16+

Бердәмлек булганда безне беркем дә җиңә алмас

12 июнь – Россия көне.

Бердәмлек булганда безне беркем дә җиңә алмас

12 июнь – Россия көне.

Россия көне – ул Россия Федерациясенең дәүләт бәйрәме. 1990 елның 12 июнендә РСФСРның дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителде. 
“Ватаныбыз данына бу бәйрәм. Без аны илебезне хөрмәтләп, күпгасырлы тарихын олылап, элекке буыннарның васыятьләрен, аларның казанышларын һәм җиңүләрен саклап билгеләп үтәбез. Ватаныбызның юлы мең елдан артык элек Бөек Новгородта, Рюриков шәһәрлегендә, Иске Ладогада, Изборскта башланды. Балтыйктан Кара диңгезгә кадәр славян, угры-фин, төрки һәм башка кабиләләрне берләштергән Русьның – заманында Европадагы иң зур дәүләтнең бишеге монда. Безнең цивилизациянең, дәүләтчелекнең һәм мәдәниятның чишмә башы монда. Россиялеләрне ватанпәрвәрлек һәм илнең язмышы өчен җаваплылык берләштерә. Бу хисләр һәркайсыбызга якын һәм кадерле, алар махсус хәрби операциядә катнашучыларга ышанычлы терәк булып тора”, – ди Россия Президенты Владимир Путин.

Россия көнендә Мәскәү Кремлендә, гадәт буенча, Президент фән һәм техника, әдәбият һәм сәнгать үсешенә хезмәт өлеше керткән, шулай ук җитештерүчән эшләгән кешеләргә дәүләт премияләре тапшыра. Кызыл мәйданда тантаналар үткәрелә.

“Россия – ул сугышта һәм тыныч тормышта Ватан мәнфәгатьләрен саклаучы чын мәгънәсендәге геройлар иле. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең кыюлыгы һәм батырлыгы моңа ачык мисал. Россиянең мөстәкыйльлеге һәм киләчәге өчен көрәш барган шартларда безнең күпмилләтле халкыбыз сынаулар һәм каршылыклар алдында берләшә. Үз җиребездә уртак язмыш берлегендә без бергәләшеп кыенлыкларны җиңәрбез. Безне буйсындыра алмаслар!” – ди Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.

Россия көне атамасы 2002 елда Хезмәт кодексына теркәлде. Истәлекле дата яңа Россия барлыкка килгән елларда кабул ителгәнлектән, ул илебезнең динамик үсешен, алгарышка омтылышын, традицияләрне саклавын чагылдыра. Россия көне илнең мөстәкыйльлеген һәм куәтен дәлилли, илебезнең күп милләтле, динле һәм горыф-гадәтле булуын гәүдәләндерә. Бердәмлекнең, барлык гражданнарның татулыкта һәм үзара хөрмәттә яшәвенең мөһимлеген алга куя. 
Баштагы елларда бәйрәм “Россиянең бәйсезлеге көне” шигарендә үткәрелде. Борис Ельцин 1993 елның 11 июнендә россиялеләргә телевизион мөрәҗәгатендә истәлекле датаны шулай атады. 1998 елдан “12 июнь – Россия көне”, дип атап йөртелә.

12 июнь көне белән бәйле вакыйгалар шактый. 1991 елның 12 июнендә Ленинград шәһәре Санкт-Петербург атамасына үзгәртелде. Шул ук көнне РСФСР Президентын сайлаулар үткәрелде, анда Борис Ельцин җиңде.

2009 елда Россия көне уңаеннан Мәскәүдәге Останкино телебашнясына илнең дәүләт флагы беркетелде. 12 июнь – Бөек Новгород, Ижевск, Уфа, Кемерово, Комсомольск-на-Амуре, Красноярск, Пенза, Пермь, Саранск, Сургут, Тамбов, Ульяновск шәһәрләре көне.
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading