Ир һәм хатынның уртак кызыксынулары булырга тиеш, дип саныйм.
Шуңа күрә тормыш иптәшем «Әйдә, балыкка барасыңмы?» диюе булды, баш тартмадым. Балык эләктерермен дип баруым түгел иде үзе. Соңгы тапкыр кармак тотып, авылдагы кечкенә инеш буенда үсмер чакта утырганым гына хәтердә. Әмма максатым да ул түгел иде бит – ирең белән бер дулкында булу үзе ни тора.
Иремә балык җене кагылганын очрашып йөргәндә үк белдем. Бабасыннан – әтисенә, әтисеннән аңа күчкән бу мавыгу. Бабасы инде күптән исән түгел, ә менә әтисе белән әле дә бергә сәгатьләр буе балык чиерткәнен көтеп утырырга әзерләр. Җәйге балыкчылыктан бигрәк кышкысын үз итә алар. 5-6 сәгать буе кышкы салкында бозда утырып, моннан тәм табуларын аңлап бетермим үзе. Ә менә җәен таңны каршылап, әйләнә-тирәгә хозурланып, тынлыкта үз уйларыңа чуму мөмкинлеге шәһәр ыгы-зыгысыннан соң җан рәхәте.
Балыкчылыктан ерак кеше булсам да, кармак салгач тәм керә икән ул. Көймәгә утырып, Чулман елгасының яр буеннан ерак китмичә генә урын килештердек. Кармак салдык та елганың салмак кына чайкалуыннан күз дә өзмичә, калкавычны күзәтергә тотындык. Тәҗрибәсез кешегә бәхет елмая, дип юкка гына әйтмиләр икән. Бер балык тотсам да әйбәт булыр иде дип барган идем, тәҗрибәле балыкчыдан калышмадым бит, әй. Балыкчы хатыны булу рәхәт икән ул. Үземә дә балык җене кагылмаса ярый, дип куркып торам хәзер…

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар