16+

Елына 3 миллион квадрат метр торак! Татарстан төзелештә башкаларга үрнәк күрсәтә

Татарстанда елына 3 миллион квадрат метрдан артык торак төзеп тапшырыла.

Елына 3 миллион квадрат метр торак! Татарстан төзелештә башкаларга үрнәк күрсәтә

Татарстанда елына 3 миллион квадрат метрдан артык торак төзеп тапшырыла.

Казанда 10-13 ноябрьләрдә «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәгендә БРИКСның төзелеш атнасы халыкара форумы эшләде.

Анда Россиянең, БРИКС һәм БДБ илләренең хакимият органнары вәкилләре, төзелеш компанияләре, инвесторлар, архитекторлар, төзелеш чималлары җитештерүчеләр катнашты. Форум «Тормыш өчен инфраструктура», «Халыкара кооперация һәм экспорт» илкүләм проектларына аваздаш.

экспо. фото автора

Төзелеш темасына багышланган күргәзмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән Россиянең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин да карады. Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин предприятиеләр белән кыскача таныштырды. Пленар утырышта төзелеш тармагының бүгенге торышы һәм киләчәккә максатлар турында сүз барды. 

— Узган ел Татарстанның төп капиталына 1,67 триллион сум инвестиция җәлеп ителде. Монда куәтле төзелеш тармагының өлеше зур. Республикада соңгы биш елда елына 3 миллион квадрат метр торак файдалануга тапшырыла, — дип әйтеп үтте Рөстәм Миңнеханов.

экспо. фото автора

Россиянең вице-премьеры Марат Хөснуллин форумда катнашучыларны видеоэлемтә аша сәламләде.

— Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин кушуы буенча «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла. Торак төзелеше — эшчәнлекнең төп юнәлеше булып кала бирә. Яңа торак районнарын эш урыннары, социаль объектлар, транспорт инфраструктурасы белән тәэмин итү, тышкы төзекләндерү — әһәмиятле шарт. Уңай тәҗрибәне күреп кенә калмаска, ә тизрәк эштә кулланырга кирәк, — диде Марат Хөснуллин.

Чарадан фоторепортаж: Казан төзелеш үзәгенә әйләнде: БРИКС илләре безнең тәҗрибәне өйрәнә 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading