16+

Бер баланың үлеме дә – олы фаҗига

Быелның ун аенда республикада килеп чыккан 2 704 юл-транспорт авариясендә 275 кешенең гомере өзелде, 3 200 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алды.

Бер баланың үлеме дә – олы фаҗига

Быелның ун аенда республикада килеп чыккан 2 704 юл-транспорт авариясендә 275 кешенең гомере өзелде, 3 200 кеше төрле авырлыктагы имгәнүләр алды.

Хөкүмәт йортында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин рәислегендә Министрлар кабинетының юл хәрәкәте иминлеге темасына киңәшмәсе булды. Киңәшмәдә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, депутатлар, министрлыклар һәм ведомстволар вәкилләре катнашты.

Хәрәкәт – мөһим сәясәт
Үзенең кереш сүзендә Алексей Песошин:” Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге – мөһим сәясәт. Юллар, күперләр төзелә, юлларның хәвефле урыннары камилләштерелә. Ләкин, мәсьәлә кискен булып кала әле. Юлларда быелның ун аенда 275 кеше үлде. Аварияләрнең 85 процентында транспорт чараларын идарә итүчеләр гаепле, хәрәкәт культурасы җитми”, – дип әйтеп үтте.

– “Юл хәрәкәте иминлеге” һәм “Тормыш өчен инфраструктура” федераль проектлары кысаларында юллар төзелә, төзекләндерү эшләре башкарыла. Әлеге чаралар 217 кешенең гомерен саклап калды. Соңгы 10 елда юл-транспорт аварияләренең кимүе күзәтелә. Шулай да, юл-транспорт хәрәкәтендә катнашучылар арасында тизлекне һәм дистанцияне сакламау, каршы як полосага чыгу яман гадәт булып кала бирә. Быел гына да дистанцияне сакламау сәбәбендә килеп чыккан авариядә 22 кеше үлде. Юлларны юл кичүләреннән генә чыгу кирәк, җәяүлеләргә бәрдерү очраклары күп. Җәяүлеләрнең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәвенең 17 мең очрагы теркәлде. Төнлә яктылык кайтара торган элементлар беркетелгән киемнәрдән йөрү иминлекне көчәйтә. Быел төнлә 15 кеше машина астында калып үлде инде, болардан сабак алсак иде, – дип сөйләде Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Рөстәм Гарипов.

Балалар җанны “чага”
Татарстанда балалар катнашындагы 405 юл-транспорт һәлакәтендә 15 малайның һәм кызның гомере өзелгән, 458 бала төрле авырлыктагы имгәнүләр алган.
– Бер баланың үлеме дә – олы югалту, олы фаҗига. Кечкенә балалар питбайкларда, квадроциклларда автомобиль юлларына чыкмасын, ә махсус мәйданчыкларда гына йөрсен. Питбайкларны һәм квадроциклларны идарә иткәндә һәлакәткә юлыгып, 4 бала үлде инде быел. Балалар киемнәренә һәм сумкаларына яктылык кайтара торган элементлар беркетү зарур. Гаиләдә һәм мәгариф учреждениеләрендә балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләрен даими искәртеп тору сорала, – диде Рөстәм Гарипов.

Сүзе – бар, ә эше – юк
Муниципаль берәмлекләрдә юл хәрәкәте иминлеге комиссияләре оештырылган. Рөстәм Гарипов докладында әйтелгәнчә, Актаныш, Югары Ослан, Буа, Алабуга, Тукай һәм Лаеш районнарындагы юл хәрәкәте иминлеге комиссияләре эшчәнлекләре тиешле дәрәҗәдә түгел. Иминлекне көчәйтү максатында төбәк юлларында да капма-каршы хәрәкәт полосалары арасына тимер чикләгечләр кую, ясалма тигезсезлекләр ясау, өстәмә светофорлар урнаштыру, тротуарлар төзү зарурлыгын искәртте Рөстәм Грипов. Татарстанда быел юлларга 284 ясалма тигезсезлек ясалган, 11 светофор урнаштырылган (план буенча 35 светофор). Хәрәкәт иминлеген көчәйтү йөзеннән светофорлар янында галограммалар да куллану ниятләнелә.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов:”Матур кәртинкәләр күрсәтеп, сөйлисез-сөйләвен, тик юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү максатында нәтиҗәле эшләрегез җитәрлек түгел”,– дип, Тукай муниципаль районы башлыгы Камил Нәҗмиевка сүз катып куйды.

Кагыйдә гомерне саклый
Транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов сөйләгәнчә, республикада быел гомум исәптә 400 чакрым юлларга яктырткычлар куелган. “Юлларда тагын 40 урында җәяүлеләр өчен җир өсте юл кичүе ачылды. Җәяүлеләр теләсә каян юл аша чыкмасын. Автобусларга видеокамералар урнаштырылачак, шул видеокамералар теркәгән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу фактлары административ чара күрүгә нигез булып торырга мөмкин”, – дип кисәтте ул. Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты, “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт бюджет учреждениесе директоры Рифкать Миңнеханов әйткәнчә, юл хәрәкәте иминлеген көчәйтүдә цифрлы технологияләр актив кулланылачак. Автоинспектор күренми, дип, кагыйдә бозарга ашыкмагыз. Республикада юлларны 1 меңгә якын камера күзәтә, штраф көне-сәгатендә килеп җитәчәк. Штрафы бер хәл, кагыйдә бозу зур фаҗига белән тәмамланмасын.
– Быел юл аварияләрендә үлгән 15 баланың 13е – пассажир булган. Автомобильдә балалар утыртып барганда икеләтә җаваплылык кирәк, ләбаса. Ата-аналар кечкенә балаларына питбайклар һәм квадроцикллар сатып алмасыннар иде. Идарә итәргә рөхсәт  биреп, балаларның үлеменә юл ачабыз бит, – дип, борчылып сөйләде республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин.

Лаеш районының ата-аналар район комитеты рәисе Максим Борһанов быел мәктәпләргә кайткан 16 яңа автобус өчен республика җитәкчелегенә рәхмәт әйтте. “Узган җәйдә кечкенә балаларның питбайк яки квадроцикл идарә иткәннәре өчен аларның ата-аналарын 29 мәртәбә административ штрафка тарттык,”– диде ул.
2036 елдан караш

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов киңәшмәгә йомгак ясады.
– Президент Владимир Путин Россия Федерациясендә 2030 елга һәм алга таба 2036 елга кадәрге чорда юл хәрәкәте иминлеген күтәрү стратегиясен раслаган Указга имза куйды. Ил башлыгы йөкләгән бурычны гамәлгә ашыру юнәлешендә эшләргә тиешбез. Күперләр, юл кичүләре төзелде, күп эшлибез, ләкин кимчелекләр бар әле. Федераль юлларда 11 кеше үлде ун айда. Җәяүлеләр 100 процентка безнең җаваплылыкта. Күпме кеше үлә, имгәнә, матди зыян салына. Бозлавыклар башлангач, тагын аварияләр башланачак. Юлларда бозлавыкларга каршы әзерлек булсын. Юл хәрәкәте иминлеге комиссияләре актив эшләсен. Кечкенә балалар мотоциклларга, квадроциклларга утыра да чаба. Мондый күренешләргә юл куелмасын, ата-аналарның да җаваплылыгы җитми. Юл хәрәкәте иминлегенә ирешүдә уртак җаваплылык кирәк, – диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading