16+

Анапа комлыклары кайчан ачылачак: туристлар кайчан кире кайта?

1 июньгә Анапа комлыкларын ачарга вәгъдә итәләр.

Анапа комлыклары кайчан ачылачак: туристлар кайчан кире кайта?

1 июньгә Анапа комлыкларын ачарга вәгъдә итәләр.

Анапа комлыкларында мазутның 10 процентын гына җыясы калган, су файдалану өчен яраклы. Хөкүмәт Рәисе урынбасары Виталий Савельев сүзләренчә, курортның барлык пляжлары план буенча – 2026 елның 1 июненә ачылыр, дип көтелә.

Исегездә булса, 2024 елның декабрендә Керченск бугазында мазут ташучы "Волгонефть-212" һәм "Волгонефть-239" танкерлары һәлакәткә юлыккан иде. Краснодар крае яр буйларында 3 мең тоннадан да ким булмаган мазут чыгарылды. 

Мазутның бер өлеше Анапа курорты һәм аның шәһәр яны районында яр буена таралып, 54 чакрым яр буе линиясе пычранды. Роспотребнадзор 2025 елда Анапа тирәсендәге – 141 һәм Темрюкск районындагы 9 комлыкны кулланырга рөхсәт итмәде.
Россия туроператорлары ассоциациясе башкарма директоры Майя Ломидзе белдергәнчә, 2025 елда эчке туризмның үсеш темплары бик акрынайган. Беренче чиратта бу Анапаның "ябылуы" белән бәйле. 2025 елда, Анапа комлыкларында мазут таралу аркасында, 3-4 миллион турист Краснодар краена барып җитмәгән. 

Инде быел халык яратып йөргән Анапа курортлары кабат җанланып китмәгәе. Комлыкларны мазуттан чистартып кына калмыйча, кимендә 50 сантиметр калынлыкта ком белән дә капларга ниятлиләр. Краснодар крае губернаторы Вениамин Кондратьев сүзләренчә, Витязевода пычранган пляжны күмү буенча эксперимент "үзенең нәтиҗәлелеген күрсәткән", шуңа күрә аны башка комлыкларда да кулланырга карар кылганнар. "Безнең бурыч – бу территорияләрне курорт сезоны башлануга әзерләү", – дип белдергән Кондратьев. 

– Узган ел комлыкларга мазут таралгач, бу курортка баручыларның саны да кимеде, бәяләр дә төште. Нигездә, анда халык шифаханәләргә, пансионатларга гына барды. Быел комлыклар ачылыр дип өметләнәбез, ул шулай булыр да кебек. Бер өч ел әле диңгез төбеннән мазут таплары чыгып торыр, алайга китсә, кайвакыт алар Шарджа портында да йөзгәлиләр. Әмма массакүләм төс алмас ул, мониторинг алып барылган, комлыклар чистартылып торган очракта туристларга бу гына комачауламас дип уйлыйм, – ди Татарстанның туристлык агентлыклары ассоциациясе президенты Рамил Мифтяхов.

Аның фикеренчә, бу сезонда, туристларны җәлеп итү өчен, Сочи курортлары белән чагыштырганда бәяләр якынча кимендә 30 процентка ким булырга мөмкин. “Бюджетлы сегмент буларак. анда болай да халык күп йөри иде. М12 трассасы ачылгач, машина белән баручылар да күп булачак. Бу бик уңайлы һәм финанс ягыннан экономия дә”, – ди ул.  

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading