Иртән эшкә ашыгасың, бер кулыңда телефон, икенчесендә сумкаң.
Автобус кузгалып китә, син исә басып та өлгермәгән буласың... Казанда җәмәгать транспортында мондый хәлләр ешрак күзәтелә башлаган. Ел башыннан автобус, трамвай һәм троллейбуслар катнашында 136 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Иң борчулысы - шуларның күбесе пассажирларның салонда егылып имгәнүе белән бәйле. Бу мәсьәлә Казан Башкарма комитетында узган юл хәрәкәте куркынычсызлыгы комиссиясе утырышында күтәрелде. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров үткәргән киңәшмәдә юллардагы аварияләр, җәяүлеләр иминлеге һәм җәмәгать транспортының куркынычсызлыгы турында сөйләштеләр.
Пассажирлар егылып имгәнә 2026 елның беренче ун аенда Казанда җәмәгать транспорты катнашында 136 юл-транспорт һәлакәте булган. Узган елның шул ук чорында мондый очраклар 121 теркәлгән. Димәк, аварияләр саны 15кә арткан. Аларда 178 кеше зыян күргән (узган ел - 154).
Бигрәк тә пассажирларның салонда егылуы борчуга сала. Ун ай эчендә шундый 37 очрак теркәлгән, ә узган ел алар 22 генә булган.
Ни өчен пассажирлар егыла? Казанның ЮХИДИ идарәсе башлыгы Михаил Савин аңлатуынча, моңа автобусның кинәт кузгалып китүе яки кисәк туктавы, йөртүчеләрнең юлдагы хәлгә тиешенчә игътибар бирмәве һәм пассажирларның куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәве сәбәпче булырга мөмкин.
Шуңа күрә автобуска керүгә үк урынга утырырга яки тоткычка ныклап тотынганчы кузгалмаска кирәк. Хәтта бер мизгеллек игътибарсызлык та җитә.
37 очракка ничек чик куярга? «Метроэлектротранс» предприятиесе генераль директоры Айдар Габделхаков сүзләренчә, 2026 елның ун аенда предприятиегә караган транспортта машина йөртүчеләр гаебе белән 11 юл-транспорт һәлакәте ачыкланган. Аларда 13 кеше җәрәхәтләнгән, шуларның сигезе салонда егылып имгәнгән.
Предприятие аварияләрне киметү өчен төрле чаралар күрә. Һәр очрак махсус комиссиядә тикшерелә, йөртүчеләр белән өстәмә инструктажлар үткәрелә.
Хәтта пассажирларга тоткычларга тотынып барырга һәм буш урыннар булганда утырырга кирәклеген искәртүче аудиохәбәрләр дә ешрак яңгырый башлаган. Хәзер аларны һәр ике тукталыш саен ишетергә мөмкин.
Моннан тыш, машина йөртүчеләрне эшкә әзерләү һәм стажировка узу сәгатьләре арттырылган. Караңгы вакытта һәм катлаулы һава шартларында транспорт белән идарә итү күнекмәләренә аерым игътибар бирелә.
Казан автобусларында йөртүчеләргә контрольне көчәйтергә җыеналар Утырышта җәмәгать транспорты йөртүчеләренең эшен контрольдә тоту мәсьәләсе дә күтәрелде. Казан Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров фикеренчә, аварияләрдән соң инструктаж үткәрү генә җитми. Иң мөһиме - аларның ни сәбәпле килеп чыгуын ачыклау.
Моның өчен юл-транспорт һәлакәтләрендә катнашкан йөртүчеләрнең махсус карточкаларын булдырырга тәкъдим ителде. Анда аварияләр, юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары турында мәгълүмат тупланачак. Бу бер үк йөртүченең хаталарын кабатлавын ачыкларга һәм проблеманың тамырын табарга ярдәм итәргә тиеш.
Ә Казан юлларындагы гомуми хәл ничек? Шәһәрдә 2026 елның беренче ун аенда барлыгы 971 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бу узган елның шул ук чорына караганда 24кә азрак. Аларда 1155 кеше зыян күргән, 34 кеше һәлак булган. Узган ел үлүчеләр саны 23 булган.
Иң күп авария Совет районында теркәлгән – 264 очрак. Идел буе районында - 164, Вахитов районында - 146.
Җәяүлеләрне бәрдерү очраклары да арткан: быел 321 кеше бәрдерелгән, узган ел - 308. Бу аварияләрдә 13 кеше һәлак булган (2025 елда - 8).
Караңгы вакытта юлга чыкканда аеруча сак булырга кирәк. Утырышта 3 ноябрь көнне Беломорск урамында булган аварияне дә искә алдылар. ЮХИДИ вәкилләре урамнарны яктыртуны яхшырту, заманча яктырткычлар урнаштыру мәсьәләсен күтәрде.
Юлларда аварияләр саны кимүе – яхшы күрсәткеч. Әмма җәмәгать транспортында пассажирларның имгәнүе һәм юлларда үлүчеләр саны артуы бу мәсьәләнең әле дә актуаль булуын күрсәтә. Автобуста барганда тоткычка тотыну, буш урын булса утыру - гади генә кагыйдә. Ләкин ул сәламәтлекне, хәтта гомерне саклап калырга мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар