Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты, профессор Идрис Газиев унбиш еллык тәнәфестән соң кабат Казанда үз концертын куйды.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә Идрис әфәнде беренче тапкыр 1985 елда чыгыш ясаган. Нәкъ шул елны легендар композитор Рим Хәсәнов яшь җырчыга үзенең данлыклы «Мәңгелек мәхәббәт» җырын бүләк итә. Еллар узса да, бу җырның моңы үзгәрми - әлеге кичәдә дә тамашачы җырчыны кайнар алкышлар белән каршы алды. «Мәңгелек мәхәббәт» җыры да яңгырады.
Күптән түгел генә юбилеен билгеләп үткән Татарстанның халык артисты Дания Нурлы һәм «Апуш» балалар театр студиясе артистлары сәхнәдә җылы, эчкерсез эскиз-спектакль тәкъдим итте.
«Җиңел булмый язмыш - ул сикәлтәле, тормыш күперләрен үтәсе бар әле! Тормыш юлларымда янымда үзләре – әнкәйнең күзләре, әткәйнең сүзләре!» - искиткеч ихлас һәм җылы сүзләр. Залда күз яшьләрен сөртеп алучылар да булды.
Ә хәзер турыдан-туры концертның үзенә күчик.

Җәүһәрләр эзләү юлында
Идрис әфәнденең никадәр талантлы җырчы булуын сөйләп тору кирәк тә түгелдер - моны тамашачы болай да яхшы белә. Шуңа күрә аның оста җырлавына гаҗәпләнмәдем. Ә менә Идрис аганың артистлык осталыгын бу кичәдә үзем өчен яңадан ачтым! Ул сәхнәдә һәр җырдан үзенчәлекле мини-спектакль тудыра алды.
Концерт программасында татар һәм башкорт халык җырлары булачагын ишеткәч, үзем белгән таныш көйләрне тыңлап кайтырмын, дип сөенгән идем. Әмма залда бөтенләй яңа, моңа кадәр ишетелмәгән халык җырлары яңгырагач, шатлыгым тагын да артты. Идрис Газиев - җырчы гына түгел, ул бит әле тирән эзләнүче галим дә! Ул сәхнәгә өстә яткан «мәрҗәннәрне» генә чыгармаган, ә фольклор архивларын актарып, шәхсән мин һәм, иманым камил, залдагы тамашачыларның күбесе бөтенләй ишетмәгән онытылган җәүһәрләрне табып, аларга яңа тормыш өргән.
Мәсәлән, «Утыртма ла читән», «И, аппак», «Бара идем юллап» җырларын, татар мәдәнияте һәм сәнгате казанында еш кайнасам да, беренче тапкыр ишеттем. Һәм, әлбәттә, бу һәм башка җырлар минем шәхси плейлистымда урын алды.

Башкорт бөркетләре
Идрис әфәнде Казан концертына үзенең укучыларын – Башкортстанның халык һәм атказанган артистларын да алып килгән иде. Иҗатчының үз сүзләреннән аңлашылганча, шәкертләренең уңышы аның өчен зур сөенеч һәм горурлык. Бу башкорт бөркетләре биредә «Газиев укучылары» буларак югары дәрәҗәдә чыгыш ясады. Алар үз республикаларында бик популяр булсалар да, Татарстанда аларны күпләр белми. Хәзер менә без дә белдек һәм аларның талантына сокландык.
Сезне дә әлеге башкаручылар белән якыннан таныштырып үтәсе килә. Алар - Вильдан Абраров, Заһир Исәнчурин, Идел Аралбаев һәм Юнир Хисмәтуллин. Бу талантлар Идрис Газиев укучылары буларак академик вокалны популярлаштыруга зур өлеш кертә.
Кичәдә дөньякүләм танылган классик әсәрләр дә яңгырады. Татар тамашачысына да яхшы таныш булган итальян халык җыры «На качелях» («Funiculì, Funiculà») һәм данлыклы «Вернись в Сорренто» («Torna a Surriento») композицияләре залны җанландырып җибәрде.
Гадәттә, безгә классик жанрдагы әсәрләрне кабул итү кыен кебек тоелырга мөмкин. Әмма Идрис әфәнде һәм аның укучылары бу жанрны тамашачыга шулкадәр җиңел, аңлаешлы итеп җиткерә алдылар ки, катлаулылыкка бернинди урын да калмады.
Фото: Татар Информ архивыннан Мәсәлән, Идел Аралбаев башкаруындагы «Күңелемдә яз» романсы яки Юнир башкаруындагы «Luna Tu» итальян операсы ариясенең куәте шулкадәр зур иде ки, хәтта филармониянең соңгы рәтендә йоклап китәргә җыенган тамашачы булса, «диваннан» егылып төшкәндәй, дерт итеп күзләрен ачар иде. Юнир үзенең куәтле тавышы белән Италия операсының ни икәнен Казан тамашачысына турыдан-туры «тукып» аңлатты - залдагылар, хәтта телне белмәсәләр дә, итальянча аңлый башладылар шикелле.
Ә башкорт бөркетләре «Уфа юкәләре» җырын башкарганда, залдагы хатын-кызларның йөрәк тибеше сизелерлек ешайды. Сәхнәдәге тестостерон дәрәҗәсе, гомумән, барлык нормалардан артты шикелле! Барысы да чибәр, горур, ә тавышлары... Башкорт егетләренең чибәрлегенә сокланып утырганда, залдагы кызларның күңеленә бераз ачыклык кертү дә зыян итмәс.
Сәхнәдә аеруча зур горурлык белән басып торган Заһир Исәнчурин инде унбиш елдан артык безнең хезмәттәшебез — Башкортстанның танылган журналисты һәм продюсеры Рита Өметбаева белән матур гаилә тормышы алып бара. Бу иҗади парның 11 яшьлек Муса исемле уллары үсеп килә. Ул да әтисе юлыннан китеп, сәхнәләрне яулый башлаган инде. Сүз уңаеннан, Заһир әфәндегә ике ел элек кенә Башкортстанның халык артисты дигән олы исем дә бирелде.
Икенче бер «бөркет» - Вильдан Абраров исә хәзерге вакытта аерылышкан булса да, аның да йөрәге буш түгел: янында Алинә исемле сөйгән кызы бар. Ә менә Идел Аралбаев белән Юнир Хисмәтуллинның шәхси тормышы турында хәтта безнең матбугат детективлары да төгәл мәгълүмат таба алмады. Кызлар, ишетәсезме, димәк, аларның әле дә өйләнмәгән булуына өмет һәм шанс бар! Оооох, шул тавышлары, иих, үзләре...

Оркестр куәте һәм могҗиза
Музыкаль кичәнең тагын бер бизәге - җырларның күпчелек өлеше җанлы оркестр озатуында яңгыравы булды. Бу тамашада Илназ Дудкин җитәкчелегендәге «CGM» оркестры чын мәгънәсендә сәхнә йолдызына әйләнде.
Дирижерның фамилиясе дә иҗади язмышына алдан ук язып куелган кебек - ул үзе үк музыкаль яңгырашка ия. Аның фамилиясендә борынгы милли уен коралы исеме ятса да, Илназ әфәнде сәхнәдә зур классик оркестр белән виртуозларча идарә итте. Аның кул хәрәкәтләре, маэстро таягының һәр селтәнүе нәкъ менә шул «музыкаль» фамилиясенең асылын дөньяга таныткандай булды - оркестр сәхнәдә бер дулкын булып яңгырады.
Гомумән, зур оркестр белән чыгыш ясау - ул бар дөньяны оныттырырлык гаҗәеп бер могҗиза бит. Фонограмма, әйтик, баян белән клавишлар тыныч кына агып торган кечкенә инешне хәтерләтсә, оркестрның куәте киң диңгез дулкыннары сыман тамашачыны үзенә суырып ала. Сәхнәдәге дистәләгән инструментның маэстро таягына буйсынып, бер сулышта кушылып китүе җырчы тавышына гаять зур канатлар куя. Дирижер Илназ Дудкинның һәр хәрәкәте музыкантлар белән җырчы арасында күренмәс алтын күпер салды, ә тамашачы шул күпер аша соклану тулы музыкаль дөньяга сәяхәт итте.
Өч сәгатькә сузылган әлеге искиткеч музыкаль кичә бер сулышта гына үтеп китте. Залдан таралышкан тамашачыларның күзләрендә онытылмаслык соклану, җылылык һәм җиңелчә елмаю бар иде. Казан Идрис Газиевны 15 ел көтте, һәм бу очрашу милли мәдәниятебез тарихында чын алтын бит булып калачак. Бу кичә безгә югары вокал сәнгатенең, дуслыкның һәм мәңгелек мәхәббәтнең никадәр куәтле көчкә ия булуын тагын бер кат исбатлады.
Комментарийлар