16+

Татарстан юлларында 9 айда 244 кеше һәлак булган: 13е — балалар

2026 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр Татарстан юлларында 2 234 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

2026 елның гыйнварыннан сентябренә кадәр Татарстан юлларында 2 234 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.

Аварияләрдә 244 кеше гомере өзелгән, 2 684 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Бу хакта Татарстан Дәүләт автоинспекциясе башлыгы Рөстәм Гарипов хәбәр итте.

Балалар катнашындагы аварияләр аеруча борчу тудыра. Елның тугыз аенда балалар катнашында 358 юл-транспорт һәлакәте булган. Аларда 14 бала һәлак булган, 381 кеше җәрәхәтләнгән.

«Быел һәлак булган 14 баланың 13е пассажир булган», — дип ассызыклады Рөстәм Гарипов.

Узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, республикада юл-транспорт һәлакәтләре саны 4кә арткан. Шул ук вакытта һәлак булучылар саны 3кә, җәрәхәтләнүчеләр саны 8гә кимегән.

Балаларны автомобильдә йөрткәндә куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәү аеруча мөһим. Баланы яшенә һәм буена туры килә торган махсус утыргычта йөртү, куркынычсызлык каешын дөрес эләктерү һәм тизлекне саклау фаҗигаләрне булдырмауда зур роль уйный.

Юлда игътибарлы булыйк: руль артындагы һәр карар кеше гомеренә йогынты ясарга мөмкин.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading