапны анализлау күрсәткәнчә, бүгенге рәссамнар шагыйрь образына сирәк очракта гына яңа сәнгати яки мәгънәви төсмерләр тәкъдим итә. Бу исә бүгенге сәнгатьтә Муса Җәлил шәхесен һәм аның мирасын тирәнрәк, эчтәлеклерәк аңлау ихтыяҗын күрсәтә.

Ләйсән Галиева, филология фәннәре кандидаты:
Иң зур максат булып, Муса Җәлил энциклопедиясен әзерләү тора. Бу юнәлештә Энциклопедия институты башлап җибәргән беренче адымнар уңышлы булыр дип ышанасы килә. Шагыйрь иҗат иткән әсәрләрнең тулы басмасын әзерләү дә максат булсын иде. Чөнки соңгы чыккан биш томлык әсәрләр тулы түгел. Биредә шагыйрьнең аерым бер әсәрләре, хатлары, публицистик язмалары кертелмәгән. Иң зур эшләрнең берсе – шагыйрь биографиясенә һәм иҗатына караган хатларын төгәлләштерү, яңадан барлау, анализлау.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading