16+

Бабаең андый сөт эчми! Кибетче Айсылу Яриева әҗәт дәфтәре һәм блогерлык серләре турында

Саба районының Лесхоз бистәсендәге гади авыл кибете ничек чын аралашу үзәгенә һәм яраткан блогка әверелде? Айсылу Яриеваның тормыш юлы һәм эшенә булган чиксез мәхәббәте турында язманы укыгыз.

Бабаең андый сөт эчми! Кибетче Айсылу Яриева әҗәт дәфтәре һәм блогерлык серләре турында

Саба районының Лесхоз бистәсендәге гади авыл кибете ничек чын аралашу үзәгенә һәм яраткан блогка әверелде? Айсылу Яриеваның тормыш юлы һәм эшенә булган чиксез мәхәббәте турында язманы укыгыз.

Хәлең ничек, кибетче?

Авыл кибетсез дә яши аладыр, бәлки, әмма шушы мохитне, аралашуны бернәрсә дә алыштыра алмый. Авыл халкын һәрвакыт берләштереп, җыеп торучы урын бар. Юк, авыл советы түгел. Бу урынга кеше көн саен диярлек килеп тора. Акчасын да бушата, үзе дә бушана. Сүзем авыл кибете турында.

Авыл кибетенең үзенә генә хас тәртипләре, кагыйдәләре бар. Ә кагыйдәләрнең үтәлешен кибетче күзәтә. Без дә Саба районы Лесхоз бистәсенә кибетчегә кунакка бардык. Айсылу Яриева шикелле кибетчеләр меңгә берәү буладыр. Ул кибетче генә түгел, киңәшче;дә, дус та. Моңа өстәп социаль челтәрләрдә танылып килүче блогер да. 

Лесхозның кайда икәнен дә белмәдем

Айсылу Яриева Арча районы Наласа авылында туган, аннан гаиләләре белән Чаллы шәһәренә күчкәннәр. Озак еллар шәһәрдә яшәгән. Ә бер көнне бер дә уйламыйча, авылга кайтып киткән.

— Лесхозда яшәвебезгә 11 ел. Шуның 8ен кибеттә эшлим. Икенче улымны бик авыр таптым. Шуннан соң төшенкелеккә бирелдем. Бервакыт ишегалдында кычкырыш-талашны күрдем. Күптән түгел генә хастаханәдән баласын алып кайткан борчулы анага шул җитте инде. Авылга күченергә теләдем. Туганнар Лесхозда өй сатыла дигән игълан җибәрде. Ике дә уйламадым, шунда кайтырга карар кылдым. Лесхозның кайда икәнен дә белмәдем. Байлар Сабасында гел байлар гына яшидер дип тә уйлап куя идем әле (көлә)- ди Айсылу. 

Әби-бабай тәрбиясен сеңдереп үскән Айсылу өчен авыл тормышы яңалык түгел. Эшкә аны кибет хуҗасы чакырган, барысына өйрәткән. Айсылу да сынатмаган. Кибеткә эшкә кергәнче үзенең таләпләрен куйган. «Бер гаилә булып, бер-беребезгә ышанып эшләсәк, авыр әйбер күтәрмәсәм, кешегә начар әйбер сатмасам гына эшкә керәм», дигән. 

— Аллаһка шөкер, бар таләпләрем дә үтәлә. Үземне кибетче дип атамыйм. Мин кешеләргә тәмле ризык, кирәк-ярак сайларга ярдәм итүче. Кибеттә эшләү битарафлыкны да бетерә. Дөресрәге монда битараф кешеләр эшли алмый. Авылдашларың белән танышып чыгасың. Кем кемгә туган икәнен беләсең. Балаларыгызның хәле ничек, дип сорап, аларның да хәл-әхвәлен белешәсең. Кешегә хәзер аралашу, җылылык җитми.

Сатып, акча эшләү ягын гына кайгыртмыйсың. Миңа да кешегә җылылык бүләк итә алу рәхәтлек бирә. «Айсылу, синең белән сөйләшү шундый рәхәт», дип әйтәләр дә, килеп җитәләр. Кемнеңдер хәтта хәлен белергә дә кешесе юк бит. Гадәти: «Хәлең ничек?» дип сорау да юата ала, – ди ул.

Кибетче Фото: Илгизә

Бабаең андый сөт эчми!

Авыл кибетендә эш дип уйласагыз, ялгышасыз. Зур кибетләрдәге кебек үк көн дә товар кабул итәләр. Барысын тезәләр, чутлыйлар, җыештыралар. Көн дәвамында Айсылу кибет буенча йөреп кенә дә берничә километр юл уза икән. 

— Ипи һәм сөт һәрвакыт кирәк. Элек яңа гына килгән ипине:«Яңамы?»  дип сорый иделәр. Яңа гына килгән ипи иске була алмый. Төне буе ипи пешергән кешеләрнең дә хезмәтен кадерләргә кирәк. Шуңа кара ипи дигән сүзне дә өнәп бетермим. Ипи кара булмый. Безнең кибет үзенчәлекле. Монда килгән кешегә кергәч үк: «Берәр нәрсә таба алмасагыз сорагыз», дип әйтәм.

Бер көнне кызык хәл булды әле. Бер малай ипи алды. Сөт сайлап тора. Малайны башта танымадым. Яхшырак карагач, бер бабайга охшаттым. Чыннан да, аның оныгы булып чыкты.  «Бабаең андый сөт эчми», дип, кирәклесен бирдем. Кайвакыт кешеләр алдан нәрсә кирәген әйтеп куя. Кеше кибеткә килгәндә инде әйберләрне җыеп куябыз. Хуҗаның илтеп биргәне дә бар. Шуңа күрә безнең кибет шәһәрдәге берничә сервисны берләштерә. Кибет тә, доставка да, очрашу урыны да, — дип шаярта Айсылу.

Кибетче Фото: Илгизә

«Эшеңә нинди мөнәсәбәттә булсаң, сиңа да шулай карыйлар»

Айсылу кибетче генә түгел, блогер да әле. Кибеттән төшергән видеолары меңләгән караулар җыя. Ә үзен: «Җанкисәкләрем, исәнмесез» сүзләреннән таныйлар.

— Сабага чыккач кайвакыт: «Әни, бу бит безнең кибетче», диләр. Син бу кибетнең кояшы диләр. Кибеттә эшли башлагач, балалар да: «Мин кибетче булам», дип әйтә башладылар. Әлбәттә, кемнедер канатландыра алганга сөенәсең. Үзең эшеңә карата нинди мөнәсәбәттә буласың, сиңа да шулай карыйлардыр. Мин эшемне яратам.

Шуңа минем өчен кибетче ул абруйлы һөнәр. Ошамаса, 8 ел элек китәр идем. Ә шәхси блог алып баруга килгәндә, мин блогер түгел. Блогны башлап җибәрүнең төп максаты кешеләргә позитив, яхшы эмоцияләр бүләк итү. Мин кешеләргә бары матур теләкләр генә телим. Кайвакыт:«Сезнең блог нәрсә турында?» дип сорыйлар. Җавабым гади: «Бер-беребезгә яхшы мөнәсәбәттә булу, аралашу турында»

Эшенә, кешеләргә гашыйк булганнар нинди генә заман булса да, хөрмәткә һәм ихтирамга лаек. Андый кешеләрне очраткач, үзең дә канатланып китәсең. Чөнки журналистка да ачык йөзле, җылы өләшүче кешеләр кирәк икән. 

Кибетче Фото: Илгизә

Кибетчегә 3 сорау

— Авылда әҗәт дәфтәре бармы әле? Анда нәрсә язасыз?

— Әҗәт дәфтәре авыл җиренә бик кирәк. Шәһәрдән кайтканнар, аны күргәч: «Мондый дәфтәр һаман бармени әле?», дип шаккаталар. Шәһәрдә хезмәт хакы югарырак. Ә авылда башкача. Моңа өстәп, һәркем бер-берсен белә. Пенсиядә булган абый-апаларның да хәленә керергә тырышабыз. Кайвакыт кеше акча букчасын оныта, төрле хәлләр була.

Әҗәтне китерәләр. Әмма бик оятсыз кешеләр дә бар. Алар бөтенләй акчасыз да түгел. Тик... Монда канга сеңгәндер инде дип кенә аңлатасың. Әҗәт дәфтәренә кешенең Исем-фамилиясен, телефонын язабыз. Әҗәтне китергәч, сызабыз. Элек болай гына яза идек, аннан инде бит саннары куйдык. Һәркем үзенең ничәнче биттә икәнен белә.

— Авыл кибетләренең киләчәге бармы? 

— Авылда яшәүче кешеләр булса, әлбәттә, бар. Лесхозда яшьләр калсын өчен бар шартлар тудырылган. Авылда шәһәрдән дә яхшырак яшиләр. Үзенең спорт мәктәбе, мәдәният йорты бар. Дөрес, туган авылыма кайткач, җимерек йортларны күреп йөрәгем әрни. Авыл кибетсез дә яши аладыр, бәлки. Авто-кибетләр дә йөри, шөкер. Әмма шушы мохитне, аралашуны бернәрсә дә ^;алыштыра алмый.

— Кибеткә төрле кешеләр килә. Авыр кешеләр буламы?

— Чыннан да, төрле кешеләр була. Эштән дә армыйсың, тик кайвакыт кибеткә керүче кешенең кәефе булмавы, сүз куертырга теләве шунда ук сизелә. Нәрсә булса да, хуҗага әйтәбез инде. Бер тапкыр гына киеренке хәл булды. Бер ир-ат таякка таянып, бер кулына пычак тотып керде. Хуҗага хәбәр бирдек, шунда ук кереп җитте. Абзый пычагын да тыгып куйды. Тик күңелгә шик керде инде. Шәхсән миңа кешенеке кирәк түгел. Булганына, үзем эшләп тапканыма шөкер итәм.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading