16+

«Барлык концертлар да узачак»: Айдар Галимов имеш-мимешләргә нокта куйды

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның сәламәтлеге аркасында концертларын кичектерүе һәм гастрольләрен туктатуы турында хәбәрләр таралды.

«Барлык концертлар да узачак»: Айдар Галимов имеш-мимешләргә нокта куйды

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимовның сәламәтлеге аркасында концертларын кичектерүе һәм гастрольләрен туктатуы турында хәбәрләр таралды.

Җырчы социаль челтәрләрдә видеомөрәҗәгать урнаштырып, бу мәгълүматларга аңлатма бирде.

Артист сүзләренчә, имеш-мимешләргә сәбәп булган видео берничә ай элек төшерелгән. Сәламәтлегенә бәйле проблемалар иҗат төркеме яңа концерт программасы өстендә эшли башлаган чорда — дүрт ай элек барлыкка килгән.

  • «Кайбер мәгълүмат чаралары минем сүзләрне дөрес аңламаган. Нәтиҗәдә, концерт эшчәнлегемне дәвам итә алмаячакмын, гастрольләр күчерелә дигән хәбәрләр таралды. Әйе, андый проблема бар иде, әмма моннан дүрт ай элек. Барысы да артта калды, хәзер тернәкләнү процессы бара һәм бу минем эшемә берничек тә комачау итми», — дип аңлатты Айдар Галимов.

Җырчы яңа концерт программасының премьерасы узуын һәм зур гастрольләргә чыгарга әзер булуын белдерде. Аның сүзләренә караганда, планлаштырылган концертлар билгеләнгән график буенча узачак.

  • «Барлык планлаштырылган концертлар да узачак. Очрашканга кадәр!» — дип тәмамлады артист үзенең мөрәҗәгатен.

айдар. фото архив

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading