16+

Казанда 14 ярминкә ачыла: азык-төлек арзанрак булачак!

14 ноябрьдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

14 ноябрьдә Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре узачак.

Шәһәрнең 14 мәйданчыгында яшелчә, ит һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясен ваклап сату бәяләреннән уртача 10 процентка арзанрак сатып алырга мөмкин булачак.

Ярминкәләрдә Татарстанның муниципаль районнары һәм агросәнәгать предприятиеләре үз продукциясен тәкъдим итәчәк. Сатып алучыларны яшелчә, ит ризыклары, шулай ук шәхси ярдәмче хуҗалык өчен кирәкле товарлар көтә.

Сәүдәдә «Татпотребсоюз», «Майский» теплица комбинаты, «Ак Барс» холдингы, кошчылык фабрикалары һәм башка җитештерүчеләр катнашачак.

Ярминкә мәйданчыкларында ветеринария-санитария таләпләренең үтәлеше тикшереләчәк. Җәмәгать тәртибе һәм юл хәрәкәте иминлеге дә контрольдә тотылачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading