16+

«Бер генә кеше дә ачкычсыз һәм яклаусыз калмасын»

Бүгенге көндә Татарстанда өлешле төзелеш өлкәсендә проблемалы объектлар юк.

«Бер генә кеше дә ачкычсыз һәм яклаусыз калмасын»

Бүгенге көндә Татарстанда өлешле төзелеш өлкәсендә проблемалы объектлар юк.

Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең өлешле торак төзелешен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Фәнзил Ризванов хәбәр итте. Алга таба да мондый очракларны булдырмау максатыннан 2027 елның 1 гыйнварыннан Татарстанда өлешле төзелеш өлкәсендәге дәүләт контроле тәртибе үзгәрә. Муниципаль районнар территориясендә әлеге вәкаләтләрне Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башкарачак. Шәһәр округларында исә контрольне җирле үзидарә органнары дәвам итәчәк.

— Гамәлгә керәчәк карарның төп максаты — республика территориясендәге өлешле төзелеш өлкәсендә күзәтчелек сыйфатын күтәрү, кануннарның үтәлешен контрольдә тоту һәм өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау. Татарстанда төзелә торган фатирга акча салган бер генә кеше дә ачкычсыз һәм яклаусыз калмасын, — ди Фәнзил Ризванов.

Шул ук вакытта гражданнарның үзләреннән дә уяулык таләп ителә. Белгечләр фатир алырга җыенучыларга төзүче оешма һәм йорт турында мәгълүматны Бердәм торак төзелеше мәгълүмат системасында тикшерергә киңәш итә. Анда төзелеш проекты, рөхсәтләр, фатирлар мәйданы һәм башка мөһим документлар белән танышырга мөмкин.

Моннан тыш, әлеге системада төзелеш барышын фотолар аша күзәтергә мөмкин. Мәгълүматның озак вакыт яңартылмавы яки кирәкле документларның урнаштырылмавы төзүче эшендә проблемалар булырга мөмкинлеген күрсәтүче билгеләрнең берсе булып тора.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading