16+

«Акчаларны тикшерергә кирәк»: әти-әнисенең 7 миллион сумын мошенникларга тапшырган

Казанда 18 яшьлек егет мошенниклар тозагына эләккән.

Казанда 18 яшьлек егет мошенниклар тозагына эләккән.

Ул аферистлар кушуы буенча курьерга әти-әнисенең 7 миллион сум акчасын тапшырган. Мошенниклар егетне акчаларның чынлыгын тикшерү өчен курьерга бирергә кирәк дип ышандырган.

Полиция хезмәткәрләре курьерның шәхесен ачыклаган һәм аны тоткарлаган. Ул 2008 елда туган Чебоксар шәһәрендә яшәүче булып чыккан.

Тикшерү барышында аның Казанда яшәүче яшүсмер кыздан да акча һәм кыйммәтле әйберләр алуы ачыкланган. Мошенниклар кызны әти-әнисенең «тамгалы купюралар» аркасында проблемалары булырга мөмкин дип куркыткан. Нәтиҗәдә, ул курьерга бизәнү әйберләре һәм акчалар салынган сейф тапшырган. Зыян күләме 300 мең сум тәшкил иткән.

Яшь курьер гаебен таныган. Сорау алу вакытында ул акча эшләү тәкъдиме турында мәгълүматны интернеттан табуын сөйләгән. Хәзерге вакытта ул өй арестында.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading