16+

Башкалада көн саен 750 кеше тукталышларга чыгып баса

Казанда электр транспорты хәле – “инсульт” кичерү алдында.

Башкалада көн саен 750 кеше тукталышларга чыгып баса

Казанда электр транспорты хәле – “инсульт” кичерү алдында.

Казанда транспорт системасы яңартуга мохтаҗ: искергән автобусларны алмаштыру, трамвай юлларын һәм энергия челтәренә капиталь төзекләндерү таләп ителә.

Шәһәр Думасының хисап сессиясендә Казан мэры Илсур Метшин мәсьәләнең кискенлеген әйтте. 106 автобус нормадагы срогын тулысынча үтәгән, аларны яңага алмаштыру сорала. Электр чыбыклары челтәре, куәт подстанцияләре һәм трамвай юллары искергән.

– Россиядә беренчеләрдән булып, 2007 елда ук “ГАЗель”ләр чабышуын бетереп, транспорт өлкәсендәге тәртипсезлеккә чик куйдык. Бүген җәмәгать транспортыннан көн саен 750 мең кеше файдалана. Шәһәр үсә һәм инде транспортны да бөтен агломерация колачында үстерергә кирәк, – диде мэр Илсур Метшин.

Республика ярдәменнән башка моңа ирешеп булмаячагын искәртте ул. Татарстан җитәкчелеге теләктәшлегендә узган ел газ ягулыгында эшли торган 30 яңа НЕФАЗ автобусы кайтартылган. Хәзер Казанда паркның 58 процентын экологик чиста машиналар тәшкил итә.

Сессия эшендә катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов паркны яңарту эзлекле төстә үткәрелүен, электр транспорты проблемалары игътибарга алыначагын әйтте.

– Сатып алуларны ел саен башкарырга планлаштырабыз. Бер үк вакытта трамвай маршрутлары челтәре һәм электр хуҗалыгы буенча да мәсьәләләр бар. Бу проблеманың Казанда гына түгел, Чаллыда һәм Түбән Камада да барлыгын беләбез, – диде Рөстәм Миңнеханов.

Казанда транспорт һәм юл челтәрен үстерүнең комплекслы концепциясен әзерләү тәмамланып килә. Рөстәм Миңнеханов эре шәһәрләр өчен җәмәгать транспортының стратегик мөһимлеген әйтте.

– Җәмәгать транспорты өстенлегенә ирешмичә торып метро да, яңа автобуслар да бөкеләр проблемасын чишмәячәк. Бер кеше дә шәхси автомобилендә барып җитмәячәк – шәһәр туктап калачак. Әзерләнә торган концепциядә популяр булмаган чишелешләр дә тәкъдим ителергә мөмкин, ләкин бу икешәр сәгать бөкедә утыруга караганда яхшырак, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

 Билгеле булганча, Татарстанда «Эффектив транспорт системасы» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading