Торак базарында гел үзгәрешләр булып тора. Яңа төзелешләр алып бару гына түгел, аларны сатып алу мөмкинлегенең артуы да зур роль уйный шул.
Моның өчен банкларның кредит бирүе, халыкның билгеле программалар аша аларны куллана алуы кирәк. Мәсәлән, «гаилә ипотекасы»ндагы үзгәрешләр ипотекага нинди торак алуга да йогынты ясаган.
2026 елның октябрендәге мәгълүматларга караганда, россиялеләр гомуми суммасы 214 млрд сумлык торак кредитлары рәсмиләштергән. «Гаилә ипотекасы» шартларындагы үзгәрешләр яңа төзелешләргә ихтыяҗны киметкән, ә икенчел базар акрынлап ипотека кредитлауның төп драйверларының берсенә әверелгән.
Октябрь динамикасын билгеләүче төп факторларның берсе булып «гаилә ипотекасы» программасы шартларының үзгәрүе булды. Яңа төзелешләр һаман да алдынгы урында кала (гомуми структурада ул 41,1 процентны тәшкил иткән).
Әзер фатирлар алардан бик азга гына калыша, аларның өлеше нәкъ өчтән берсе булып тора (33,3 процент). Бу алдагы еллар белән чагыштырганда шактый аерыла. 2025 елның беренче яртысында беренчел торак базары 75-80 процентны алып торган. Ә икенчел торактан файдалану өлеше 15 процент та булмаган.
Шәһәр читендәге күчемсез милек өлеше дә инде 20 проценттан артып киткән. Шәхси йорт җиткерү аерым игътибарга лаек, аның өчен «гаилә ипотекасы» буенча ташламалы 6 процент сакланып калган.
Яңа төзелешләр артамы?
Игътибар итсәгез, илкүләм торак төзелешенең даими үсешен күзәтә алабыз. Тегендә төзиләр, монда төзиләр. Ул арада йортлар әзер дә була. Беренчел торак сегменты һәрвакыт күз алдында үсеп тора. Соңгы вакытта шактый сизелерлек үзгәрешләр дә булды. 2026 елның октябрендә яңа төзелешләр сатып алуга ипотека кредиты күләме 88 млрд сум тәшкил иткән.
Шулай да гомуми күләмдә яңа төзелгән йортлардан файдалану 41 процентка кадәр кимегән. Килешүләрдә "яңа төзелешләр"нең иң югары өлеше Хабаровск (63 процент) һәм Приморье (62,3 процент) крайларында һәм Ростов өлкәсендә (58,6 процент) булган.

Икенчел базар хәлләре
Икенчел торак базары нинди генә хәлдә дә тотрыклылыкны саклап килә. Әзер фатирлар сатып алуга кызыксыну кимеми. Икенчел базарда сату-алу хәлләре еллык чагылышта 12,8 процентка арткан да әле.
Гомуми бүленештә икенчел базар өлеше 33,3 процентка җиткән. Россия буйлап әзер фатирлар сату буенча лидер төбәкләр булып Магадан өлкәсе (72,2 процент), Красноярск крае (51,7 процент), Кемерово (49,4 процент) һәм Архангельск (50 процент) өлкәләре тора.
Шәһәр читендәге йорт
Халыкның зур шәһәр үзәкләреннән калага якын булган кечкенә микрорайоннарга, зур булмаган бистәләргә күчүе күзәтелә. Шулай итеп, шәһәр читендә күчемсез милек сатып-алу популярлыгын һич кенә дә югалтмый. Киресенчә яңа статуста үсә генә бара ул. Моңарчы шәһәр читендәге күчемсез милек сегменты традицион рәвештә сезонлылыкка дучар иде.
Тик бу юнәлештә хәлләр үзгәрә. Хәзер бакча йортларында даими яшәүчеләр саны да арта гына бара. Әнә шәһәр читендәге әзер йортларга ипотека бирү 27 млрд сумнан артып киткән. Үз йортларын төзүгә кредит бирү күләме 18,3 млрд сум тәшкил иткән. Бу сентябрь ае белән чагыштырганда 42 процентка кимегән кимүен. Шулай да октябрь аендә шәһәр читендәге күчемсез милек өлеше якынча 21 процентны тәшкил иткән.
- 2026 елның октябрендә әзер шәһәр яны йортларын сатып алуга килешүләрнең иң зур өлеше Оренбург (29,5 процент), Тверь (20,4 процент) һәм Калуга (20 процент) өлкәләрендә билгеләп үтелгән. Шулай ук Әстерхан өлкәсендә (35,6 процент), Бурятия Республикасында (21,5 процент) һәм Башкортостан Республикасында (19,7 процент), Татарстанда (17, 6 процент), сакланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар