16+

Фәрит Абдулганиев: “Туган телне ишетеп үстем”

Фәрит Абдулганиев Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды.

Фәрит Абдулганиев: “Туган телне ишетеп үстем”

Фәрит Абдулганиев Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды.

Республика парламентының 24 нче утырышында Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп Фәрит Абдулганиев сайланды. Аның кандидатурасын депутатларның абсолют күпчелеге – 81 кеше хуплады.

Дәүләт Советы Рәисе вазифасына сайлау өчен аның кандидатурасын «Бердәм Россия» фракциясе тәкъдим итте.

“Бу югары планканы саклап калу гына түгел, ирешелгәннәрне арттырып алга бару мөһим”

Абдулганиев  фото ти

«Татарстанның бердәм зур командасында эшләү мөмкинлеге өчен сезгә, хөрмәтле Рөстәм Нургалиевич, чын күңелдән рәхмәт белдерергә рөхсәт итегез. Бу команданың бер өлеше булу – югары дәрәҗә һәм җаваплылык, – дип башлады үзенең чыгышын Фәрит Абдулганиев. – Татарстан – закон чыгаруда иң прогрессив системаларның берсе формалашкан төбәк. Безнең республикада кабул ителгән күп кенә кануннар федераль хокукый актлар эшләү өчен нигез булды. Бу күп очракта хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улының казанышы.

Бүген бу югары планканы саклап калу гына түгел, вакыт таләпләренә җавап биреп, традицияләрне саклау һәм ирешелгәннәрне арттырып алга бару мөһим. Мин үз бурычымны шунда күрәм".

Чыгышы ахырында ул мәгърифәтче Һади Максудиның сүзләренн китерде. “Милләт сайлаган хәким ул – халык ышанычын казанган, үз халкын яраткан һәм аның мәнфәгатьләрен яклаган җитәкче.

Бу сүзләр, йөз еллар элек кебек үк, Татарстан үсеше өчен депутатлар эшенең төп ориентиры булып калсын. Үз чиратымда сезнең белән бу югары җаваплылыкны күтәрергә әзер”, – дип йомгак ясады Фәрит Абдулганиев.

“Телеңне, гореф-гадәтләреңне белергә, сакларга һәм үстерергә кирәк”

Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов спикердан туган телнең тормышында нинди роль уйнавы белән кызыксынды.

– Сез икътисад өлкәсендә эшләдегез, сез безгә технократ буларак таныш. Сезгә соравым гади һәм бик тә мөһим – тормышыгызда тел, тарих, мәдәният нинди урын алып тора? – дигән соравына Фәрит Абдулганиев татарча җавап бирде: “Минем әнием – татар теле укытучысы. Туган телне ишетеп үстем, гармунда уйнарга өйрәндем.

Сабантуйларына гармунда уйнап, егетләр белән сөлге җыеп йөри идек. Блаларым мәктәптә укыганда “Сөембикә” хорында чыгыш ясадылар. Татар театрларында мине беләләр. Үз телеңне, милләтең тарихын, әдәбиятын, гореф-гадәтләрен белергә, аларны сакларга һәм үстерергә кирәк”.

Абдулганиев  фото ти

Дәүләт Советы Рәисе итеп сайлануы белән котлап, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аның министрлыкта да эшләвен, кече һәм урта бизнеска ярдәм кысаларында күп көч куюын билгеләп үтте.

“Һичшиксез, теләсә нинди эш компетенция таләп итә. Ул Фәрит Хәйруллович, парламент урынбасарлары кебек тәҗрибәле парламентарийлар белән янәшә эшләячәк, алардан өйрәнер. Барыбыз да Татарстан иминлеге хакына бердәмләшеп эшлик», – диде ул.

  • Фәрит Абдулганиев 1976 елның 13 мартында хәрби гаиләдә туган.
  • 1998 елда Казан финанс-икътисад институтын тәмамлаган.
  • 2001-2005 – Казан шәһәре администрациясенең «Хокук тәртибе» шәһәр фонды башкарма директоры
  • 2006-2009 – Казан шәһәре башкарма комитетының икътисади үсеш комитеты директоры урынбасары
  • 2009-2015 – “Универсиада авылы” мэры, «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиадасы башкарма дирекциясе» оешмасы генераль директоры урынбасары
  • 2015-2018 – Татарстан экология һәм табигать ресурслары министры
  • 2018-2020 – Татарстан икътисад министры
  • 2020 – Татарстан Президенты ярдәмчесе итеп билгеләнде, Татарстан Президенты каршындагы Эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил булды

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading