16+

Арт сыныңны басып өеңдә генә утыр соң, диярсез

Фатир ишеген ачып чыгуга ук шәһәр акча сорый. Бүген кая гына барып кайтыйм дисәң дә, шунда ук түгәрәк кенә сумма белән хушлашырга кирәк.

Арт сыныңны басып өеңдә генә утыр соң, диярсез

Фатир ишеген ачып чыгуга ук шәһәр акча сорый. Бүген кая гына барып кайтыйм дисәң дә, шунда ук түгәрәк кенә сумма белән хушлашырга кирәк.

Бала-чага кебек гел-гел урам буеннан гына әйләнеп йөрисе килми бит.

Хәер, ул очракта да, йә кәһвә алып эчәсе, йә туңдырма булса да алып ашыйсы килә. Ә ял урыннарында алары да гадәтидән икеләтә-өчләтә кыйммәткәрәк төшә. Балалар белән кая булса да чыксаң исә, тәмам бетте баш... чыгымнарың икеләтә-өчләтә арта. Шулай булгач, гаиләң белән матур калабызны әйләнеп кайтыйм дисәң дә, кимендә 2-3 меңеңне әзерлә дә куй менә.

Ә бит, әйткәнемчә, кайчак кеше кебек ял итеп, кәеф корып та кайтасы килә. Күңел ачу, мәдәни чараларга билет бәяләренең каядыр космоска очуын сез дә сиздегезме ул? Әби-бабайлар кебек тормыш авырлыгына зарланып утырырга бик яратмыйм үзе. Әмма ялларда йә кино-кафега, йә театр-концертка, йә берәр спорт чарасына барып кайтканнан соң, бушап калган банк картасын тотып, елыйсылар килеп китә. Уйлап кына карагыз, гаиләң белән бергәләп гап-гади кинотеатрга барып, җилләнеп кайтыйм дисәң дә, ике көнлек диярлек хезмәт хакыннан колак кагасың. Хәер, көненә кем күпме акча эшли инде, диярсез. Мин үзем журналист хезмәт хакыннан фикер йөртәм, билгеле. Берничә ел элек кенә кинога билетларны 300-350 сумга алып булса, хәзер алар кимендә, 600-700 сум тора бит, җәмәгать! Шуңа поп-корн, тәмле суын өстәсәң, менә сиңа 4 кешегә минус 3-4 мең сум.  Әле юньле фильм эләксә, рәхмәт әйтерсең. Кайчак имгә дә ярамаган тамаша өчен тоткан акчаңны жәлләп кайтасың.

Өйдә берәр көн ашарга пешермичә, кафе-мазарга барып, кеше карап, үзеңне күрсәтеп кайтыйм дисәң, монысы тагын да яманрак кесәгә суга. Уртача чек бер кешегә 2,5-3 мең сум, минәйтим. Салат, бер төр ит белән гарнир һәм чәй бәясе бит бу. Дүрт кешелек гаиләң белән барсаң, дистә меңең белән хушлаш инде син. Әле бит официантка чәйгә дә калдырырга кирәк. Алайса яхшы түгел...

Корсак ягын кайгыртмыйча, рухи яктан баеп кайтыйм әле дисәң дә, концерт-театрларга бәяләр шулай ук тешли. “Галерка”га гына ризалашмыйча, артист йөзләрен бераз булса да күрим дип, алдарак урын сайлый башласаң, гаилә чыгымнары шул дистә меңнән дә ким булмаячак. Әмма кыйммәт-кыйммәт дип зарлансак та, бер генә спектакль дә тамашачысыз калмый. Артистлар да шыгрым тулы заллар җыя. Халык барыбер йөри, нихәл итсен. Яраткан артистын елына бер булса да якыннан күреп кайтасы, соцчелтәргә фото-видео куеп, мактанасы да килә. Кешедән киммени син?! Ихтыяҗ булгач, тәкъдиме дә бар инде аның, билгеле. Бәяләрен дә кем күбрәк куя дип көч сынашырга мөмкин.

Мәскәү артистлары тамашаларын әйтәсе дә юк. Быел яшьлегебездә бик популяр булган төркем концертына барып кайтмакчы идек. Җәй башында Казан тамашачысын сөендерергә киләләр. Билетлары сатуга кыш уртасында ук чыкты. Танцполга билетлар 3300 икән дип карап куйдым. Ирем һәм миңа ияреп, кызым да барырга теләк белдерде. Шунда ук финансларны барлыйбыз – аһа, өч кешегә дистә мең кирәк, тагын ун процент комиссия дә түлисе икән әле.  Ярар вакыт бар, бераз баегач алырбыз, дип бу эшне соңракка калдырдым.

Бер атнадан бәяләрне кереп карасам, 500 сумга арткан, каһәр суккыры.  «Татнефть арена»ның утыра торган урыннары инде тулган да диярлек. Өч кешегә чыгымнарны күзалладым да, кабат яптым сайтны, хезмәт хакы күчмәгән бит әле. Акча алгач, тагын кереп карасам, концертка бару теләге дә җилгә очты – билет бәяләре 4500гә җиткән. Комиссия-мазарлары белән өч кешегә 15 меңне чыгарып саласы. Ипотека да түлисе барын уйладык та, яраткан җырларны интернеттагы музыкаль мәйданчыкларда гына тыңларбыз инде, дип тынычландык. Хәзер юри генә бәяләрне кабат кереп карадым, 5 меңгә җиткән. Ә алган кеше, бу бәягә дә ала бит.

Ара-тирә волейбол, хоккей ишесенә дә барып кайтасы килә. Үзем бу спорт төрләренә артык мөкиббән түгелмен, ирем телевизордан караганда бер күз белән генә күзәтәм. Әмма спорт мәйданчыкларында уенны турыдан-туры карау, бөтенләй икенче инде менә. Бу чакларда иң ялкынлы җанатарга әйләнәм дә куям. Чөнки мохите шундый. Энергия алып кайтыйм дисәң, спорт чарасына бар икән.

Волейболга кызыксыну бездә әле артык зур булмагач, билет бәяләре дә артык тешләми. Кырыйдарак урынны 350 сумга да сатып алырга мөмкин, зал артык зур түгел, шуңа теләсә кайсы җирдән уенны рәхәтләнеп күзәтәсең. Ә менә хоккей тарафдарлары гаять күп булуы билет бәяләрен дә кесә өчен чыгымлы итә. Плей-оффка кадәр яхшырак урыннарны 1200-2000 меңнәргә кулга төшерергә мөмкин әле, ә инде финал уеннары якынлашкан саен, алары да өскә үрмәли. Аларын өйдә, телевизор каршында карарбыз, мөгаен, дигән идек. Анысыннан да мәхрүм булдык: “Ак Барс” өчен бу юлы Гагарин кубогы бик иртә тәмамланды.

Фатир ишеген ачып чыгуга ук шәһәр акча сорый... Арт сыныңны басып өеңдә генә утыр соң, диярсез. Өй һәм эштән башкасын күрмичә яшәүнең дә кызыгы юк бит. Әти-әниләребез шулай эш һәм өйдән кала берни диярлек күрмичә, тормыш узганын сизми калган. Әмма ул чакта бар кеше шулай яшәгән.  Ә хәзер заманасы башкачарак. Кешедән калышасы килми бит, малай.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading