Татарстанда “Аеклык ноктасы” социаль программасы эшли.
Ун ел дәвамында 1728 бала ятимлектән котылып калган. Аларның әти-әниләре алкоголизм афәтен җиңеп, аек тормыш юлына баскан.
– Бала хокуклары буенча вәкаләтле булып эшләгән Гүзәл Удачина башлангычында 2015 елда республикада “Аеклык ноктасы” социаль программасы старт алган иде. Ул алкогольгә бәйлелектәге ата-аналарны аек тормышка кайтаруны максат итеп куя. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов программага теләктәшлек күрсәтә. Эшне алып бару өчен республика бюджетында ел саен акча тәгаенләнә, – диде Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле Светлана Захарова “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында үткәрелгән матбугат конференциясендә.
“Аеклык ноктасы” (“Точка трезвости”) социаль программасы кысаларында 8 ай дәвамында тәрбия һәм дәвалау курсы алып барыла.
– Кеше курсларга үз теләгендә языла, мәҗбүриләү юк. Әгәр кеше, бигрәк тә хатын-кыз, эчкечелектән арынырга теләмәсә, аек тормышка омтылмаса, аны дәвалау уңай нәтиҗә бирми. Хатын-кыз спиртлы эчемлекләргә тиз ияләшә, аны дәвалау авыр, – дип кисәтте Республика клиника наркология диспансерының баш табибы урынбасары Резеда Хаева.
“Аеклык ноктасы” программасына ел саен уртача 200 кеше алына, курс март аеннан башлана.
– Авылларда яшәүчеләр дә игътибардан читтә калдырылмый. Җирле үзидарәләр, депутатлар социаль яктан четерекле гаиләләр белән эшли, “Беренчеләр” хәрәкәте темага актив кушылды, мәчетләрнең һәм дин әһелләренең ярдәме зур. Кызганыч, махсус хәрби операциядә катнашучыларның хатыннары арасында хәсрәтләрен аракы белән томаларга омтылучылар да бар. Узган ел әлеге категориядән 12 хатын-кыз дәвалану курслары үтте. Нурлатта бер хатын-кыз аек тормыш юлына басып, эшкуарлык эшчәнлеге башлады, эчкечелеккә каршы активистка әверелде. Дәүләт учреждениеләре генә түгел, ата-аналар үзләре үк җаваплылык күрсәтсеннәр, балаларын спиртлы эчемлекләрдән саклап үстерсеннәр иде, – диде Балигъ булмаганнар белән эшләү һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясенең җаваплы секретаре Илсөяр Гарифуллина.
“Аеклык ноктасы” программасы кысаларында 8 айлык курсларны узган кешеләрнең 80 проценты аек тормыш юлына баса.
– Узган ел курсларны узган 75 кеше эшкә урнашты. Министрлык социаль яктан четерекле гаиләләргә коммуналь бурычларын түләүдә, эшкә урнашуда, балаларын җәйге сәламәтләндерү лагерьларына җибәрүдә ярдәм күрсәтә, – диде республиканың хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.
“Аеклык ноктасы” программасы курсларына хакимият органнары, мәгариф учреждениеләре аша, шулай ук “112” телефоны буенча үтенечеңне әйтеп тә язылып була.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар