16+

«Бәйрәм мөбарәк булсын!»: Рөстәм Миңнеханов гүзәл затларны котлый

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате.

«Бәйрәм мөбарәк булсын!»: Рөстәм Миңнеханов гүзәл затларны котлый

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан мөрәҗәгате.

Мөхтәрәм хатын-кызлар! 
Халыкара хатын-кызлар көне уңаеннан иң ихлас котлауларымны кабул итегез!

Язның ямьле бу бәйрәме – сезгә чиксез ихтирам һәм соклану сүзләребезне җиткерү өчен бик күркәм форсат. Чын-чынлап ярата белү, җан җылысына, ана назына төрергә һәрчак әзер тору, нечкә тоемлау, зирәклек, сизгерлек һәм матурлык кебек иң күркәм хасиятләргә ия булучылар – сез йөрәк түребездә үзегезгә генә тәгаенләнгән аерым бер урын тотасыз.  

Нәзакәтле һәм гүзәл затка – хатын-кызга табигать тарафыннан олуг вазыйфа  йөкләнгән. Нәкъ менә ул сабыена тормыш бүләк итә, аңа бишектән үк рухи-әхлакый хәзинәләрне, кешелеклелек сыйфатларын, туган телне һәм мәдәниятне, гражданлык һәм Туган илне сөю хисләрен сеңдерә килә.

Нинди генә чорга күз салсак та,  ханымнар һәм туташлар образларының иҗатчылар өчен илһам чыганагы булып хезмәт итүен, сәнгать әсәрләрендә гәүдәләнеш табуын, ә иң авыр чакларда каһарманлыкка һәм зур казанышларга рухландыруын күрәбез. Бүгенге көндә дә хәрбиләребезнең хатыннары һәм әниләре гаилә учагын сүндермәү өчен тулы көчләрен куялар, Ватанны саклаучыларыбызга мөмкин булган барлык ярдәмне күрсәтәләр, аларның ныклы таянычы булып, Җиңүгә ышанычларын ныгыталар. 

Үзләрен изге бурыч – туган җирне саклауга багышлаган хәрби хезмәткәр хатын-кызларга без аеруча олы хөрмәтебезне белдерәбез. Бөек Ватан сугышының гаять авыр сынаулары аша узган хатын-кыз ветераннарыбызның батырлыгы алдында баш иябез, махсус хәрби операциядә катнашучы хатын-кызларның, хәрби табиблар һәм шәфкать туташлары фидакарьлегенең бәясен бөтен тирәнлеге белән аңлыйбыз. 

Хатын-кызлар бүген барлык  сәләтләрен эшкә җигеп, төрле өлкәләрдә зур уңышларга ирешәләр, сәяси һәм иҗтимагый яшәештә актив катнашалар, иҗади омтылышларын гамәлгә ашыралар, тирә-юньдәгеләрнең җанына нур һәм җылылык өстиләр.  Аларның газиз кешеләре, гаиләләре турында кайгыртуны һөнәри үрләр яулау белән осталарча бергә алып бара белүенә сокланмый мөмкин түгел. 

Кадерле хатын-кызлар!
Тантаналы бу көндә сезгә чын күңелдән чиксез шатлык-сөенечләр, тигез мәхәббәт, нык сәламәтлек, иминлек, муллык телим. Ешрак елмаегыз, куанычлы мизгелләр кичерегез, якыннарыгызның кайгыртуын һәм игътибарын тоеп, бәхетле гомер итегез! 
Бәйрәм мөбарәк булсын!

Р.Н. Миңнеханов

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading