16+

«Ел татары – 2026» бәйгесенең финалистлары билгеле булды

Бәйгедә катнашучылар 25 номинациядә көч сынашты. Әмма бәйге әле тәмамланмый.

«Ел татары – 2026» бәйгесенең финалистлары билгеле булды

Бәйгедә катнашучылар 25 номинациядә көч сынашты. Әмма бәйге әле тәмамланмый.

Номинацияләр җиңүчеләре финалга үтеп, төп титул – «Ел татары. Халык сайлавы" өчен көрәшәләр. 23 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк тавыш бирү йомгаклары буенча иң күп балл җыючы җиңүче булачак.

«Миллиард.Татар» редакциясе баш мөхәррире Арслан Минвәлиев билгеләп узганча, финалга төрле номинацияләрдә катнашкан оешмалар, компанияләр һәм проектлар түгел, фәкать конкрет кешеләр генә чыккан. Әлеге исемлеккә спортчы Ралина Гыйләҗева, укытучы Гөлсирин Абейдуллова, актер Дилүс Хуҗәхмәтов, дизайнер Илүзә ЛалеАйЮ, блогер Илдар Шагалиев, журналист, блогер Ихтыяр Кыямов, эшмәкәр Фәрит Хәйретдинов, имам Булат хәзрәт Сәфәров, галим Ханисә Алишина һәм сәнгати чигү остасы Аглая Липина кергән.

Финалистлар өчен «Миллиард.Татар»ның телеграм-каналында, «Ел татары. Татары года» сайтында һәм «ВКонтакте»да «Миллиард.Татар» төркемендә бирә аласыз.

Арслан Минвәлиев сүзләренчә, тавыш бирүдә бөтен дөнья буйлап 120 000 кеше катнашкан.

миллиард. фото ти

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading