16+

Әллә инде урамга чыгып “ипотека алырга ир эзлим”, – дигән язу күтәреп йөрсенме?

Банклар ипотеканы кияүдә булмаган хатын-кызларга һәм өйләнгән ирләргә бирүне кулай күрә.

Әллә инде урамга чыгып “ипотека алырга ир эзлим”, – дигән язу күтәреп йөрсенме?

Банклар ипотеканы кияүдә булмаган хатын-кызларга һәм өйләнгән ирләргә бирүне кулай күрә.

Күптән түгел генә күземә бер кызыклы фикер чалынды. Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: «Әле кияүгә чыкмаган кызларга ипотека бирмәскә кирәк, чөнки фатиры, машинасы булып, көне-төне эшләгәч, кызлар ир-атны кирәксенмәскә дә мөмкин», – ди.

Мәгънәсенә төшенү өчен кат-кат укыдым, сүзләрне аркылыга буйга гиздем. Хәер, уйлангач, хәзрәт белән килешергә булдым. Чыннан да, фатиры, машинасы булып, көне-төне эшләүче хатын-кызга ир-ат кирәк булмаска да мөмкин. Ләкин, ипотеканың ни гаебе бар? Болай да ипотеканы ярты гомер түләргә кирәк. Аны алу өчен тагын никадәр шартны үтик соң?

Мәсәлән, авыл хуҗалыгы кадрлар кытлыгыннан интегә. Рөстәм Хәйруллин кебек тагын берәү: “Ипотека алу өчен һәркемнең ким дигәндә биш сыеры булырга тиеш”, – дигән сүзне әйтсен ди. Әгәр дә чынлап торып мондый фикерләргә колак салып, аларны закон белән раслап куйсалар, сыер барып аласың инде, алмыйча кая барасың. Яшәргә кирәк бит. Чөнки гомер буе фатир яллап яшисе килми. Дөресен әйткәндә, әти-әниләр балалары өчен борчылып, “үзләренеке булсын” дигән уйдан чыгып эш итеп булса да, сыер сатып алачак. Ә таякның башы үзләренә, йә якыннарына, яхшырак тормыш өмет итүче кешеләрнең җилкәләренә төшәчәк. Аллаһка шөкер, бөтен “тиеш” дигәне дә чынга ашмый әле, ашса, нишләпләр бетәр идек.

Яхшы, хатын-кызларга кияүгә чыккач кына ипотека бирсеннәр ди. Әмма анысы да хатын-кызлар файдасына түгел бит. Белмәсәгез белеп торыгыз, Россия хатын-кызлар саны буенча узган ел дөньяда беренче урынны алды. Илдә 63 процент хатын-кыз һәм 37 процент ир-ат исәпләнгән. Сүз дә юк, кешеләр парлы булу өчен яратылган, дин әһелләре белән килешәм, әлбәттә. Әмма машинасы, яраткан эше булган хатын-кыз, ипотека алу мөмкинлеге булса да, арендага фатир алып яшәргә тиешме? Әллә инде урамга чыгып “ипотека алырга ир эзлим”, – дигән язу күтәреп йөрсенме? Аллаһы Тәгалә кайчан насыйп итә бит.

Кемдер аңлы рәвештә мөнәсәбәтләргә керергә теләми. Ә кемдер бик тели, әмма килеп чыкмый. Кемдер бергә яши, әмма мөнәсәбәтләрен рәсми рәвештә теркәргә ашыкмый. Бергә гаилә кебек яшәп, тик рәсми рәвештә язылышмаган кешеләр белән нишләргә? Гомер буе: “Кайчан сөйгәнем минем кулымны сорар икән?” – дип көтүче хатын-кызлар азмы? Ә бәлки, кешеләрне андый тормыш канәгатьләндерәдер. Мәсәлән, Татарстанда 35–49 яшьтәге 100 меңгә якын кеше беркайчан да рәсми никахта булмаган. Кызганыч, рәсми никах та, гомерлек бәхет өмет итә алмый. Былтыр гына да республикабызда 13,5 мең гаилә таркалган.

Уйлап-уйлап торам да, тагын ипотека турындагы сүзләргә әйләнеп кайтам. Бу тәкъдим гаилә кыйммәтләрен үстерүгә юнәлгән икән, бәлки, ир-атларга да өйләнмәсәләр ипотека бирмәскәдер. Әле бу сүзләр ир-атларга кагылса яхшырактыр да, чөнки сан ягыннан алар хатын-кызлардан азрак. Өйләнергә менә дигән мотивация.

Әле шунысына да игътибар иттем. “РБК” порталы мәгълүматлары буенча, банклар ипотека алучының идеалын болай тасвирлаган: “Бу 25-30 яшьлек КИЯҮДӘ БУЛМАГАН хатын-кыз яки 27-40 яшьлек ӨЙЛӘНГӘН ИР-АТ. Югары белемле, дәүләт корпорациясендә эшләүче, 2-НДФЛ белешмәсе белән расланган 100 мең сумнан күбрәк кереме һәм сатып алына торган фатир бәясеннән 50 процент үз акчасы булган кеше”. Күрәсезме, җәмәгать, хәтта банклар да кияүдә булмаган хатын-кыз һәм өйләнгән ир-ат дип ассызыклый. Монысы да уйланырга җирлек тудыра. Ни өчен нәкъ ирләрнең өйләнгән булуы шарт икән?

Бер җөмлә никадәр сорау уятты бит. Хәзрәтнең гаебе юк, бу аның шәхси күзәтүе, шәхси фикере. Хокукы бар, һичшиксез. Килешү йә килешмәү башка мәсьәлә. Хокук дигәннән, Конституциянең бер маддәсе искә төште әле. “Ир-ат һәм хатын-кыз тигез хокукларга, ирекләргә һәм аларны гамәлгә ашыру өчен тигез мөмкинлекләргә ия”. Россия Федерациясенең Конституциясе 2 нче бүлек 19 нчы маддә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

6

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    4

    1

    Мин уйлыйм хэр кем узе телэгэнчэ яшэргэ тиешь. Хатын Кыз былайда ярты гомере бала карап , рэтлэп Эшли алмый . Кияугэ чыккинчы квартирасы былса эйбэтерэк, ир-атка ышаныч юк Хэзер , Син эшлэмэден квартира минеке , бар эниенэ кайтып кит диеп мыскыллап тора.

    Мөһим

    loading