16+

Гади туңдырмадан милли брендка кадәр. Татарстан хатын-кызлары гаҗәеп эшләр башлап җибәргән

Дин мөселман хатын-кызларына бизнес алып баруны тыймый.

Гади туңдырмадан милли брендка кадәр. Татарстан хатын-кызлары гаҗәеп эшләр башлап җибәргән

Дин мөселман хатын-кызларына бизнес алып баруны тыймый.

Дин белән эшкуарлык бер-берсенә каршы килми

Белгәнебезчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. с.)нең хатыны Хәдичә радыяллаһу ганһә дә ихтирам казанган дәрәҗәле сәүдәгәр булган. Кешеләр яллап, зур сәүдә кәрваннары оештырган. Һәм аның эшчәнлеге дин белән эшкуарлыкның бер-берсенә каршы килмәвенең мисалы булып тора.

Хатын-кыз финанс яктан мөстәкыйль дә була, тыйнаклык һәм абруй саклап, үз сәләтләрен тормышка ашыра һәм бизнес белән дә җитәкчелек итә ала.

Хәләл товарлар һәм хезмәт күрсәтүләр базары инде күптән ит белән генә чикләнми. Хәзер ул үз эченә косметика, мода, туризмны да ала. Һәм хатын-кызлар үз көчләрен нәкъ менә шул тармакларда сынап карый.

Соңгы елларда үзебезнең Татарстанда да хәләл бизнес булдыручы хатын-кызларның саны арта баруын күзәтәбез. Алар белән сезне дә таныштырабыз.

Мондый үзенчәлекле тәмнәр Казанда гына

«Кызым туңдырма ярата, дәресләрдән соң гел шуны сорый иде. Балага иң тәмлесен һәм сыйфатлысын гына ашатасы килә бит, һәм мин аны үзем эшләп карарга булдым», — дип искә ала Айгөл Нурисламова туңдырма җитештерә башлаган вакытларын.

туңыдырма. фото автора

Бүген инде аның туңдырмалары туристларны да сыйларга җитә. «Чәк-чәк һәм өчпочмактан да авыз иттек, мәтрүшкәле туңдырма да ашадык. Мондый үзенчәлекле тәмнәр Казанда гына», — диләр аңа туристлар. 

— Әмма бу эшне яхшырак аңлар өчен, башта бер ел Казан үзәгендә башка җитештерүченең туңдырмаларын саттым. Шәһәребез кунаклары белән аралаша торгач, аларның иң беренче чиратта милли кухня белән танышырга теләвен аңладым. Үз эшемне башлап җибәргәч тә, Татарстан өчен генә хас булган тәм булырга тиеш дигән максат куйдым.

Һәм ул безнең брендның визит карточкасына әйләнде. Аннан тыш, каен җиләге тәме килгән туңдырмабызны да яратып алалар, — дип сөйли әңгәмәдәшем.

туңыдырма. фото автора

Брендның исеме дә очраклы гына килеп чыккан. КВН командасында булган оста телле танышына исем уйлап табыйк әле дип мөрәҗәгать итә. Ул сүз тәмле дә булсын, аннан салкын да килеп торсын, күңелгә дә ятышлы булуы шарт, дип санап торганда, танышы аңа гел, әлбәттә, әлбәттә, дип җавап кайтара.

«Кинәт кенә туктадым да, кара, нинди матур сүз бу! Әлбәттә булачак!» — дидем. Ул сүз үзе йомшак яңгырый, шул ук вакытта икеләнүне дә калдырмый. Эш буенча кемгә генә мөрәҗәгать итсәм дә, әлбәттә, була, дип кенә торалар. Позитив сүз булгач, ничектер эшләрем дә җайланып киткән кебек булды«, — ди «Әлбәттә, татар акценты белән» бренды хуҗасы.

туңыдырма. фото автора

Туңдырма ясау технологиясен өйрәнү өчен, Оренбургка, аннан берничә тапкыр Төркиягә бара.

— Аларның туңдырманы кафетерийларда ясап, шунда ук сату форматын ошаттым. Айлар буе суыткычта ятмый. Әмма алай зур масштабта эшләп булмый. Минем өчен ул мөһим дә түгел. Аз күләмдә эшләгән очракта сыйфат югалмый. Аннары күләмне арттырам дисәң, яхшы чимал да күп кирәк. Ә аны табу авыррак, — ди ул. 

Айгөл үзебездә җитештерелә торган фермер продуктларын гына куллана. Туңдырмадан тыш, йогыртлар ясый. Алар икесе дә кәҗә сөтеннән эшләнә.

Уңышлы эшләп китүенең серен хәләл продуктлар җитештерүдә күрә. «Ул минем өчен өстәмә сыйфат гарантиясе. Хәләл товар җитештерү аерым чыгымнар сорый дигән фикер яши. Мин аның белән килешмим.

Әлбәттә, эшне акчасыз башлап булмый. Ә хәләл индустрия өчен өстәмә акча таләп ителми. Баштан ук бизнес планыңны хәләл форматта гына төзергә кирәк, — ди ул. — Бизнеста Аллаһы Тәгаләнең ярдәмен гел сизеп-тоеп торам. Димәк, мин дөрес юлда».

туңыдырма. фото автора

Хәләл, димәк, файдалы һәм сыйфатлы

Эшмәкәр Фәнидә Тухбатуллина исә бодайның яшел үсентеләреннән хәләл соклар җитештерә.

«Бу эшкә алыныр алдыннан без ул продукт кешеләргә файда да китерсен һәм шул ук вакытта уникаль да булсын дигән максат куйдык. Хәзер кешеләр сәламәт яшәү рәвешенә, дөрес туклануга игътибар итә. Кибет киштәләрендәге күп кенә продуктларның составын алып карасаң, аларга төрле буягычлар һәм тәмләткечләр кушылган.

Һәм шуны уйлап, организмга зыян китерми һәм иң мөһиме сәламәтләндерә торган продукт җитештерергә булдык», — ди «Яшел супер көч» брендына нигез салучы Фәнидә.

сок. фото автора

Яшел соклар, кулланырга җайлы булсын өчен, катырылган һәм сублимацияләнгән, ягъни башта катырып, аннары киптерелгән формада эшләнә. Шул рәвешле алардагы витаминнар һәм минераллар тулысынча саклана. Бер порция сок 1,5 кг яшелчә яки җиләк-җимешне алыштыра ала, ди әңгәмәдәшем.

Сок ясау өчен пестицидлар һәм гербицидларсыз үстерелгән ике төрле бодай кулланыла. Аның бертөрлесен Алтайдан кайтарталар, икенчесе — бездә үстерелә торган шәмәхә бодай. Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты галимнәре тарафыннан уйлап табылган һәм селекцияләнгән әлеге уникаль «Надир» сорты антиоксидантларга бай.

сок. фото автора

Фәнидә сокларның хәләл булуын аерым билгеләп үтә. «Хәләл сүзе турыдан-туры рөхсәт ителгән дигәнне аңлата, һәм аның асылын һәрвакыт чисталык, сәламәтлек өчен файдалы булу һәм югары сыйфат тәшкил итә. Сатып алучылар да аңа зур игътибар бирә», — ди ул.

  • Татарстан мөселманнары диния нәзарәтенең «Хәләл стандарты» комитеты җитәкчесе Аббас Шляпошников:
  • — 2026 елның октябренә булган мәгълүматларга караганда, комитет базасында хәләл бизнес алып баручы 42 хатын-кыз исәпләнә. Алар арасында әлеге өлкәдә бездә яңалык булган косметика җитештерүчеләр дә бар. Шулай ук күбесе хәләл ризык җитештерә

дин. фото автора

Сертификация уздырганда комитет продукциянең хәләл стандарты таләпләренә туры килүен бәяли, шул исәптән ул җитештерә торган шартларны да. Шуңа күрә еш кына хатын-кызлар комитетка өй шартларында эшләү кысаларыннан чыгып, акрынлап мөстәкыйль бизнес форматына күчкәндә — билгеле бер үсеш дәрәҗәсенә җиткән вакытта мөрәҗәгать итә. 

Шул ук вакытта хатын-кыз, үз эшен ачып җибәргәндә, гаилә тормышы белән эшкуарлык арасындагы гармонияне сакларга тиеш. Гаилә — аның төп таянычы. Балаларны тәрбияләү, якыннары турында кайгырту, өйдә җылы мохит булдыру — аның тормыш миссиясенең аерылгысыз өлеше. Шуңа күрә мөһим карарларны кабул иткәндә, ир белән киңәшләшү, аның фикеренә колак салу һәм үзара аңлашу зарур.

Эшкуарлыкның уңышы табыш, җитештерү масштаблары белән генә түгел, шәригать таләпләренә туры килүе, кешеләргә файда китерүе белән дә үлчәнә. Хәләл продукция җитештерү эшкуарлык потенциалын тормышка ашыру мөмкинлеге генә түгел, көндәлек эшчәнлектә үзеңнең рухи таләпләреңне канәгатьләндерү, җәмгыятькә файда китерү һәм үз хезмәтеңдә, гаиләңдә һәм тормышыңда бәрәкәткә омтылу да булырга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading