16+

“Безнең хаҗыбыз әле кайткач башлана”: Мәккә-Мәдинә сәфәре турында хатирәләр

Мәккәгә кунакка да, ял итәргә дә бармыйлар. Изге урыннарның үз миссиясе бар, анда барырга әзер булырга да кирәк.

“Безнең хаҗыбыз әле кайткач башлана”: Мәккә-Мәдинә сәфәре турында хатирәләр

Мәккәгә кунакка да, ял итәргә дә бармыйлар. Изге урыннарның үз миссиясе бар, анда барырга әзер булырга да кирәк.

Үзем исә Мәккә-Мәдинәгә бару турында уйлап карау түгел, хәтта хыяллана да алмый идем. Язмыш борылышларының иң авыр вакытында ирем мине Гомрә хаҗына алып чыгып китте. Дөрес, ярты ел алданрак ул олы хаҗда булырга өлгергән иде. Шул чакта ук мине Гомрәгә чакырса да, баш тарттым. Бу юлы артка чигенергә урын калдырмады: “Барасың”, – диде. 

Гомрә хаҗы
Мәккәгә кыш уртасында чыгып китү җиңел булмады. Бердән, вакытлы-вакытсыз эштән сорарга кирәк. Икенчедән, 34 градус суыктан 34 градус эссегә күчәргә дә әзерме без? Хуҗаларымнан рөхсәт алынды, редакторым Мәккәдән хәбәрләр көтеп калачагын белдерде. Шуңа да Гәрабстаннан язмалар язарга, видеохәбәрләр эшләргә дә өлгерергә тырыштым. “Шәһри Казан” газетасының социаль челтәрләре өчен репортажлар эшләгәндә моңарчы үзем өчен дә яңалык булган әйберләрне күзәтү мөмкинлеге туды. “Мәккә көндәлеге”н укып баручылар да күп булган икән. Әле дә сорашып язалар.

Мәккәгә без ике тапкыр һавага күтәрелеп, ике тапкыр төшкәннән соң гына килеп җиттек. Самолетта ук ихрам хәленә кереп, Хәрам җирләренә аяк атладык. Бу халәттә син инде дөньялык мәшәкатьләрен онытып, гамәл-гыйбадәт кылырга әзер булырга тиешсең. Җитәкчебез Балтач районының үзәк мәчетенең имам-хатыйбы, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсенең Балтач бүлеге җитәкчесе һәм мөгаллиме Рамил хәзрәт Бикбаев һәрберебез янына килеп барысын җентекләп аңлатты. Хаҗ сәфәре Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан шулай куелган, һәрвакыт җитәкчелек ярдәмен тоеп торасың. Аннан хәзрәт безгә караганда йөз тапкыр тәҗрибәле дә, телне дә камил белүче кеше бит. Гомрә хаҗы Кәгъбатулла тирәли 7 тапкыр әйләнеп чыгу, Сафа һәм Мәрвә тауларына 7 тапкыр барып кайту гына түгел.

Бу гамәлне башкарганда син бөтенләй башка буласың, дога-зикерләр кыласың, Раббыңа мөрәҗәгать итәсең, аның җирендә йөрисең. Ихрам хәлендә бик күп кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Монда савап кына түгел, дөрес эшләмәсәң, шуның кадәр үк гөнаһ та җыярга мөмкинсең. Иң элек Аллаһы Тәгалә сине үзенә кунакка чакырган, сиңа монда килергә насыйп булган. Безнең сәфәрдәшләребез арасында да ният итеп тә килеп җитә алмаучылар булды. Димәк, барырга язмаган. Менә шундый халәттә, уй-фикерләрдә беренче Гомрә хаҗыбызны башкарып чыга алдык. 

Безнең кунакханә төп мәчет булган Әл Хәрамнан бик якын да, бик ерак та түгел. Арымаганда җәяү дә йөрдек, хәлебез киткәндә такси да ялладык. Монда такси хезмәте яхшы куелган. Гомумән, җирле халык хаҗиларны тегендә-монда йөртеп тә, сәүдә итеп тә көн күрә икән. Әлбәттә, ашау-туклану урыннарында да күпләп хезмәт куялар. Безнең күзгә-башка күренгәне шулар булды. Җылыга да тиз ияләнәсең. Бер кат күлмәктән рәхәтләнеп йөрдек. Мәккә урамы үзебезнең урамга әйләнде. Көн дә Әл Хәрам мәчетенә барабыз. Кайбер көнне Гомрә хаҗы, кайбер вакытта тәваф кылдык, намазларга йөрдек. Халык бик күп. Ә шуның кадәр халык арасында йөрү өчен көч тә кирәк. Төркемдәшләрнең, бүлмәдәшләрнең хәленә карап та җайлашасың. Шөкер, күп гыйбадәт кыла алдык. Изге урыннарда һәркем үзе белән алып килгән гозер-шифаларны, ялвару-сорауларны мөмкин кадәр башкарып чыгарга тырышты. Барысы да кабуллардан булсын!

Мәккәдә
Мәккә бик үзенчәлекле шәһәр. Тау-таш арасында яшәгән халык өчен бу җирләрне Аллаһы Тәгалә үзе сайлап алгандыр. Гранит катламнарны ватып йорт-бина салырга, ни дә булса эшләргә мөмкин. Хәзрәтебез Рамил Бикбаев сөйләгәнчә, фотокадрларның 80 проценты таулар гына булды бугай. Ул да беренче тапкыр изге җирләргә аяк баскач, гел тауларны гына төшереп кайткан. Без дә аннан калышмадык. Бу тау матуррак, монысы тагы да матуррак дия-дия табигать күренешләрен фотосурәткә алдык.

Әлбәттә, Мәккәдәге дә, Мәдинә шәһәрендәге таулар да пәйгамбәребезгә бәйле вакыйгаларны, истәлекләрне саклый. Алар хакында Казанга кайткач, иркенләбрәк тә укыйсыбыз килде. Рәхмәт, Нур, Ухуд тауларында булдык. Әйткәнемчә, аларның һәрберсенең үз тарихы бар. Таулар да гомер буе шул хәтерне саклап яши. Сүз дә юк, тауга карап тау була алмыйбыз. Ә таулары искиткеч матур!

Без барганда сәрби куакларының чәчәк аткан вакыты иде. Болай да көн кояшлы, сары чәчкәләр тагы да җылылык сирпеп чәчәк атып утыра. Магнолияләр чәчәктә, кактус җимешләре өлгергән чак. Әйе, тау битләрендә үсеп утырган кактус җимешләрен бездәге кура җиләге кебек җыялар икән. Ә тәмгә бик тәмле, тик менә ни белән дә чагыштыра алмадым. Салкынча виноград тәменә гранат җимеше кушылган кебек. Җимешләре яшел төстә. Ә базардагы җиләк-җимешне ашарга курыктык. Безнең бит әле исән-имин башкарасы эшләребез дә шактый иде. 

Мәккәдәге тагы бер шаккатырган әйбер – шәһәрдә күгәрченнәрнең күп булуы. Бик күп һәм бөтен җирдә алар. Кошлар өчен шәһәрдә махсус җимнәр дә саталар. Зираттагы кабер өсләренә дә алар өчен махсус җим сибәләр. Каберлекләр бездәгедән нык аерыла. Бердән, анда хатын-кызларны кертмиләр. Икенчедән, анда бернинди чардуган да, агач та, чәчәк тә, язу-портрет та юк. Сөйләүләре буенча, күп зиратларда урыннар берничә тапкыр кулланыла. Мәккәнең үзәгендәге борынгы зират исә гыйбадәт кылу урыннарының берсе булып тора. Анда Мөхәммәт пәйгамбәрнең хатыны Хәдиҗә радыйаллаһу гәнхү күмелгән. Билгеле булганча, бердәнбер агач аның каберендә генә үсә.

