Август ае исә традицион рәвештә аварияләр күп булган чорларның берсе. Җәйнең соңгы аенда юлларда автомобильләр дә, мотоцикллар да, ялга һәм сәфәргә чыгучылар да арта.
«Узып китеп кенә алыйм...»
Каршы як полосага чыгу — шундый хаталарның берсе, быел мондый кагыйдә бозу аркасында 133 авария булган. 62 кеше һәлак булган, 212 кеше җәрәхәтләнгән.
4 июльдә Мамадыш районында Lada йөртүчесе «Узып китү тыела» билгесе гамәлдә булган участокта каршы як полосага чыккан. Kia белән бәрелеш нәтиҗәсендә ике машина йөртүче дә хастаханәгә озатылган, Kia пассажиры һәлак булган.
27 июльдә Яңа Чишмә районында да каршы як полосага чыгу ике кешенең гомерен өзгән. Kia һәм Chevrolet бәрелешкән. Chevrolet йөртүчесе һәм пассажиры һәлак булган.
Берничә секунд аркасында узып китү кайчак кемнеңдер гомерен өзәргә мөмкин. Шуңа күрә Дәүләт автоинспекциясе дә бу юнәлешкә аерым игътибар бирә. Ел башыннан инспекторлар каршы як полосага чыгу белән бәйле 12 197 хокук бозуны кисәткән.
Исерек хәлдә машина йөртүчеләр
Исерек килеш автомобиль йөртүчеләр гаебе белән быел 86 авария булган. Аларда 26 кеше һәлак, 121 кеше җәрәхәтләнгән.
12 августта Югары Ослан районында булган фаҗига аеруча тетрәндерә. Исерек хәлдәге Volkswagen йөртүчесе каршы як полосага чыгып, Lada Granta белән, аннары тагын бер автомобиль белән бәрелешә. Өч кеше — ике бала һәм аларның әнисе һәлак була. Тагын биш кеше җәрәхәтләнә.
Быел мототехника йөртүчеләренә карата 2100дән артык административ материал төзелгән. Махсус стоянкаларга 704 берәмлек мототехника, шул исәптән 219 питбайк куелган.
Балалар турында сүз барганда, «бәлки» булырга тиеш түгел
Иң авыр статистика — балалар катнашындагы аварияләр. 16 яшькә кадәрге балалар катнашында быел 292 юл-транспорт һәлакәте булган. 13 бала һәлак булган, 312се җәрәхәтләнгән. Һәлак булган 13 баланың 12се пассажир булган. Димәк, аларның язмышы руль артындагы өлкән кешенең җаваплылыгына бәйле булган.
24 июльдә Яшел Үзән районында булган авария моны аеруча ачык күрсәтә. Машина йөртү хокукы булмаган 30 яшьлек кеше Chevrolet автомобиленә идарә иткәндә контрольне югалта. Машина юл билгесе терәгенә һәм агачка бәрелә, аннан соң яна башлый. Машина йөртүче һәм биш пассажир һәлак була. Аларның дүртесе — 13 һәм 14 яшьлек балалар. 15 яшьлек бер яшүсмер генә исән кала.
– Бу фаҗига турында сөйләгәндә «балалар кая барган?» дигән сорау гына түгел, «өлкәннәр аларның кайда булуын белгәнме?» дигән сорау да туа. Баланың кич белән кайда йөрүен белү, аны машинада куркынычсыз утырту, тиешле кресло һәм каеш куллану — артык контроль түгел. Бу ата-ананың иң гади җаваплылыгы, – ди Сәмигуллин.
Комментарийлар