16+

Августта эш эзләү җиңелрәкме? Хезмәт базарындагы үзгәрешләр һәм эшкә урнашу серләре

Август ае — эшкә урнашу, эш алыштыру өчен иң кулай айларның берсе булып кала. Җәйге яллардан соң күпчелек җәй азагы, көз башында яңа эшле була. Хезмәт урының булганда гына яңа эш эзләве җиңел.

Августта эш эзләү җиңелрәкме? Хезмәт базарындагы үзгәрешләр һәм эшкә урнашу серләре

Август ае — эшкә урнашу, эш алыштыру өчен иң кулай айларның берсе булып кала. Җәйге яллардан соң күпчелек җәй азагы, көз башында яңа эшле була. Хезмәт урының булганда гына яңа эш эзләве җиңел.

Эшең булмаса, ай-хай кыен ул. Эш базары да шактый тотрыксыз бүген. Кайдан, ничек эш белешергә? Җиңелме аны табуы? 

Хатын-кызлар эшне ни өчен озаграк эзли?

Статистика менә хатын-кызларның ир-атлардан озаграк эш эзләвен ачыклаган. Эш эзләү өчен дә уртача 5-6 айлап вакыт узуы билгеле булган. Мәсәлән, 2026 елның июнендә эшсез хатын-кызлар уртача 6 айга якын эш урын таба алмаганнар. Росстат мәгълүматлары буенча, ир-атлар бер айга алданрак эшле булганнар. Димәк, ир-егетләргә беркадәр эш табуы җиңелрәк булып чыга. 

Статистика шактый кызыклы әйбер. Эше булмаган һәм эшкә урнашу өчен чаралар күргән гражданнар арасында эш эзләү буенча сораштыру уздырылган. Июнь аенда россиялеләрнең 27 проценты 1-3 ай эш эзләгән. Май ае белән чагыштырганда, күрсәткеч 4,3 процентка кимегән әле. Эшсезләрнең 13,5 проценты бер елдан артык эш таба алмаган. 

Әлбәттә, эшкә урнашу вакыты белгечлеккә, таләпләргә, вакансияләрдән файдалану мөмкинлегенә һәм локаль хезмәт базарындагы вәзгыятькә бәйле рәвештә аерылырга мөмкин. Эш бирүчеләргә һәм кадрлар хезмәтләрендә кешеләрнең нинди хезмәт базарларына күбрәк килүләре, яки кире әйләнеп кайтуларына бәйле төрле нюансларны исәпкә алырга да өйрәнергә кирәк әле.

Барысы да үз урынында кала

Статистик мәгълүматлар буенча, әлегә хезмәт хаклары үсешендә зур үзгәреш күренми. Зур үсеш тә юк. Шуңа да һәр өлкәдә белгечләрнең үз урыннарында калуын билгеләгән алар. Беренче яртыеллык нәтиҗәләре шуны күрсәткән. Моның белән бергә реаль хезмәт хаклары үсеше темпларының акрынлап кимүе теркәлгән, эш урынындагы төрле премияләр бирелмәгән. 

Шул ук вакытта якын киләчәктә, компанияләр үз продукциясенә ихтыяҗ кимү сәбәпле төрле чыгымнар, бигрәк тә теге яки бу хезмәткәргә түләнгән акчаларны киметү буенча эш алып барырга мөмкин. Бу инде эш урыннары кычкартылачак дигән сүз.

Эшне кайдан эзлиләр: танышлармы, әллә сайтлармы?

Хезмәт базары шактый чуар бүген. Эш эзләүчеләр эшкә урнашканда цифрлы инструментлар һәм нетворкинг куллана. Нетворкинг — ул үзара файда өчен кешеләр белән танышу һәм аралашу дигән сүз. Шулай итеп россиялеләрнең яртысыннан артыгы шәхси элемтәләр аша эшкә урнашкан. Танышлык аша эшкә урнашу иң кирәкле чараларының берсе булып кала. Бөтенроссия җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге мәгълүматлары буенча, сораштырылучыларның 54 проценты эш эзләгәндә кемнеңдер киңәшеннән файдаланган. 

Хәзер вакансияләр эзләүнең иң популяр каналы булып махсуслаштырылган онлайн-платформалар кала. Респондентларның якынча 57 проценты эш бирүчеләрнең тәкъдимнәрен профильле сайтларда, шул исәптән эш эзләү сервисларында һәм карьера платформаларында өйрәнүләрен хәбәр иткән.

Эшкә урнашу ысуллары кешенең яшенә карап та аерыла. Яшь буыннар цифрлы сервисларны ешрак куллана, ә өлкәнрәк кандидатлар элеккечә эш эзләүнең традицион ысулларына һәм шәхси элемтәләргә актив таяна.

Ясалма интеллект эш эзләүгә ничек ярдәм итә?

Акрынлап эшкә урнашу процессына ясалма интеллект технологияләре дә интеграцияләнә. Интернет-кулланучыларның чиреге эш эзләгәндә нейрочелтәрләргә мөрәҗәгать итә. Еш кына алар резюме, хатлар әзерләгәндә, шулай ук әңгәмәләргә әзерләнү һәм вакансияләр эзләү өчен кулланыла. Бер үк вакытта тикшеренүдә катнашучыларның күбесе, ягъни 68 проценты әлегә эшкә урнашу процессында ясалма интеллект кулланмый (яки куллана белми).
Компьютеры. Фото: Татар Информ

Цифрлы хезмәт базары: ышанычлы эш урыны һаман да беренче урында

Ни генә дисәк тә, хезмәт базары торган саен цифрлырак була бара. Эш формаларының интернет киңлекләрдә күпләп алып барылуы белән дә бәйле бу. Эш эзләүчеләр бу заманча карьера сервисларын һәм цифрлы инструментларны куллануның мөһимлеген үзләре үк аңлый. Әмма шәхси киңәшләр яки конкрет тәкъдимнәр эш эзләгәндә барыбер дә мөһим роль уйнавын дәвам итә. Ышанычлы эш урыны һәрвакыт беренче урында кала. 

Зифа Шәйдуллина

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading