16+

Буранлы көнне юлга чыкмаска тырышыгыз

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык һәм юл оешмаларын Яңа елны каршылау көннәрендә аеруча җаваплылык тоеп эшләргә чакырды.

Буранлы көнне юлга чыкмаска тырышыгыз

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов торак-коммуналь хуҗалык һәм юл оешмаларын Яңа елны каршылау көннәрендә аеруча җаваплылык тоеп эшләргә чакырды.

– Республикада 1,2 мең оешма торак-коммуналь хезмәт күрсәтә. Энергия предприятиеләренең эшләве тотрыклы. Җылылык белән тәэмин итүдә кискен хәлләр булмас, дип өметләнәбез. Ишегалларын җыештыру, чүпне үз вакытында чыгару – торак милекчеләренең игътибар үзәгендә. Шушы сорауларны күзәтчелектә тотачакбыз. Кешеләр җиңел автомобильләрен көнкүреш калдыкларын туплау мәйданчыкларына терәп үк куймасыннар иде. Чүп чыгаручы йөк машиналары мәйданчыкка килә алмый. Ишегалларын кардан чистартканда автомобильләрне алып тору сорала, чөнки трактор иркенләп эшли алмый. Котельныйларда ягулык резервы булдырылды, – диде республиканың төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин Хөкүмәт йортында үткәрелгән брифингта.

Министрлыкта торак-коммуналь хезмәт күрсәтү мәсьәләләренә кагылышлы тәүлек дәвамында эшләүче “Кайнар элемтә”  булдырылган. Телефон: 8 (843) 231-14-10.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры урынбасары Ранис Фәйзуллин әйткәнчә, республикада 1400 чакрым федераль юллар һәм 14 мең чакрым төбәк юллары исәпләнә.

– Маршрут һәм мәктәп автобусларына “ГЛОНАСС 112” элемтә системасы көйләнелгән. Юл оешмаларының үзләренең ягулык резервы булдырылды, – диде Ранис Фәйзуллин.

Федераль юл агентлыгының Идел- Нократ автомобиль юллары федераль идарәсе җитәкчесе урынбасары Азат Гатауллин белән “Главтатдортранс” дәүләт казна учреждениесе директоры урынбасары Зөлфәт Ханмурзин республикадагы юлларда өзеклек тудырмаска тырышачакларын әйттеләр. Юлларны карау өчен техника бар.

– Юлларда, аеруча, буран кузгалган вакытта хәрәкәт кагыйдәләрен төгәл үтәү зарур. Бөке хасил булганда кайберәүләр юл читеннән керә башлый, нәтиҗәдә, хәл тагын да катлаулана. Чөнки, юл чистарту машиналары кирәкле урынга уза алмый. Автоинспекторларга рәхмәт, алар четерекле хәлләрдә махсус машиналарга каршы як полосадан хәрәкәт оештырып ала. Кешеләр, бик зур хәсрәт булмаганда, буранлы көннәрдә юлга чыкмасыннар иде, – диде Азат Гатауллин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading