— Без үскәндә интернет, электрон почта һәм мессенджер кебек нәрсәләр әле юк иде, шуңа күрә маркаларны балачактан ук күреп беләбез. Мәктәпне тәмамлаганнан соң мин чит илгә укырга киттем, һәм өйдәгеләр белән бердәнбер аралашу чарасы ул вакытта хат алышу иде. Хатларны кәгазьгә язып, конвертка салып, маркалар ябыштырып җибәрә идек. Инде еллар узгач, гаилә архивында күп кенә маркалы хатлар һәм открыткалар табылды. Аларны ташларга кул күтәрелмәде.
Хәзер инде бөтенләй башка бер заманада яшибез. Электрон китап-гәҗитләрнең һәм мессенджерларның кәгазьне һәм шуның белән бергә почта маркаларын да кеше тормышыннан кысырыклап чыгара баруын күзәтеп торабыз. Узган гасырларның шушы югалып барган тарихының бер өлешен булса да үземдә саклап калу теләге уянды. Шулай итеп маркалар җыя башладым.
Бу эшемне интернет та җиңеләйтте, чөнки башка шәһәрләрдәге һәм хәтта чит илләрдәге коллекционерлар белән элемтәгә керү, мине кызыксындырган маркалар турында сорап, шуларны карап сатып алу өчен озын юлга чыгу кирәклеге инде калмады. Моның өчен махсус форумнар һәм аукционнар булдырылган, сатып алынган нәрсәләрне өйгә ук почта белән китерттереп була.
Ислам мәдәнияте һәм тарихы мирасы
— Ни өчен коллекциягез нәкъ менә ислам культурасы һәм тарихына багышланган?
Әмма мондый эчтәлекле маркалар, фәндә яңа ачышлар ясала барган, яңа табылдыклар табылган саен, гел чыгып торачак. Җирнең төрле почмакларында яшәүче һәм төрле телләрдә сөйләшүче мөселман халыкларының исламны һәм ислам кыйммәтләрен почта маркаларында ничек чагылдырулары исә — менә монысы инде чыннан да сакланып калырга тиешле мирас! Шуңа күрә миндә ике аерым коллекция бар: маркаларда гомум кешелек тарихы һәм ислам тарихы белән мәдәнияте. Ике коллекция дә гел тулыланып тора.
Иң кыйммәтле маркалар нинди?
— Иң борынгы яки кыйммәтле, яки иң сирәк марка кайсылары?
— Иң беренче марка 1840 елда Англиядә чыккан. Андый маркалар коллекционерлар арасында бүген бик кыйммәт бәяләнә. Миндәге иң иске марка 1876 елгы Госманлы чоры маркасы. Әмма марканың кыйммәтлелеге аның искелеге һәм сирәклегендә түгел, бәлки анда чагылыш тапкан тарихи бер вакыйганың замана кешесе һәм алдагы буыннар өчен әһәмиятле булуындадыр. Һәрхәлдә, минем өчен бу шулай.
Алай да, коллекциям ислам тарихы һәм мәдәниятенә багышланганга, андагы иң кыйммәтле маркалар да исламда иң бөек саналган нәрсәне — кешеләрнең хаклык өчен бердәм булуларын, мөселман өммәтенең кәгазьдә булса да бердәмлеген чагылдыручы маркалар. Моны без 1979-1980 елларда, һиҗри яңа 15 нче гасыр башлануы уңаеннан төрле мөселман илләре тарафыннан чыгарылган маркада күрәбез. Бу марканың дизайны гел бертөрле: уртасында гарәпчә «һиҗрәт» сүзенең беренче «һ» хәрефе, Мәккәдәге Кәгъбә, Мәдинәдәге пәйгамбәр мәчете һәм Коръәннән алынган «Шушы инде менә — сезнең бердәм өммәтегез...» сүзләре.
Әле интернет булмаган чакта җирнең төрле почмакларында яшәүче мөселманнарның һиҗри яңа гасырның башлануын билгеләп шундый марка чыгарулары 15 нче гасырдан соң да төрле халыклар күңелендә Аллаһ әмере, пәйгамбәр васыятьләре һәм мөселманнарның бердәмлек фикере яшәп килгәнлегенә бер күрсәткеч булып тора. Бу чыннан да тарихи бер мизгел.
Комментарийлар