16+

Баллы карбыз эзләп зурын алмагыз: белгечләр куркыныч турында кисәтә

Соңгы вакытта карбыз ашап, хастаханәгә эләгүчеләр турында ишетеп торабыз.

Баллы карбыз эзләп зурын алмагыз: белгечләр куркыныч турында кисәтә

Соңгы вакытта карбыз ашап, хастаханәгә эләгүчеләр турында ишетеп торабыз.

Казанда дүрт яшьлек малай кибеттән алган карбыз белән сыйланганнан соң, хәтта реанимациягә эләкте. Бактың исә аның әнисе кибеттән киселгән карбыз алган булган.

Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе белгечләре кисәтүенчә, карбыз белән кавынны гомумән кисеп сату тыела. Сатып алучыларга да андый карбызны сайламаска кушалар. “Шулай ук, тәмен белү өчен, киселгән телемне дә кабып карарга кирәкми. Бу санитария кагыйдәләре буенча тыелган, чөнки киселгән карбыз белән кавын өслегендә бактерияләр һәм куркыныч микроблар булырга мөмкин. Эссе һава торышы һәм туклыклы тирәлек, ягъни баллы эчлек бактерияләрнең тиз үрчүенә китерә торган төп шартлар булып тора. Әлеге җиләк-җимеш өлешләргә бүленеп сатылырга тиеш түгел. Иң яхшысы – бер утыруда ашап бетерә алырлык карбыз алу. Әгәр дә зуррак булып, ашалмыйча калса, аның киселгән өслеген азык-төлек төрә торган пленка белән каплап, суыткычка куегыз. Шулай ук аны суыткычта эшкәртелмәгән чи продуктлар, әйтик, ит, йомырка белән янәшә куймагыз”, – дип киңәшләрен бирделәр белгечләр.

Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясе Казан территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге башлыгы Светлана Заботина әйтүенчә,  карбызны аны сату өчен билгеләнгән урыннарда гына сатып алырга кирәк. Юл читендә һәм транспорт тукталышларында сатылганнарын алмагыз. Алар махсус аслыкта торырга һәм өсте каплаулы булырга тиеш. Сатучыдан сыйфатын раслый торган документларны күрсәтүне сорагыз. 

– Карбызның тышкы кыяфәтенә игътибар итегез: ул бәрелгән, чатнаган булырга тиеш түгел. Өлгергән карбызның кабыгы – караңгы яшел, сырлары ачыграк төстә була. Кояш астында җитәрлек яткан карбызның табы ачык сары төстә булырга тиеш. Мондый карбыз баллырак дигән сүз. Өлгергән карбызга шакыганда, аннан тонык тавыш ишетелергә тиеш икән. Куллар белән кысканда, ярылып киткәндәге тавыш чыккан сыман була, – дип киңәш бирде ул.

Роспотребнадзор идарәсенең матбугат үзәге социаль челтәрләрдә өлгергән карбызны сайлау турындагы мифларга ачыклык кертә
Түгәрәк карбыз баллырак була дип әйтү дөрес түгел. Аның формасы сортыннан һәм үстерү шартларыннан тора.
Пешкән карбызның кабыгында буй-буй сызыклар булу да аның өлгергәнлеген күрсәтми, бу шулай ук сортка бәйле.
Карбызның койрыгы коры булганы да баллы дигән сүз түгел. Ул аның кайчан өзелгән булуын гына күрсәтә.
Бер ягында зур сары тап булса, ул баллы һәм өлгергән дигән сүз.
Нитратны иснәп һәм күз белән генә ачыклап булмый. Әлеге химик кушылмаларның исе дә, тәме дә юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading