16+

Америкада яшибезме әллә без?

Инглиз телендәге язулар шәһәрне басты

Америкада яшибезме әллә без?

Инглиз телендәге язулар шәһәрне басты

Казан урамнарыннан барганда үзеңне АКШ яки Англия шәһәрләрендәге кебек хис итәсең. Инглиз телендәге белдерү-игъланнар рус телендәгедән күбрәк, ә татар телендәгеләр, гомумән, “ятим бала” хәлендә.

Россия Дәүләт Думасы депутатлары бу мәсьәләгә дә тотынды. 2026 елның 1 мартыннан “Россия Федерациясенең аерым закон актларына үзгәрешләр кертү турында”гы 168нче федераль канун гамәлгә керде. Россия Президенты Владимир Путин әлеге канунга 2025 елның 24 июнендә имза куйган иде.

Хәзер белдерүләрне, күрсәткечләрне, сайтларны һәм кушымталарны рус телендә язу таләп ителә. Чит тел өстәмә рәвештә генә куела яки күрсәтелә ала. Әгәр, исем-атама товар тамгасы (бренд) булып теркәлгән очракта чит телдәге язу саклана. Мисал өчен: Wildberries, Nike, Bosch, Ozon, Beeline, S7 һәм башкалар. Шулай ук юридик затларның ЕГРЮЛда теркәлгән чит телдә язылган фирма атамалары да үз рәвешендә калдырыла. Шәхси эшкуарларның һәм үзмәшгульләрнең мондый хокукы юк. Фирма атамасын оешмалар гына теркәргә мөмкин.

Оешма үзенең атамасын һәм товар тамгасын (бренд) чит телдә калдырырга теләсә, аны “Роспатент”та теркәргә тиеш. Инглиз телендәге игъланны рус теленә тәрҗемә иткәндә “башны юләргә салырга” ярамый. Мәсәлән, Beauty Studio атамасын Бьюти Студия дип үзгәртү рөхсәт ителми. “Студия Красоты” дип күрсәтү тиешле.

Россия Федерациясенең дәүләт теле буларак – рус телендәге язуның игъланда өске якта торуы һәм инглиз телендәге язу хәрефләре белән бердәй зурлыгы мәҗбүри. Игъланнарга кагылышлы закон таләпләре үтәлмәсә, шәхси эшкуарларга 500 сумнан 1000 сумга кадәр, юридик затларга 5000 сумнан 10 000 сумга кадәр штраф салына. Әгәр юридик зат реклама корылмасына яки билбордка чит телдә игълан куйса, 100 000 сумнан 500 000 сумга кадәр штрафка тартыла.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading