Статистика нәрсә ди? 2026 елда эре көнкүреш техникасын сату ни өчен артты, ә керем ни өчен кимеде?
Кичә лар-суыткыч сатып алдык. Аш бүлмәсендәге урынга туры килсен һәм бәясе бик кыйммәт булмасын, дидек. Моннан берничә ел лек без көнкүреш техникасының бик тә кыйммәтлесен, яхшы фирмадан булганын һәм ышанычлысын сатып ала идек. Хәзер исә хәлләр бөтенләй башкача тора. Кулай бәя булсын һәм формасы сезгә туры килсен. Шунысы кызык: статистика буенча да сатып алучылар көнкүреш техникасына акчаларын экономияли башлаганнар икән.
Чыннан да көнкүреш техникасы дөньясы берничә ел эчендә шактый үзгәреш кичерде. Бездән киткән чит ил брендларын башкалар алмаштырды. Кибет киштәләре яңадан яңа техника белән тулды. Кайберсен без бөтенләй дә белмибез. Исемнәрен дә ишеткәнебез юк. Бүген товарның сыйфатын тикшермибез: халык бәя өйрәнә хәзер.
Кайсы кибеттә ничә сум тора? Кайда очсызрак?
Статистика мәгълүматлары буенча эре көнкүреш техникасын сату арткан. 2026 елның беренче яртысында россиялеләр 10,3 млн көнкүреш җайланмасы алган. Бу узган ел белән чагыштырганда 7,8 процентка күбрәк. Киптерү машиналары сату 23,1 процентка, суыткычлар 19,2 процентка, кер юу машиналары; 13,5 процентка күбрәк булган. Савыт-саба юу машиналары 8,7 процентка күбрәк сатылган, урнаштырыла торган пешерү панельләрен сату 9,9 процентка үскән. Кер юу машиналарын сату саны артса да, ул акчада 0,6 процентка, пешерү панельләре 6 процентка кимегән икән.
Кытай һәм Төркия брендлары базарны ничек яулады? Импорт күләме соңгы елларда ни дәрәҗәдә үзгәрде?
Бу бәяләр үзгәрешен без үзебез дә күреп торабыз. Бәяләр төрле кибетләрдә төрлечә, хәтта бер үк товарда 10 меңгә кадәр аерма бар. Ә сатып алучының азрак акча сарыф итәргә тырышуы көн кебек ачык.
Базарның ничек үзгәрүе дә экономияләргә ярдәм итә. Лидерлык итүче фирмаларны да яхшы беләбез. Шул-шул фирманыкын алган идем, һаман хезмәт итә, дибез. Экспертлар бәяләве буенча, сатуда берничә төрле бренд өстенлек иткән. Конкуренция югары булып калса да, берсе генә аерым алга чыкмаган. Шуңа күрә бүген брендка карамыйлар, сатып алучы ешрак бәягә, функцияләргә һәм кирәкле модель булуга карый.
Азия һәм Төркия, Кытайдан турыдан-туры импорт кертү дә, шул исәптән Россия сәүдә маркалары астында җитештерү һәм локаль җыю да үзгәреш кичерде. 2025 елда Кытайдан Россиягә 2,45 млн суыткыч һәм 3 млн нан артык кер юу машинасы китерелгән.
Чагыштыру өчен 2021 елда ул күпкә азрак булган. Ул чакта Кытайдан суыткычлар якынча 1,1 млн берәмлек, ә кер юу машиналары якынча 580 мең берәмлек кергән. Товарлар исә диңгез юлы, тимер юл маршрутлары һәм Казахстан аша автомобиль белән кайтартыла.
Комментарийлар