2026 елның апреленнән Россиядә берничә мөһим закон үз көченә керә.
Алар социаль түләүләрдән алып цифрлы хезмәтләргә кадәр төрле өлкәләргә кагыла. «Шәһри Казан» укучылары өчен иң әһәмиятле үзгәрешләрне җыеп тәкъдим итәбез.
1 апрельдән: социаль пенсияләр арта
Апрель башыннан социаль пенсияләр 6,8 процентка индексацияләнә. Бу үзгәреш 4,3 миллионнан артык кешегә кагылачак.
Сүз картлык, инвалидлык һәм туендыручысын югалту буенча түләүләр турында бара. Шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучылар, хәрби хезмәткәрләр, космонавтлар һәм техноген һәлакәтләрдән зыян күрүчеләр өчен дә пенсияләр артачак.
Медицина үзәкләренә яңа статус
1 апрельдән медицина оешмаларына Милли медицина тикшеренү үзәге (НМИЦ) статусы бирү тәртибе үзгәрә. Әлеге статусны хәзер Хөкүмәт билгеләгән критерийлар буенча бирәчәкләр.
Бүлеп түләү – хәзер куркынычсызрак
Товарларны кичектереп сатып алу өлкәсендә дә яңалыклар бар. Контрольне Россия Банкы көчәйтәчәк.
Хәзер:
– сервислар финанс хисап тапшырырга тиеш;
– бер үк товарга төрле бәя кую тыела;
– кулланучылар хокуклары яхшырак якланачак.
Кредитлар буенча чикләр кими
Кулланучылар кредитларында түләүләрнең максималь чиге 130 проценттан 100 процентка кадәр киметелде. Бу бурыч йөкләмәсен киметергә ярдәм итәчәк.
Кунакханәләрдә онлайн теркәлү
Апрельдән кунакханәләрдә, шифаханәләрдә һәм ял базаларында теркәлүне «Дәүләт хезмәтләре» яки MAX мессенджеры аша узарга мөмкин булачак.
15 апрельдән: чит ил белгечләренә – яңа мөмкинлекләр
Россия өчен әһәмиятле булган чит ил белгечләре яңа хокукый статус ала алачак.
Бу:
– галимнәр, инженерлар, IT-белгечләр;
– талантлы студентлар;
– югары класслы спортчылар.
Аларга яшәүгә рөхсәт алу һәм эшкә урнашу җиңеләйтелә.
26 апрельдән: этләрне өйрәтү кагыйдәләре үзгәрә
Хокук саклау органнарына хезмәт этләрен әзерләү өчен наркотик матдәләрне лицензиясез куллану рөхсәт ителәчәк. Бу эзләү сыйфатын арттыру максатыннан эшләнә.
Балаларга гражданлык алу – онлайн
26 апрельдән балага Россия гражданлыгын рәсмиләштерү өчен гаризаны онлайн бирергә мөмкин булачак. Моның өчен әти-әниләр дәүләт хезмәтләре порталын куллана алачак.
Тағын нинди үзгәрешләр бар?
– Экспортка ярдәм итү үзәкләренә яңа таләпләр кертелә
– Инвесторлар өчен салым ташламалары яңача исәпләнә
– Метанол әйләнешен контрольләү көчәйтелә
– Хезмәттә җәрәхәтләнгән кайбер хезмәткәрләр эшкә кайта алачак
Апрельдәге үзгәрешләр социаль өлкәдән алып икътисадка кадәр киң тармакларны колачлый. Кайберләре гражданнарга өстәмә мөмкинлекләр бирсә, икенчеләре контрольне катгыйландыра.
Лилия Гайнуллина әзерләде
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар