16+

Татарстан цифрлы трансформация рейтингында кабат беренче булды

Татарстан 2026 елда цифрлы трансформация программаларын үтәү буенча Россия төбәкләре рейтингында беренче урынны яулады.

Татарстан 2026 елда цифрлы трансформация программаларын үтәү буенча Россия төбәкләре рейтингында беренче урынны яулады.

Бу хакта РФ вице-премьеры Дмитрий Чернышенко хәбәр итте.

Төбәкләрнең эшчәнлеге 35 күрсәткеч буенча бәяләнгән. Алар арасында киберкуркынычсызлык, дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру, импортны алыштыру һәм «МАКС» мессенджеры сервисларын үстерү бар.

Республикада быел 1100дән артык мобиль элемтә база станциясе төзү планлаштырыла. Шулай ук ясалма фәһем нигезендә 200дән артык цифрлы ярдәмче кулланыла. Алар дәүләт хезмәткәрләренә документлар әзерләргә, мөрәҗәгатьләрне анализларга һәм көндәлек эшләрне тизрәк башкарырга ярдәм итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading