16+

«Гаилә ипотекасы» шартлары үзгәрә: балалар санына карап ставка 2–10 процент булачак

«Гаилә ипотека»сы программасының яңа шартлары билгеле булды.

«Гаилә ипотекасы» шартлары үзгәрә: балалар санына карап ставка 2–10 процент булачак

«Гаилә ипотека»сы программасының яңа шартлары билгеле булды.

Хәзер кредитның ставкасы һәм максималь күләме гаиләдә балалар санына, аларның яшенә һәм яшәү төбәгенә бәйле булачак.

Программа тагын да адреслы булырга, демография максатларына эшләргә, ягъни балалар никадәр күбрәк булса, ставка шулкадәр түбәнрәк булырга тиеш дигән сүзләр күп булды. Һәм ниһаять, күп бәхәсләрдән, фикер алышулардан соң, Финанс министрлыгы ташламалы программага үзгәрешләрне раслады.

Биш балалы гаиләләр өчен еллык ставка нибары — 2 процент

Шулай итеп, башкала төбәкләреннән тыш, ил төбәкләрендә, шул исәптән Татарстанда түбәндәге кагыйдәләр гамәлдә булачак:

— биш һәм аннан да күбрәк балалы гаиләләр өчен еллык ставка 2 процент тәшкил итәчәк, ә кредитның максималь суммасы 10 млн сум булачак;

— дүрт балалы гаиләләр өчен ставка — еллык 4 процент, кредитның максималь суммасы шул ук — 10 млн сум;

— өч балалы гаиләләр өчен ставка — еллык 6 процент, кредитның максималь суммасы — 10 млн сум;

— ике балалы гаиләләр өчен ставка — еллык 8 процент, кредитның максималь суммасы — 8 млн сум;

— бер балалы гаиләләр өчен ставка — еллык 10 процент, кредитның максималь суммасы — 6 млн сум.

Килешү төзелгән вакытта гаиләдә ким дигәндә җиде яшькә кадәрге бер бала булырга тиеш. Моннан тыш, ташламалы ипотека кредитын субсидияләүнең максималь срогы — 15 ел. Әлегә кадәр ул 30 ел иде. Дөрес, кредитны 30 елга да рәсмиләштерергә була, әмма ташламалы шартлар беренче 15 елда гына, алга таба — базар ставкасы булачак. Бу үзгәрешләр 2026 елның 1 октябреннән бирелгән яңа кредитларга кагылачак.

Ипотека. фото: ТИ

«Программаның җәлеп итүчәнлеге күпкә кими»

Татарстан риэлторлар гильдиясе вице-президенты Андрей Савельев фикеренчә, әлеге шартларны истә тотканда, «Гаилә ипотекасы» асылда халыкка ярдәмнең әһәмиятле коралы булудан туктый.

— Бу үзгәрешләрне мин тискәре бәялим — программаның җәлеп итүчәнлеге күпкә кими. Бер балалы гаилә өчен — 6 процент, ике балалы өчен 4 процент һәм алга таба бала күбрәк булган саен ставка да түбәнрәк куелса, әле ул программа кызыксындырыр иде.

Иске шартлар белән дә бу программадан бик азлар гына файдалана ала иде. Бердән, квадрат метр кыйммәт, икенчедән, беренчел кертем кирәк. Биш баласы булган гаиләгә дүрт бүлмәле фатир кирәк була дип исәпләсәң, андый фатирлар 20 мең тора. Аларга бирелә торган кредитның максималь суммасы — 10 млн сум.

Димәк, клаган сумма — беренчел кертем дә 10 млн сум булырга тиеш дигән сүз. Биш балалы гаиләнең аның кадәр акчасы бармы икән соң? Шуңа өстәп кредитны 15 елда түләп бетерәсе, шуның белән айлык түләү күләме дә күбрәк булачак. Гомумән алганда, торак базарына да бу берничек тә тәэсир итмәячәк", — ди ул.

Ипотека. фото: ТИ

Шәхси йорт вариантын карый башлаячаклар

Риелтор Ания Салихова фикеренчә, бер һәм ике балалы гаиләләр өчен ташламалы ипотека шартлары бөтенләй отышлы түгел.

«Моңа өстәп, «Гаилә ипотекасы» программасы нигезендә фатирны аласы кеше инде алып куйды. Бу программадан бик күп кеше файдаланды, чөнки ул чынлап та бик яхшы вариант иде, — ди ул. — Ташламалы кредит беренче 15 елга кадәр генә бирелү дә өстәмә чикләү булачак. Шуның аркасында банклар "Гаилә ипотекасы"н озак срокка бирәсе килмәячәк. Димәк, заемщикларга бурычларын тизрәк капларга туры киләчәк, бу айлык түләүне тагын да арттырачак«.

  • Шул ук вакытта «Гаилә ипотекасы» буенча шәхси йорт төзелешенә ставка, гаиләдә күпме бала булуга һәм яшәү төбәгенә карамастан, 6 процент калачагын да билгеләп үтә риелтор. Аныңча, үз куышларын булдырырга теләүчеләр шул вариантны карарга керешәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading