16+

Борчылмагыз, түзәсез: авыртуларга да, кесәдән чыккан акчаның күплегенә дә

«Адәм баласы барына да түзә, авырлыкларга ияләнә», – диләр, хак икән...

Борчылмагыз, түзәсез: авыртуларга да, кесәдән чыккан акчаның күплегенә дә

«Адәм баласы барына да түзә, авырлыкларга ияләнә», – диләр, хак икән...

Моның шулай икәнен брекет яки элайнер кигән кешеләр исбатлый, минемчә. Шәхсән үзем дә аларның рәтенә керәм. Бу елның февраленнән башлап авызыма тешләрне тигезләүче капылар, ягъни элайнерлар киеп йөри башладым. 

Кемнәр белми, элайнерлар – тешләрне тигезләү, прикусны төзәтү өчен гипоаллерген полимер материалдан ясалган үтә күренмәле капылар. Кыскача әйтсәк, тимер брекет системасын алыштыручы җайланма. Әле күптән түгел модага кереп киткән бу капыларның зур «плюс»ы – теләгән вакытта аларны салып кую (әйтик, ашаганда). Брекетларны исә салып-киеп, мәсәлән, ял итеп торып булмый, алар тәүлек әйләнәсе тешләрне тимер дугалар белән кыса-кыса тигезли. Бу дугаларны алыштырган вакытта (брекет киючеләр сүзләренә ышансак) ирекле, рәхәт итеп ашап, чәйнәп булмый. 2-3 көн сыек ризык белән тукланмый хәл юк бу очракта. Элайнерлар белән тешне тигезләүчеләр исә ике атна саен капы алыштыра, алар да брекет киючеләр сыман шул ук проблема белән очраша: 2-3 көн яңа гына кигән капылар тешләрне бик нык этә, тешләр күчә, авырта һәм ашаганда чәйнәве кыенлаша. Тик матур вә сәламәт елмаю теләгән кеше бу авыртуларга гына түзә, әле өстәвенә, процедуралар өчен капчык-капчык акча түли. Берәүгә дә сер түгел, тигез тешләр кыйммәтле ләззәт! Элайнерлар да, брекетлар да бер чама тора.

Таякның ике башы булган кебек элайнерлар киюнең дә тискәре ягы бар, җәмәгать. Авызында бу капаларны йөртүче кеше 100 процент дисциплиналы булырга тиеш! Һәр ашаган саен тешне, элайнерларны юып-чистартып торырга, 15-30 минуттан да озакка аларны салмаска кирәк икәнен, мәсәлән, ике икең дүрт сыман белү зарур.

Акча ягыннан гына йөрәкләрне яралап калмыйча, тешне тигезләүче бу җайланмалар өстәмә «махинация»ләр дә таләп итә. Брекет яки элайнерны куйдың һәм бетте, дип кенә матур елмаю көтеп йөрисе түгел, җәмәгать. Бу әле иң җиңел өлеше генә, ә елата торган, акча каера торган этаплар әле алда... Акыл тешләрен алдыртуны исәпкә алмасак, авызга кадаклар куйдыртуны әйтми булдыра алмыйм! Әйе, чып-чын минивинтларны, гадәттә, аңкау өлешенә яки теш тамырлары арасына борау белән борып урнаштырган сыман беркетеп куялар. Бу эш, әлбәттә, анестезия ярдәмендә эшләнелә, әмма аның тәэсире беткәч ай-яй елыйсылар киләчәк берничә көн (хәтта берәр атна). Чөнки организм бу тимер кадакларга ияләнергә тиеш: акрынлап җәрәхәт урыны төзәлә, тимерләр ашаганда, сөйләшкәндә, көлгәндә кырмый, авырттырмый башлый. Шул 3-10 көнне вә төнне анальгетик, ортодонт балавыз кулланып, исән чыксаң, барысы да шәп була, кыскасы. Бу тимерләрне аннары бар дип тә белмисең... Алар көннәрдән бер көнне килеп төшмәсә (спойлер: минем икесе төште, тагын өчесе торып тора (әлегә).
Тешләрен тигезләтергә җыенучылар, бу язманы укып чыккач, куркып калмадыгызмы? Борчылмагыз, түзәсез: авыртуларга да, кесәдән чыккан акчаның күплегенә дә. Иң мөһиме – сәламәтлек, шуны онытмыйк! Ә тигез тешләр һәм матур елмаю – ул күп органнарга тәэсир итә торган сәламәтлекнең бер өлеше. Бәхетле һәм сәламәт булыйк!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

4

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading