16+

Татарстанда юл кагыйдәләрен бозучылардан 290 миллион сум штраф җыйганнар

2026 елның 10 аенда Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 290 миллион сум штраф түләтелгән.

2026 елның 10 аенда Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 290 миллион сум штраф түләтелгән.

Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 15 миллион сумга күбрәк. Бу хакта Татарстан буенча Федераль суд приставлары хезмәте һәм Дәүләт автоинспекциясе вәкилләре катнашындагы киңәшмәдә хәбәр иттеләр.

Ведомствоара очрашуда штрафларны түләтү, бурычлылар белән эшләү һәм юлларда куркынычсызлыкны тәэмин итү мәсьәләләре каралган.

Татарстан буенча Федераль суд приставлары хезмәте җитәкчесенең беренче урынбасары Альберт Ибәтуллин билгеләп үткәнчә, юл кагыйдәләрен бозган өчен җәзаның котылгысыз булуы юл куркынычсызлыгы белән турыдан-туры бәйле. Аның сүзләренчә, штрафларны даими түләмәүчеләр арасында юлларда кагыйдәләрне кабат бозучылар да бар.

Бурычлылар белән эшләү кысаларында 167 уртак рейд үткәрелгән. Алар вакытында алимент, кредит һәм салым буенча бурычлары булган кешеләр 23 миллион 200 мең сумны урында түләгән.

Бурычларын каплый алмаган кешеләрнең автомобильләрен кулга алалар һәм махсус тукталышка урнаштыралар. Соңыннан аларны сату аша бурычны каплау чаралары күрелә.

Фото: пресс-служба ГУ ФССП России по РТ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading