16+

Аучы билеты: совет чорындагы практикага кире кайту

Иртәгә республикада көзге ау сезоны башлана.

Аучы билеты: совет чорындагы практикага кире кайту

Иртәгә республикада көзге ау сезоны башлана.

Ел саен республикада корал белән дөрес эш итмәү аркасында дистәләгән бәхетсезлек очраклары теркәлә, дип белдерде матбугат очрашуында Татарстанның биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Радик Мөтәхаров. 

Билгеле булганча, 1 сентябрьдән яңа аучыларга аучылык билеты алу өчен аучылык минимумын белүгә мәҗбүри бушлай имтихан кертелә. 

– Әлеге яңа кагыйдәләр булачак аучыларның җаваплылыгын арттырыр дигән ышаныч бар. Элек билет алырга теләүчеләргә аучылык минимумы белән таныш булуын әйтү генә дә җитә иде. Хәзер аларга башта укырга һәм аннары тест рәвешендә имтихан тапшырырга туры киләчәк. Аучылык минимумы – законлы һәм куркынычсыз ау өчен база белемнәре комплексы. Имтихан 100-200 сораудан тора. Әгәр 75 процентына җавап дөрес булса, тест нәтиҗәсе уңай дип санала. Имтихан түләүсез, бирә алмаган очракта, кабат бер айдан гына биреп булачак, – дип сөйләде ул журналистларга.

Шул ук вакытта Советлар чорындагы практиканы да искә алды Радик Мөтәхаров. Ул вакытта аучы билетын алу өчен ике ел стажировка үтә торган булганнар. 
Яңа кагыйдәләр кертеләсен белеп, аучы билетын алырга теләүчеләрнең саны артуын да билгеләп үтте ул. 1 сентябрьгә ике көн кала 400 гариза килеп иреште, диде спикер. 

Татарстан буенча Росгвардия идарәсенең лицензия-рөхсәт эше үзәгенең корал әйләнешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы урынбасары Рамил Камалиев сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанда 39 меңнән артык кеше салкын һәм утлы коралга ия, һәм алар кулланышында төрле корал төрләренең 73 мең берәмлеге исәпләнә. 

– Аларның 80 процентка якынын ау коралы хуҗалары тәшкил итә. Бу 36 меңнән артык граждан дигән сүз. Аларның кулында якынча 65 мең берәмлек төрле ау коралы исәпләнә, – дип сөйләде ул. 

2025 елда корал әйләнешен контрольдә тоту буенча профилактик чаралар барышында Татарстанда лицензия-рөхсәт эше бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан, корал әйләнеше кагыйдәләрен бозган өчен, 328 берәмлек корал тартып алынган, 856 корал хуҗасы административ җаваплылыкка тартылган.
Сүз уңаеннан: бердәм федераль үрнәктәге аучылык билетларын 2011 елдан бирәләр. Шуннан бирле республикада 64 мең документ бирелгән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading