16+

«Чиксез мөмкинлекләр»: тормышта сынмаган, уңышка ирешкән кешеләрне эзлиләр

Мөмкинлекләре чикле булса да, көчле рухлы, тормышка карашлары ныклы һәм уңышларга ирешкән кешеләрне беләсезме?

«Чиксез мөмкинлекләр»: тормышта сынмаган, уңышка ирешкән кешеләрне эзлиләр

Мөмкинлекләре чикле булса да, көчле рухлы, тормышка карашлары ныклы һәм уңышларга ирешкән кешеләрне беләсезме?

Алар турында сөйләгез! Россиядә беренче тапкыр «Чиксез мөмкинлекләр» («Безграничные возможности») бөтенроссия конкурсы башланды.

Конкурс тормышта уңышка ирешкән, үз тәҗрибәсе һәм проектлары белән башкалар белән дә уртаклашырга теләгән кешеләр өчен оештырыла. Анда инвалидларның тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән технологияләр уйлап тапкан яки гамәлгә керткән оешмалар һәм командалар да катнаша ала. Вакытлы матбугат чараларында эшләүчеләр һәм блогерлар өчен дә аерым номинация каралган.

Прессуха. фото автора

Конкурста катнашу өчен гаризаларны 9 октябрьдән 30 ноябрьгә кадәр тапшырырга кирәк. Башта проектларга төбәкләрдә бәя биреләчәк. Җиңүче дип табылган эшләр федераль этапка — Мәскәүгә җибәреләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 2027 елның 21–22 апрелендә узачак.

— Конкурсның максаты — чынбарлыкны күрсәтү, тормышта уңышларга ирешкән инвалидларга ярдәм итү һәм аларны киң җәмәгатьчелеккә таныту, — диде Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева.

Конкурс ике тректан тора: «Чикләрсез кешеләр» һәм «Тормыш нормасы». Алар кысаларында барлыгы 12 номинация каралган. Катнашучы гаризаны бер генә номинация буенча тапшыра ала.

Федераль дәрәҗәдәге жюри составына Олимпия һәм Паралимпия чемпионнары, халык артистлары, язучылар һәм җәмәгать эшлеклеләре кергән.

Проектны Россия Хезмәт министрлыгы координациясе белән Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы социаль өлкәдә попечительлек мәсьәләләре буенча Совет оештыра.

Прессуха. фото автора

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading