16+

Бала йөзә белсә, бәла чыкмас

Татарстандагы елгалар 61 кешенең гомерен өзәргә өлгерде инде.

Бала йөзә белсә, бәла чыкмас

Татарстандагы елгалар 61 кешенең гомерен өзәргә өлгерде инде.

Республикадагы сулыкларда ел башыннан теркәлгән 76 һәлакәтле очракта 61 кеше үлде, шуларның 4се – балалар.

– Бу зур югалту, гаиләләр өчен олы фаҗига, – диде Татарстанның Кече күләмле көймәләр буенча дәүләт инспекциясенең сулыкларда кешеләр иминлеге бүлеге җитәкчесе Регина Гаязова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.

Җәйнең ачы кайтавазы

Коену чорында 12 муниципаль берәмлектә суга батып үлү очраклары узган елгыдан арта төшкән. Мәсәлән, Спасс районында – 4, Бөгелмә, Кама Тамагы һәм Буа районнарында 3әр кеше батып үлгән. Түбән Кама шәһәрендә дә күрсәткечләр күңелсез, анда узган ел – 4, ә быел 3 кеше су корбаны булган.

Татарстанда узган җәйдә 65 пляж эшләде. Чаллыда, Алабугада, Буада, Кама Тамагында һәм Спасста җәй башында яңа пляжлар ачылды.

– Таныш булмаган, “Коену тыела!” белдерүе кадакланган урыннарда су коену хәвефле. Суга батып үлүнең күпчелеге шундый урыннарга туры килә. Таләпне үтәмәгән 29 гражданга штраф салынды, – диде Регина Гаязова.

Хәзер сулыкларда су температурасы 14 градусны гына тәшкил итә. Кояшлы көнне дә мондый суда инде йөзәргә ярамый, чөнки тән кискен суынудан, хәл фаҗигале тәмамланырга мөмкин.

Кыш та катмый бозлары

– Ата-аналар сулыклар янында ял иткәндә сабыйларын бер мизгелгә дә игътибардан ычкындырмасыннар иде. Быел 4 сабый нәкъ менә игътибарсызлыктан батып үлде. Мондый очраклар Саба, Тукай, Мамадыш районнарында һәм Казанда булды. Җәй көннәрендә кечкенә балаларны йөзәргә өйрәтергә кирәк. Бүген шәһәрләрдә генә түгел, районнарда да бассейннар бар, балаларны кышкы айларда да бассейннарга күнегүләргә йөртү яхшы, – дип киңәш бирде Регина Гаязова.

Көймә автомобиль түгел, ләкин...

Татарстанда кече күләмле көймәләр өчен навигация, ягъни, елгаларда йөрергә рөхсәт вакыты 1 ноябрьдә төгәлләнә.

– Көймәләр белән 10 һәлакәт килеп чыкты, аларда 8 кешенең гомере өзелде, 7 кешене коткаруга ирешелде. Һәр кеше коткару жилетын кигән һәм эләктергечләрен яхшылап каптырган булырга тиеш. Көймә якорь төшереп туктаган вакытта да жилетларны салып куярга ярамый. Гидроцикллардагы, көймәләргә тагылган чаңгылардагы кешеләрнең дә коткару жилетыннан булулары зарур. Көймәләрдә елга суднолары юлында, күпер асларында, пассажирлар һәм йөк причаллары янында озакка тукталырга рөхсәт ителми, – дип кисәтте Регина Гаязова.

Көймәдә пассажирлар иминлеген үтәмәгән өчен 300-500 сум, таныклыксыз идарә иткән өчен 10 -15 мең сум, дәүләт теркәвенә куелмаган көймәне идарә иткән өчен 15 - 20 мең сум штраф. Исерек хәлдә көймәне идарә иткән өчен 1,5 – 2 мең сум штраф салына яки таныклык 1 елдан 2 ел срокка кадәр алына.

Кино төшер

МЧС 2025 елның 1-30 октябрьләрендә “Бозда һәм суда сак булам” (“Буду бдительным на льду и на воде”) темасына видеороликларга республика конкурсы үткәрә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading