16+

Зарланганын беркайчан да ишетмәдек

Кайберәүләр вак-төяккә дә зарланганда, Казанда яшәүче Шаһидә ханым авыр язмышына карамастан һәр көненә шөкер итеп яши.

Зарланганын беркайчан да ишетмәдек

Кайберәүләр вак-төяккә дә зарланганда, Казанда яшәүче Шаһидә ханым авыр язмышына карамастан һәр көненә шөкер итеп яши.

Җир йөзендә үзе теләгән парын табып, сөенеп кавышып, исәнлеге нык булып, таза-сау балалар үстереп, бәхетле яшәп тә, яраткан эшендә эшләп тә гел канәгатьсезлек күрсәтеп, шөкер итә, болытлы көн шикелле елмая белми торган кешеләр бар.

Тумыштан дөм сукыр булып, бер генә тапкыр да кояшның чыкканын да, алсуланып батканын да күрмичә яшәп, кадерлеләренең йөзләрен күрер өчен  әллә ниләр бирергә әзер сукырлар бар. Рәхәтләнеп ишетергә тилмергән саңгыраулар да күп арабызда. Аяклары йөрмәгәнгә гомерләрен тәгәрмәчле арбада уздыручылар да шактый. Алар, киресенчә, тормышның һәр мизгеленнән ямь-тәм табып яшиләр һәм игелек тә кылалар.

Менә шундыйларның берсе Казанда яшәүче Шаһидә ханым белән таныштырасым килә. Кечкенәдән еш авырып, сигез яшендә култык таяклары белән йөрергә мәҗбүр була нәни Шаһидә. Чүп өстенә чүмәлә дигәндәй, баласының авыруы ошамагандырмы, әтисе аларны ташлап, бүтән хатынга чыгып китә. Яңа гаилә кора, балалары туа. Шаһидә әнисе белән бар авырлыкны ялгыз күтәреп Пермь өлкәсе Барда районы Озын Ялан авылында гомер итәләр. 1973 елны яшь кыз тормышын үзгәртәсе килеп, ике култык таягында Казанга юл ала. Башкаланың яме ерактан үзенә тарта яшь йөрәкне.

Шаһидә кечкенәдән кул эшләренә оста була, тегәргә ярата. Шуңа да Казанга килгәч, һөнәр училищесына укырга керә, аны уңышлы тәмамлап, “Спартак” аяк киемнәре фабрикасына эшкә урнаша  һәм ун ел буе шунда тырышып эшли. Торыр урынга да тиенә: башта тулай торактан, аннары коммуналкадан бүлмә бирәләр үзенә. Элеккеге Президентыбыз Минтимер Шәймиевның тузган торакларны яңа фатирлар белән алмаштыру турындагы  указы чыккач, Шаһидәгә дә бәхет елмая - бер бүлмәле фатирга ия була.  

Үз өеендә үз көе дигәндәй, “Ярдәм” дигән кечкенә генә предприятие дә ачып җибәрә – хастаханәләргә кирәк-яраклар тегәләр. Предприятиесе ябылгач та  югалып калмый. Эш белгән талантлы куллары аны эшле дә, ашлы да, игелекле гамәлләр башкарып җанына рәхәтлек алырга да ярдәм итә. Үзе артыннан йөреп, махсус пандуслары булган йорттан яңа фатир сатып ала. Ләкин язмышының сынаулары бетмәгән булган икән. Шаһидә ялгыш җайсыз егылып койрык сөяген өч җирдән сындыра.  

Операция бик катлаулы була һәм бик уңышлы да килеп чыкмый. Ике култык таягы белән тормыш сукмагының байтагын  сынмый-сыгылмый үтеп алга барган Шаһидәгә аяусыз язмышы белән килешергә, арбага утырырга туры килә. Анда да күңелен төшерми. Яраткан шөгылен дәвам итә, тирә юньдәгеләргә ярдәм итә. Махсус хәрби операция башлангач яу кырындагы егетләргә мендәр тышлары, киемнәр, кулъяулыкларга кадәр тегә. Кыскасы, волонтер булып булачак җиңүгә үзеннән өлеш кертә. Игелекле эшләр берләштергән дуслары аны бик хөрмәт итәләр. Бер волонтер иптәше Гөлфия Таҗиева соклануын яшермичә: “Аның йөзендә гел нур, елмаю булыр. Зарланганын бөтенләй ишеткәнебез юк.

Өе дә күңеле шикелле ялт иткән аның, бер тузан бөртеге дә тапмассың. Ул күп эшне үзе башкарырга тырыша, кемнәндер ярдәм көтеп тормый. Киресенә үзе булышырга гына тора. Тормыштан тәм табып, аны яратып яши ул. Күпләргә үрнәк. Без аны тормышка гашыйк кеше дип йөртәбез. Ул теккән әйберләрне солдатларга җибәргәндә бүләкләр тышына тормышка гашыйк кешедән дип язабыз. Тәгәрмәчле арбада килеш хәрбиләргә ярдәм итүе  егетләребезгә кыюлык өстәр., тизрәк җиңүгә рухландырыр”, - ди Гөлфия ханым.

Әлфинур Галиева.

Азнакай шәһәре.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading