Башын бераз гына ия төшеп токмач кисә Руфидә. Дүрт бармагы арасыннан суырылып чыккан камыр кисемтәләре кылдан нечкә.
Руфидәнең балачагы һәм яшьлеге
Бу эш аңа берни түгел — көн саен өй токмачы әзерли ала. Кулы кулга йокмаган уңган хуҗабикә кунакка барганда күчтәнәч итеп ала ул сыйны. Руфидәнең йомырка сарысына баскан токмачлы ашы телеңне йотарлык! Бу юлы да уйларын үткәнгә күчереп эшләде: өстәл өсләре, караваттагы ак җәймә өсләре киселгән токмач белән тулды. Әй, бу гомер дигәнең! Яшен сыман ялтырады да үтте. Ниләр генә күрмәде ул...Әле дә чыдый, әле дә яши, Аллаһыга мең шөкер дип кабатлап яңа көнгә керә.
Әнисе аны 49 яшендә тудырган! Хәзер булса андый хәлне гәҗитләргә язып тутырырлар иде. Җандай газиз ике абыйсына тансык, кадерле сеңел булып үсте! Әтиләре, әле кызы нәни вакытта ук, сугышта алган яраларыннан үлеп китте. Әтисен бераз хәтерли. «Кызым! Кил әле, җылы куеныма кер!» — дип яратып сөя иде. Әтисенең исе исендә калды, хезмәт кешесеннән килә торган әчкелтем татлы ис ул.
Агроном булып эшләгән әтисенең җылысы озак тәтемәде, ятим калды. Кечкенә Руфидәнең күңеленә моң тулган! Мәктәптә укыганда да җырлаттылар, кыз булып җитешкәч тә җырлады. Казанга китеп артист булырга укыйсым килә дип Рәфик атлы абыйсына әйткәч каршы төште. «Син нәрсә сеңлем! Берәр урыска кияүгә чыгарсың да авылга да кайта алмый яшәрсең!» — диде. Шәһәрдән кайткан кызлар белән китсә була иде, анда да җибәрмәде.

Җырчы кызның авыл тормышы
...Кыз гомере — каз гомере дип белеп әйтәләр. Чибәр кыз яшьлек илендә озак кинәнә алмады шул. Үз туганнары ук аңа ир табып бирделәр. Югыйсә, җырчы кызга күз атучылар күп иде. Абыйсы һаман күрше авылда яшәүче Данисны димләде. Көлде кыз −18 яшьтә бөтен нәрсә кызык бит ул. Урлмасыннар дип шикләнеп бер атна клубка чыкмады, чигү чигеп утырды. Икенче атнада сорарга килделәр! Яшьлек баш белән уйлатмый, хисләр өермәсе, билгесезлекне танып белергә теләү йөртә. Ризалыгын биргәнен сизми дә калды һәм бер белмәгән чит авылга килен булып төште. Әнисе, аны алып киткәндә ашта калды…
Данис тугыз яшькә олы, акыллы гына егет иде. Рәфик абыйсы әйтте, сеңлем, барган җиреңдә таш бул, кайтып-китеп йөрисе түгел, диде. Элек олырак туганнарның сүзе сүз булган, тыңлаганнар. Руфидә төшкән урынында таш булып матур гына яшәп китте. Туенда җырлап күрсәтте чибәр кыз. Көчле, чиста тавышлы киленнең абруе шунда ук бермә-бер күтәрелде.
Гомер буе сәхнәдән төшмәде, ансыз бер чара да узмады. Ләкин, тормыш иткәндә гел җырлып кына тормыйсың шул. Үкертеп елата торган хәсрәт тә килә бит адәм баласының башына. Әйбәтләп уйласаң аның язмышы үкенерлек булмады.
Килгән көннән үзе баш, үзе аяк булып тормыш итәргә кереште. 18 яшендә фермага кергән иде, пенсиягә кадәр шунда эшләде. Килен булып килгән авылын бик яратты! Бер артлы дөньяга килгән биш баланы кайнанасы белән бергәләшеп күтәрделәр. Бишесе дә эшләп үстеләр, әбиләре аларны урманга да кырга да алып барды. Данис кына гомер буе саулыкка туймады. Өйләнгәндә үк сулыш юлларында авыруы булган аның. «Әйтсәм кияүгә килмәссең дидем, Руфидә.
Бик ошаттым сине. Шуңа чиремне яшердем, үпкәләмә»- диде хатынына. Анысына исе китмәде, авыртмас сөяк булмас диләр бит. Ире эшләде, холкы күркәм иде, әйбәт яшәделәр. Тик, без дигәнчә бармый шул тормыш дигәнең. Данис пенсиясенең рәхәтен күрмәде, бик иртә гүр иясе булды. Ә төпчек уллары әтисеннән дә иртә китте.

Фәдилнең бәхетле балачагы
Фәдил... Төпчек малай, йортта каласы бала дип ышанып үстерделәр аны. Апалары, абыйлары яратып кына торды, әти-әнисе турында әйткән дә юк. Фәдил илләр таркалып халык эшсез, ашсыз калган авыр вакытта беренче сыйныфка керде. Балаларга алып кидертергә кием дә юк. Ризыкны талон белән бирделәр.
Фәдил, малайлар балачакта нинди булырга тиеш — шундый булды. Шуклыгына шаянлыгы кушылды. Башлы иде ул, исраф итүне белмәде. Апа-абыйлары кунакка кайткач акча биреп калдырсалар үзенә әйбер алмады, хуҗалыкны кайгыртты. Берсендә лампочкалар күтәреп кайтты! Ә бервакыт, дус малаеның атасы тимердән койма койганны күргәч адымлап җир үлчәде. Янәсе ул да койма тота. Аны беркем өйрәтмәгән бит, үзе шундый.
7 сыйныфта укый иде Фәдил. Сентябрь ае — мәктәп балалары кырдан кайтып керми торган вакытлар. Улы да бәрәңге алырга йөрде.
— Әни! Туңам мин! Аягыма да, кулыма да җылырак киим әле! — дип әнисен аптырашта калдырды. Югыйсә улын кат-кат киендереп чыгарды. Кулына тагын бер кат бияләй бирде, аягына җон оекбаш, җылы эчле галуш кидертте. Аннары белде ул баласының ник туңганын — гүр салкыны иңгән булган аңа. Сентябрь иртәсендә шул рәвешле чыгып китте Фәдил. Ә ир белән хатын бер кишәрлек кенә калган бакча бәрәңгесенә ябышты.
.jpg)
Улы басудан кайтканчы ул төшне казып бетерделәр. Фәдил кайткач чүпләделәр. Данисның хәле чамалы иде инде, сулышы кысып тилмерде. Шуңа күрә аңа сыңар чиләк кенә тоттырдылар. Фәдил ашыкты, бәрәңге чүпләгән арада сәпиденә атланып әллә ничә тапкыр урам әйләнде. Биш минутта иптәшләре белән сөйләшеп килгәч күңеле булды. Хушлашып йөрүе булганын соңыннан төшенделәр. Бәрәңгене урнаштырып бетергәч тәмле ризыклар алып кайтам дип кибеткә төшеп китте Руфидә. Улына татлы су алды, казылык, күмәч. Балакае, кояш җылысына кинәнеп, казылык белән күмәчне баскыч төбенә утырып ашады.
— Әни, бер кисәген калдырыгыз, иртәгә мәктәпкә алып барам! — диде казылыкка ымлап. Өйгә кергәч кесәл ясап бирде әнисе.
— Мин ярата дип ясадыңмы моны, әни? — диде.
— Әйе, улым! Син ярата дип ясадым, диде Руфидә елмаеп. Шундый тәмле телле, ягымлы шул аның улкае! Аннары Фәдил көтү каршысына китте: сыер белән тананы йөгерттереп капкадан кертте. Үзе дә капкадан атылып керде һәм әнисенең муенына асылынып кысып-кысып кочаклады.
— Улы-ым! Үзе егет булып килә, үзе әнисен кочаклаган дип әйтерләр! — диде әнисе күңеле булып.
— Әйтсеннәр! Үз әнием бит! — диде улы. Шуннан уенга чыгып китте. Көн саен шулай итә, ә кайтышлый казларны алып кайта. Бу юлы Руфидәнең аны бер дә җибәрәсе килмәде. Күрше малаен әнисе җибәрмәде — урамнан дәшеп алып мунчага кертеп җибәрде. Улым, бар син дә юынып чык аның белән, диде. Әни мин әле беркөнне генә кердем бит, юынасам килми, диде. Тагын бер дустын чакырды ул ындыр ягына уйнарга.
Анысы да бармады. Шуннан сәпиденә утырып үзе генә китте. Ашкынып, канатланып китте. Өйдәгеләр кызык сериал карап утырдылар. Бераздан урамга чыгып карап керде Руфидә. Баласы да юк, казлары да юк. Сәгать сигезенче киткән иде. Эче пошты! Ә казлары кайтып сарайга кереп ятканнар икән, күрмәгән генә. Берничә минуттан күрше ире керде. Тыны-көне беткән.
— Руфидә апа... Фәдил үлгән диләр, диде…
Ул сүзләр ничә ел узса да шулай ук ап-ачык булып һаман колагында яңгырыйлар. Нишләвен белештермичә, шул хәбәрне китергән ирнең беләгенә тотынып ашлык амбарына чапты. Үзе йөгерде, үзе бара алмады…
— Үлде дип әйтмә, үлде дип әйтмә! — дип кабатлады да кабатлады хатын. Барып җиттеләр. Улын сузып салганнар. Руфидә «ах!» диде дә баласының өстенә капланды. Капшады, селкетте, эндәште. Җып-җылы иде баласы! Терелеп торып басар да сәпитенә атланып чабар дип көтте. Терелмәде. Ул арада табиблар килеп ярдәм күрсәтергә тырыштылар — булмады. Әнисе килгәнче Фәдилне ясалма сулышлар алдыртып, дарулар кадап, селкеп-йолкып аңына китермәкче булып азаплаганнар иде инде.

Ындырдагы фаҗигале көн
...Үсмер малайлар, җәйге ялларның соңгы көннәрендә ындыр табагында уйнарга ияләнделәр. Зур машиналар белән ашлык кайта, көшелләргә өелә, киптерергә дигән ашлык зур тимер «сушилкага» җибәрелә. Амбарлардагы андый җиһаз-корылманы һәркем беләдер. Астына машиналар кергәч сушилканың аскы муенындагы махсус уентыгын ачалар. Бөртекле ашлык машина әрҗәсенә коела һәм кирәкле урынга озатыла.
Андый манзараны карап тору кызык булды малайларга! Шул сушилка тирәсендә мәш килеп уйнадылар. Хуш исле, кайнар бөртекләрне учлары аша уздырдылар. Бу юлы да, чираттагы машина сушилка астына туктады, уентыкны ачтылар. Бер агым булып сузылып сибелә торган ашлык төшмәде. Таяк белән эттеләр. Галуш сыман аяк киеменә төртелде таяк башы!
— Абау! Монда кеше аягы бит! Кемдер кысылган түгелме? — дип шау иттеләр һәм зур тимер чанның өстенә менеп бодайны актарып карадылар. Ә анда бөгәрләнеп Фәдил ята иде. Ашлык кабул итеп торучы бер ир үзе менгереп җибәрде аны! Фәдил, бар әле, читкә ябышып калган ашлыкны аягың белән типкәләп, көрәп төшер, диде. Тыңлаулы малай чаң авызыннан сикереп төшеп бодайны типкәләп төшерә башлады.
Шул мәлдә ян яктагы бодай көшеле җимерелеп баланы әһ дигәнче күмеп куйды... Авыз-борынына ашлык тулып, сулый алмыйча тилмереп җан бирде малай! Югыйсә, бүрәнкәсыман ул чанның капкачы бикле булырга тиеш бит! Балакайның авыз борынына ашлык агымы бәрелүгә тыны капланды. Кычкыру түгел бер йотым сулыш ала алмады. Үлем кара канатын җәеп малай тирәсендә алдан ук әйләнгәнен соңрак төшенделәр. Чөнки, үләренә ике атна кала Фәдил, әнисе каршысына килеп басты һәм сәер сүз әйтте:
— Әни! Мин зур үскәч үләм бит! — диде. Руфидә имәнеп китте һәм тиз генә улына, улым андый сүз сөйләмиләр, син үлсәң мин үзем дә егылып үләм бит, дип сүзне тәмамлады. Нигә алай дисең, төш күрдеңме әллә, бер-бер хәл булдымы, дип төпченмәде. Ләкин, шул көннән соң ана күңеленә шик керде. Улын һаман барлап, эзәрлекләп йөри башлады. Әз генә соңга калса иптәш малайларының өйләренә барып белеште.
Ындыр табагына барып уйнауны гадәткә керткәч тә гел кисәтте. «Улым, ашлык чистарта торган транспортерга чалбар балагың эләгә күрмәсен, карап кына уйна!» — диде. Без ул тирәдә йөрмибез, сушилкага дигән бодай өстенә менеп сикереп уйныйбыз, дип җавап бирде Фәдил..

Ана йөрәгенең төзәлмәс ярасы
...Улының үлгәненә ышанмады ана!. Хастаханәгә барып җиткәч, табиблар чыгып, бик кызганыч улыгыз юк инде, диделәр. Үзен үзе белештерми ишеккә тибеп елаган ананын ярсуынан уколлар белән генә бастылар. Югалту ачысы палата ишеген ваттырды...
Фәдилне җирләргә бик күп кеше килде, матур иде көн, кояшлы. Дивар календаренең ул битен ертып алды Руфидә. Әле дә сандык төбендә саклый. Кадерле дә, кадерсез дә ул саннар…
Шуннан соң ире белән икесе ике өйдә качып еларга өйрәнделәр. Җирләгәч ничек читен булганын аңлатып булмый. Иртә белән иптәшләре урам тутырып мәктәпкә барганнарын күрмәс өчен, алгы якка кереп өстенә юрган каплап ятты Руфидә. Мәктәптән кайтканнарын күрмәс өчен тагын күзләрен йомды. Гарип-гораба булса — ярар инде, тилмереп яшәгәнче Аллаһы үз катына алды, дияр иде.Сау бала бит ул! Тик торганда шул хәл килеп чыксын әле, дип өзгәләнде.
Улының үлеменнән соң
Мәктәп баласының үлемен тикшерүчеләр килеп кайчан, нәрсә икәнен белештеләр, эш ачтылар. Ата-анага, зыян күргән өчен дип, бераз акча бирделәр. Чөнки, җитәкчеләр куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмәгәннәр, ул урын йозакта булырга тиеш. Мәхкәмәдә бер җитәкче йөрәкләренә ук кадады — улыгыз анда бодай урларга менгән булган бит, диде. Хөкемдар аның сүзен тиз бүлде, урламасыннар өчен анда бик булырга тиеш, каравылың торырга тиеш иде, диде. Шуның белән бетте.
Җан ачысын йөрәгенә күчереп Данис ике ел гына яшәде: болай да бума чир белән тилмерә иде, бала вафатыннан соң гел даруга калды. 60 яшендә җылы урында ятып җан бирде. Соңгы сүзен әйтергә дип авызын ачты, әйтә алмады. Руфидә аның иреннәренә су тидерергә генә өлгерде.
Руфидәнең бүгенге тормышы
Гомер буена авырып, хәстәхәнәләрдә ятып тернәкләнгән йорт хуҗасын бала кайгысы алып китте. Ә Руфидә иллене узып тол калды. Улын сагынудан әле дә Фәдиленең киемнәрен кулына тотып исни, кочаклый, елый. Балалары барысы да шәһәрләргә киттеләр, авылда калып эшләргә эше юк бит аның. Ә ул туганнарының хәлен белә, егәрләре беткәннәрен монда алып кайтып карый, үзе дә барып ярдәм итә.
Күрше карчыгы берәр эше булса шалтырата, аңа кереп чыга. Аллаһы саваплардан итсен, барыбыз да картаясы бит, ди. Әлегә карчыклар сыман итеп киенми. Сәхнәгә җырларга яшьләрчә киенеп чыга. Җитмештән соң сезнең сафларга язылам дип әйтеп көлдерә…
...Руфидә, кемнәрдер белән чагыштырганда, барыбер бәхетсез түгел! Балалары тәртипле, тәрбияле. Оныклары, оныкчыклары тупырдап үсә. Гаиләләре белән сагынышып әниләре янына атна саен кайталар. Кешесез бер көн дә тормый бу йорт! Үзе сыман тол калган апалар, күршедә яшәүче хатыннар кунакчыл хуҗабикә янына кереп кич утыралар.

Әүәлгечә итеп җырлар җырлап күңел ачкан көннәре дә булгалый. Руфидә апаның куллары көн саен камырда — тәмле ризыкларын бөтенесе авыз итә. Җон эрләп, бәйләү бәйләп узган озын кышлар алай ук эчпоштыргыч булып тоелмый урамның әлеге очында яшәүчеләргә. Бергәләшеп җәйгә чыкканнарына куаналар. Хәсрәтләрне басар өчен янәшәңә кеше кирәк шул. Ә Руфидә апның тәрәзәләрен балкытып янган утлар һәркемгә җылылыгын тигез сибә. Кояш кебек...
Фәридә Ибраһим.
Комментарийлар