Мәккәдә иң изге урыннарның берсе – Әл-Хәрам мәчете. Аның бөеклеген, зурлыгын һәм матурлыгын аңлатып кына бетереп булмый. Җир шарының төрле урыннарыннан килгән мөселманнар бирегә агыла. Биредә бер намаз уку 100 мең намаз уку исәбенә тиңләшә. Шуңа да һәркемнең изге мәчеткә намазга киләселәре килә. Халык күп булса да, тәртип тә, чисталык та, оештыру моментлары бик яхшы куелган. Мәчет бик зур, монда гыйбадәт кылучы гына түгел, хезмәт итүчеләр дә күп. Биредә туйганчы Зәм-зәм суы эчәргә мөмкин. Беркем этешми, беркем төртешми. Әйтүләренә караганда, мәчет бөтен яктан “үтәли тикшерелә”. Ялгыш гамәл кылынса, шунда ук депортацияләргә дә мөмкиннәр.

Шуңа да мәчеттә сабырлык белән гамәл кылучылар бик күп. Кәгъбатулла тирәсендә йөрергә урамдагы аяк киеменнән кертмиләр. Я оекбаш киясең, я яланаяктан, я башка аяк киеме аласың. Әл-Хәрам мәчетенең эчке ягыннан да, тышкы ягыннан да йөреп туярлык түгел. Бинаның матур итеп төзелешенә дә сокланмыйча кала алмыйсың. Мәчетнең төрле ишекләреннән төрле якка чыгарга мөмкин. Зур итеп эшләнгән сәгать тә шәһәрдә Әл-Хәрамның кайдалыгын күрсәтеп тора. Биредә музейлар эшли, тик бу юлы анда керү генә насыйп булмады. 

Читтә тел белмәү кыенлык тудырмадымы дип тә язучылар бар.  Мәккәдә барысын да татарчага өйрәтеп бетердек бугай. Төрки телләр гаиләсенә кергән бөтен тугандаш тел вәкилләре белән татарча аңлаштык. Аннан безнең телебездә искитмәле күп бит ул гарәп сүзләре. Шуңа да кыенлык тумады. Алар татарча, без гарәпчә сөйләшергә өйрәнеп кайттык. 

Мәдинәдә
Мәккәдән Мәдинәгә күчү шактый кыен булды. Бу вакытта күбебез чирли иде. Гыйбадәт кылган вакытта үтәли җил көчле булганга, тирләп-пешеп йөргәндә шактыебыз авырып китте. Климат алыштыру да үзенекен иткәндер инде. 450 чакрым юл бик озак тоелды. Ә бит шушы юллардан дөяләр белән узганнар. Хәзер чүл өстеннән асфальт юлдан автобуста җилдереп кенә барсак та арытты. 

Ә Мәдинә шәһәре безне колач җәеп каршы алды. Ул шәһәр буларак та Мәккәгә караганда камилрәк тоелды. Биредә төрек һәм инглиз телен эшкә җигәргә туры килде. Мәккәнең асылташы булып, әлбәттә, Пәйгамбәребез мәчете тора. Аның зурлыгы, аның матурлыгы күзләрне камаштырды. Ул безнең кунакханәдә 5 минут аралыкта булып, анда рәхәтләнеп барып йөрдек. Биредә Мөхәммәт пәйгамбәр җирләнгән урын да бар. Күпләребезгә анда кереп, намаз уку бәхете дә тәтеде. 
Мәдинә урамнарында кичен дә, көндезен дә йөреп сокландык. Биредә шулай ук ислам тарихында беренче төзелгән Куба мәчетендә булдык. Шәһәр буйлап экскурсиядә йөрдек. Сугыш барган Ухуд тауларында бардык. Сап-сары сәрби куаклары да Мәдинәдәге төп урамнарның ике яклап бизәп куелган кебек тезеп утыртылган. Сокланырлык та урыннар күп иде Мәдинә шәһәрендә. Тик без анда Мәккәгә караганда азрак тордык.

Мәдинәдән Шарджга, аннан Казанга очтык. Юлларыбыз хәвеф-хәтәрсез тоткарлыксыз узды. Исән-имин илләребезгә әйләнеп кайта алдык. Бик күп сынаулар аша уздык. Күп кешеләр белән аралашып яшәдек. Рамил хәзрәт Бикбаев әйткәнчә, хаҗыбыз безнең әле хаҗдан кайткач башлана гына. Мөгаен, анда күргәннәрне аңлау өчен безгә бер гомер кирәк булыр. 


Автор фотолары
 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading