16+

Баланы биләүгә төрү, тәнен аракы белән уу дөресме, әллә ялгышмы?

Бала үстергәндә яшь әнигә киңәш бирүчеләр күп була. Киңәшләрнең дә төрлесе була: файдалысы һәм кирәксезе.

Баланы биләүгә төрү, тәнен аракы белән уу дөресме, әллә ялгышмы?

Бала үстергәндә яшь әнигә киңәш бирүчеләр күп була. Киңәшләрнең дә төрлесе була: файдалысы һәм кирәксезе.

Бүген без балалар тәрбияләгәндә халык ысулларының кайсысы сәламәтлеккә зыян китерергә мөмкинлеге, ә кайсысы файдага була алуы турында сөйләшәбез. Сорауларга медицина фәннәре кандидаты, педиатр Илдус Лотфуллин җавап бирде.

-Традицион дәвалау ысулларына сез ничек карыйсыз?
-Традицион дәвалау ысуллары – юклык, ярлылык вакытында килеп чыккан дәвалау методлары алар. "Безнең әби-бабайлар...", - дигәч, шуны аңларга кирәк:  алар бер дә акылсыз кеше булмаган. Заманча дәвалану, диагностика ысуллары булган булса, алар да күпчелек очракта яңа методларны сайларлар иде. Әлбәттә, халык ысуллары арасында кайвакыт ачыш булып тора торган ысуллар бар. Мәсәлән, нык булмаган ОРВИ белән бәйле йөткерү булганда балага бал каптыру фәнни яктан исбат ителгән ысул. Әмма шуны онытмагыз: 1 яше тулмаган балага бал бирү тыела!

- Бәрәңге пешереп, баланы юрган астында тоту дөресме? Уксус кушып баланың тәнен уу?
- Юрган астында утырып бәрәңге парын сулау зыянлы, чөнки кайнар пардан сулыш юллары, киресенчә, кабара, ялкынсына. Температура булганда, аракы, уксус кушып бала тәнен уу – шулай ук ялгыш. Бу ысулны хәзер без кулланмыйбыз. Мин табиб буларак та, әни буларак та халык ядъкәрләренә каршы түгел үзем. Булсын алар – театрда, киемдә, бәйрәмнең үткәрүдә. Ә медицина җавалылык һәм җитдилек таләп итә. Бик тә сак булу кирәк.

- Ата-аналарның әле күптән түгел генә әни булган кызларын өйрәтүләренә ничек карарга? 
- Әлбәттә, һәр гаиләдә төрлечә була. Өлкән буын белән яшь гаиләнең мөнәсәбәтләре бер-береңә итәгатьле булу һәм бер-береңне тыңларга әзер булуга нигезләнгән икән, бала тәрбияләүдә бу күренеш зур терәк булачак. Үзгәрешләр чорында яшибез бит. Һәрнәрсә үзгәреп тора. Шуңа күрә шуны истә тотарга кирәк: элек нормаль саналган һәм киңәш ягыннан файдалы булган карашлар бүген зыянлы булып саналырга мөмкин. Шуңа күрә һәр очракта табиб белән киңәшләшү сорала.

- Әйтик, суга аракы кушып, бала тәнен ууның зыяны бармы?
- Беренчедән, бу “дәвалау ысулының” файдасы юк, чөнки тән температурасын төшсә дә, кыска вакыт эчендә ул кире күтәреләчәк. Гомумән алганда, температура төшерүнең физик ысуллары озакка бармый. Икенчедән, аракы баланың юка тиресен ялкынсыта һәм әле канга да сеңәргә мөмкин.

- Яңа туган баланы биләүгә төрү кирәкме?
- Юк, юк, һәр әнигә җиткерүегезне сорыйм. Моның күп төрле зыянлы яклары бар. Хәзер санап китәм: баланы биләүгә төрү аяк буыннарының үсешен тоткарлый, баланы тирләтә, кинәт үлем синдромы куркынычын арттыра. Баланы биләүдә тоту искергән һәм ялгыш метод.

- Баланы имезгәндә вакыт аралыгын саклау мөһимме?
- Беренче айларны - юк. Баланы расписаниясез, үзе сораган вакытта ашату - баланың һәм әни кешенең сәламәтлекләре өчен файдалы. Бала ешрак ашаган саен, сөт тә күбрәк төшә. Бала үсә төшкәч, ашатуның вакыт аралыклары үзеннән-үзе хасил була.

- Гомумән алганда, сез ничек уйлыйсыз, хәзер балаларны үстерү җиңелрәкме, әллә инде юкмы?
- Бер мәзәк. Бер әби үлем түшәгендә ята икән. Әбидән оныклары: “Әби, үлү авырмы ул?” - дип сораганнар. Әбиең соңгы хәлен җыеп, без күзен генә ача да: “Бала караганкебек үк түгел!” – дип әйтеп куя. 
Бала үстерү үткән гасырда да авыр булган, хәзер дә җиңел түгел. Һәм бу шулай булачак та. 

– Ни өчен безнең әниләрдә, әбиләрдә бала табудан соң була торган депрессив халәт булмаган? 
- Бу сорауны мәзәк итеп бирәсездер инде?! Әдәбиятны укып чыгыгыз әле: депрессия үзе дә, кешеләрнең үз-үзенә кул салу очраклары да һәм башка төрле трагедияләр дә булган. Бары тик бу хәлләргә игътибар итүче генә булмаган.  
Бүген боларга игътибар итәргә ресурс бар, шуңа күрә дә без бу хакта ачыктан-ачык сөйләшәбез. Элек кем карап торган ди теге яки бу ханымның күңел төшенкелегенә? Депрессия, хәвефләнү, тормыш сыйфатының үзгәрүе кебек проблемаларның килеп чыгуы тормышның начар булуы белән бер дә бәйле түгел.

- Сез санап киткән халәтләр нәрсә белән бәйле соң?
-Тормышның мул һәм якты булуы белән бәйле, әлбәттә. Гаиләләргә сәламәтлек телим. Әни кеше, әни булдым дип кенә, үзен дә онытмасын иде.

Алина Айдарова

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading