16+

Айрат Гыймадетдинов: «Юллама тулысынча һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән иде»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Юлламасында күтәрелгән мәсьәләләр гражданнарның яшәү шартларын яхшыртуга хезмәт итә.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Юлламасында күтәрелгән мәсьәләләр гражданнарның яшәү шартларын яхшыртуга хезмәт итә.

Бу хакта Татарстан Республикасы Җәмәгать палатасының Икътисад һәм уңайлы мохит булдыру мәсьәләләре комиссиясе рәисе Айрат Гыймадетдинов әйтеп үтте. Аның сүзләренчә, икътисадый үсеш, инфраструктураны яңарту һәм җитештерүчәнлекне арттыру — барысы да кешенең тормышын уңайлырак итү максатыннан гамәлгә ашырыла.

«Рәисебез Рөстәм Нургалиевич үзенең Юлламасында кеше тормышын яхшырту өчен системалы эш алып барылуын әйтеп үтте. Милләт башлыгының бу чыгышы тулысынча гражданнарның яшәү шартларын уңайлырак итүгә багышланды. Һәр тармакта билгеле бер планнар, бирелгән йөкләмәләр бар.

Импортны алыштыру программасы да һәр өлкәнең үсешендә зур мәгънәгә ия. Хезмәт җитештерүчәнлеге дә икътисадка сизелерлек файда китерергә тиеш. Шулай ук Рәисебез вертолет һәм самолет төзелеше, нефть химиясе тармаклары турында да аерым тукталып үтте. Икътисад үскән саен, кеше тормышының уңайлылыгы да яхшы якка үзгәрә. Инфраструктура мәсьәләләренә дә бик зур игътибар бирелде. Махсус программа буенча күпфатирлы йортларның ишегаллары ремонтлана. Бу проект алга таба да дәвам итәчәк.

Сәнәгать җиһазларына килгәндә, чыгарыла торган продукциянең яртысы гражданлык билгеләнешендә булырга тиеш. Бу хакта да Рөстәм Нургалиевич аерым әйтеп үтте», — дип белдерде Айрат Гыймадетдинов.

Шулай ук Айрат Фердинандович сүзләренчә, бу Юлламада энергетика темасы да читтә калмаган. «Ягулык салу станцияләрендә сыйфатлы ягулык булырга тиешлегенә басым ясалды. Юллама тулысынча һәр кешенең тормыш дәрәҗәсен яхшыртуга юнәлтелгән иде», — дип йомгаклады ул сүзен.

Гимадединов. фото: ТИ

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading