16+

Әгәр мине кешеләр үзләреннән куса, миңа куркыныч яный”.Читтән торып эшләүнең файдасы бармы?

Нәкъ алты ел элек бөтен дөньяда локдаун, маска режимы, дистанцион уку вә эшләү сүзе актуаль иде...

Әгәр мине кешеләр үзләреннән куса, миңа куркыныч яный”.Читтән торып эшләүнең файдасы бармы?

Нәкъ алты ел элек бөтен дөньяда локдаун, маска режимы, дистанцион уку вә эшләү сүзе актуаль иде...

Шул вакыттан соң, бәхеткәме яки кызганычка каршымы, читтән торып эшләү модага кереп китте. Күп кенә оешмалар әлеге форматны кулай дип тапты. “Дрим джоб” платформасы мәгълүматлары буенча да, дистанцион рәвештә хезмәт кую эш бирүчеләр өчен җәлеп итү чараларының берсе булып кала бирә. 

Һәр җиденче хезмәткәр исә читтән торып эшләү турында уңай контекстта сөйли. Мәсәлән, алар арасында 20 процент кеше графикның сыгылмалылыгын билгели, 13 проценты – дөньяның теләсә кайсы ноктасыннан эшләү мөмкинлеген аерып әйтә. Дистанцион рәвештә эшләүчеләр арасында исә айти һәм ММЧ/ маркетинг тармагы өстенлек итә – 19 процент, бизнес-сервислар – 17 процент, финанслар – 15 процент.

Вазыйфалар буенча еш кына читтә техник ярдәм хезмәткәрләре эшли – 30 процент, аналитиклар – 25 процент һәм контакт үзәкләре операторлары – 24 процент. Клиентлар белән эшләү буенча белгечләр 19 процентны тәшкил итә, проект менеджерлары – 18 процент, дизайнерлар һәм маркетологлар – 17шәр процент.

Бу саннар хәзер, әлбәттә, шаккаттырмый. Шәхсән әйләнә-тирәмдә дә читтән торып эшләүчеләр көннән-көн арта: кемдер “офис күсесе” булып яшәүдән туеп китә, икенчеләре чит илләрдә дистанцион рәвештә эшләп, бәхетле булуны сайлый! Читтән торып эшләүче яшьләрнең үзләре белән әңгәмә корып, психологка исә кызыксындырган сорауларыбызны бирдек. 

Вәсилә Шәмсевәлиева, психолог:

-  Өйдән торып эшләү стресс һәм эмоциональ халәткә ничек йогынты ясый? 
-  Өйдән торып эшләү һәр кешенең үз карары һәм ул эмоциональ халәткә берничек тә тискәре йогынты ясамаска мөмкин, барысы да кешенең үзеннән тора. Дистанцион рәвештә эшләү – ул әле кеше берәү белән дә аралашмау, социаль тормыш алып бармау дигән сүз түгел. Беренче чиратта, читтән торып эшләүгә күчкәнче, берничә сорауга җавап биреп карарга кирәк: Мондый формат миңа туры киләме? Эш урынымны һәм үземне оештыра аламмы? Дисциплинам җитәме? Чөнки дистанцион рәвештә эшләүнең яхшы ягы да, начары да юк. Кайбер һөнәр ияләре өчен әлеге формат бик үк отышлы, уңайлы түгел, моны берничек тә психологик як белән бәйле дип әйтеп булмый! Мәсәлән, кеше социаль тормышта яшәүне эштә хезмәттәшләре белән аралашуда күрә икән һәм ниндидер сәбәпләр аркасында (әйтик, пандемия вакытында) ул өйдә калып эшләргә мәҗбүр булса, бу аның эмоциональ халәтенә начар йогынты ясарга мөмкин. Ягъни ул үзе теләмәгән вакытта өйдә торып эшләргә тиеш булса. Яисә тагын бер мисал: кеше көн саен офиска барып эшләргә яратмый, аның холкына бу туры килми, ә ул мәҗбүр икән – бу шулай ук психикага начар тәэсир ясый ала. Монда иң мөһиме – кешенең эчке халәте! 

- Өйдә эш процессы уңышлы гына барсын өчен ниләр эшләргә, нинди мохит тудырырга? 
- Мин бу мәсьәләдә өйдә эшләү процессына бәйләнмәс идем. Бу сорауга бераз тирәнрәк карыйсы килә. Үзебезнең йөрәккә, күңелгә хыянәт итмичә яшәргә тырышырга кирәк, чөнки эчтәге конфликт белән тормыш итәсең икән – бу психологик яктан зыян салачак. Ул акрынлап кына эчтән ашый бара, һәм кинәт берәр нәрсә килеп чыгачак. Уңайлы эш мохите тудыру, беренче чиратта, синең эчке күңел халәтенә туры килергә тиеш, чөнки ул бары тик кешенең үзеннән генә тора: эш бирүчедән дә, дәүләттән дә  түгел! Һәм шуннан чыгып, син үзеңне канәгатьләндерерлек эш табасың. Читтән торып эшләү яки эшләмәү синең нинди һөнәр иясе булуыңа да бәйле. Әйтик, син һавалырак, иҗади кеше икән, офиска килеп эшләү кулайрак булырга мөмкин... 

- Эштә хезмәттәшләр белән аралашу безгә ничек йогынты ясый? Дистанцион рәвештә хезмәт куйганда тере аралашуны арттырырга кирәкме? 
- Кешеләр социум өчен тудырылган җан ияләре, без аерым гына яши алмыйбыз. Табигать безне шулай яраткан, бу физиология белән бәйле. Мәсәлән, һәр кешенең баш миендә: “Әгәр мине кешеләр үзләреннән куса, миңа куркыныч яный”,– дигән борынгы программа бар. Элеккеге заманда, кешеләр тау куышларында яшәгәндә кабиләдән аерылып калган зат һичшиксез үлә торган була. Шуннан чыгып, әгәр, мәсәлән, мин өйдән торып эшлим икән, социальләшүне барыбер дә тудырырга кирәк: дуслар белән аралашу, мастер-класс, төрле оешмаларга, клубларга йөрү... Берәү белән дә аралашмыйча яшәү безнең табигатебезгә туры килми.

- Өйдә озак вакыт эшләгән кешенең нинди психологик проблемалары килеп чыгарга мөмкин? 
- Әгәр үзенең аралашуын, социаль тормышын, җәмгыятьтәге урынын дөрес итеп оештыра ала икән, өйдә утырып эшләгән кешенең нинди дә булса проблемалары килеп чыга дип әйтмәс идем. Әгәр, киресенчә, булдыра алмый, үз эченә бикләнә икән, әлбәттә, аның аралашу күнекмәләре кимергә, психологик яктан да үзгәрешләр булырга мөмкин. Өйдә утырып яшәү генә депрессиягә алып килә, дип әйтеп булмый, ләкин ул моңа бер сәбәп булырга мөмкин. Борчулы-депрессив тайпылыш (тревожно-депрессивное расстройство), чиктән тыш борчылу, курку һәм фобияләр барлыкка килүгә этәргеч була ала ул. Барлык дистанцион рәвештә эшләүчеләрдә дә әлеге билгеләр барлыкка килми, әлбәттә, әйткәнемчә, берничә фактор бергә туры килергә тиеш...

- Киләчәктә дистанцион уку-укыту һәм эшләү процессы кешеләрне ничек үзгәртәчәк?
- Читтән торып уку-укыту, эшләүне без инде киләчәк итеп түгел, хәзерге вакыт итеп кабул итәбез. Пандемиядән соң бу юнәлеш буенча чынлап та актив рәвештә эш алып бара башладык. Дистанцион рәвештә эшләү аркасында аралашу-сөйләшү күнекмәләре, кешенең хисләрен, хәрәкәтләрен тоемлау, белү тора-бара юкка чыгачак һәм бу бик үк яхшы булмаган нәтиҗәләргә китерер, дип уйлыйм. Кеше – ул төрле мессенджерлар аша җибәрелгән хәбәр, тавыш кына түгел! Без, беренче чиратта, хис-тойгылар һәм хәрәкәтләр, ягъни вербаль булмаган аралашу аша аңлаша, тоя алучы зат. Әлеге  мөмкинлекләрне дистанцион уку-укыту яки эшләү процессы аркасында кулланмау, икенчедән, әлеге күнекмәләрне үстермәү кешеләрне берникадәр үз-үзләренә йомылырга мәҗбүр итәр дип уйлыйм. Бу шулай ук шәхес буларак формалашуда да чагылырга мөмкин...  

Азат Шәйхетдинов, айти өлкәсендә модерация бүлеге җитәкчесе:

-  Читтән торып эшләү теләге кичә генә тумады. Мин өй кешесе, кирәксә-кирәкмәсә кеше янына чыгарга яратмыйм. Шул ук вакытта, бер урында озак утыра да алмыйм. Вакыт узган саен миндә сәяхәтләргә аерым мәхәббәт уянды, шуңа күрә дистанцион рәвештә хезмәт кую иң яхшы вариантка әйләнде. Читтән торып эшләүнең үз “плюс”лары һәм “минус”лары бар. Төп өстенлекләрдән мин вакыт, көч һәм акчаны экономияләүне билгеләп үтәр идем. Көн саен юлга, транспортка, өйдән тыш тамак ялгауга һәм башка чыгымнарга акча тотарга кирәкми.

Алар офис эше вакытында еш кына вак-төяк булып тоела, ләкин барысы бергә сизелерлек суммага җыела. Моннан тыш, әлеге формат көннең уңайлырак ритмын төзергә, үз вакытыңны яхшырак планлаштырырга мөмкинлек бирә. Күпләр өчен бу чынлап та уңайлы һәм тыныч булган шартлардан эшләү мөмкинлеге, димәк, файдалы эш коэффиценты да югарырак була ала. 

Әмма дистанцион эшләүнең үз “минус”лары да бар. Әйттик, өйдән хезмәт кую үз-үзеңне оештыру һәм дисциплина таләп итә, чөнки өйдә синнән башка беркем дә эш атмосферасы тудырмый. Эшне һәм шәхси тормышны дөрес аера белергә кирәк. Тагын бер момент шунда ки, читтән торып эшләү форматы тере аралашуны тулысынча алыштыра алмый.

Кайбер кешеләргә коллективта булу, күзгә-күз карап фикер алышулар җитмәскә мөмкин. Бездә исә һәр көнне диярлек шалтыратулар уза, шул исәптән “видеосозвон”нар да, шуңа күрә хезмәттәшләрем белән аралашу җитми дип әйтә алмыйм. Әлбәттә, тере аралашу моны тулысынча алмаштырмый, тик минем өчен бу артык критик түгел. 

Әгәр кеше чыннан да мөһим эш белән мәшгуль һәм теге яки бу вазифага җитди кереп киткән икән, кафе һәм кофейнялар моның өчен иң кулай урын түгел, минемчә. Мондый урыннар күбрәк ялга, очрашуларга яки ниндидер формаль булмаган эшләргә туры килә. Тирә-якта шау-шу, хәрәкәт һәм игътибарны читкә юнәлтә торган факторлар булганда, концентрацияне саклау шактый катлаулырак. Миңа, мәсәлән, сыйфатлы эш өчен тыныч урын кирәк.

Рөстәм Хәйрулла, программист:


— Читтән торып эшләү теләге юк иде. 2020 елның февралендә, бөтен ил буенча үзизоляция кертелергә 3-4 атна кала безгә дистанцион эш режимына күчәргә куштылар. Офистан кирәкле җиһазларны алып торыгыз, диделәр, чөнки күпләрнең өйдәге компьютер техникасы видео карау һәм социаль челтәрләрдә утырырга гына яраклы.

Офиста эшләүдән дистанцион режимга күчү башта авыр булды, комфорт зонасыннан чыгу буларак кабул ителде. Коллектив белән тере аралашу югала, эшли алмаган бирем буенча ярдәмне хезмәттәш янына килеп сорап булмый башлый, язган сорауларга җавап хәбәрләрне көтү дә күп вакытны ала. Шулай ук эш һәм шәхси тормыш арасында чик бетте, “даими эш халәте” барлыкка килде: берәр кафеда утырганда да эш чатларына кереп чыга башлыйсың.

Дисциплина җитмәгән очракта исә продуктивлык кими. Өйдә исә интернет өзелеп яки ут бетеп тору була икән, эш тукталып кала дигән сүз. Уңай якларга килгәндә, вакыт ресурсларын контрольдә тоту җиңеләйде: офиска барырга һәм кайтырга киткән вакыт экономияләнә, кирәк чакта көндез үз эшең буенча каядыр барып кайтып, кичен эшеңне төгәлләп була, ягъни эш графигын сыгылмалы итеп корырга мөмкин. Шулай ук тагын бер зур “плюс” – географик ирек: кайсы шәһәрдә яки илдә булуга карамастан, эшләү мөмкинлеге. Бу миңа ярты ел чит илдә “кышларга” мөмкинлек бирде.

Айга бер көн булса да үзем дә каһвәханәләрдә эшлим, чөнки мохитне үзгәртү теләге туа. Тик бер чокыр каһвә эчеп, берничә сәгать буе урын алып утыручы кешеләргә негатив караш барын да истән чыгармаска кирәк. Шулай ук соңгы вакытта болай эшләү авырайды, мобиль интернет хәзер стабиль түгел.

Әгәр бүлмәдә көндезен табигый яктылык була икән – бу минем өчен идеаль эш урыны. Шул ук вакытта лампалардан да җитәрлек яктылык кирәк. Күзләр өчен бу бик мөһим. Уңайлы, теләгән чакта атынып утырырлык кресло, 2 монитор, клавиатура һәм вак-төяк техника, блокнот, чәй белән кружка сыярлык өстәл, чыбыксыз колакчыннар, стабиль югары тизлекле интернет һәм җитәрлек санда розеткалар – менә миңа эш өчен кирәкле атрибутлар!

Гөлия Хәкимова, өлкән программист: 

-  Минем карьерам банкта башланды. Шактый кырыс эш вакытлары, офис киеменнән булу, ябык аяк киеме киеп йөрүләр... Ирегем урланган сыман хис иттем, университетта мәктәп формаларыннан азат булуыма куанган гына идем, ә монда гомер буе шулай йөрисе янәсе. Аннан соң эшкә бару-кайтуның ике сәгатьлек вакытны алып торуы мине бик борчый иде. Аңа кадәр мин төрле проектларда катнашып кына эшләдем. Кыскасы, мин үземне “төрмә”дә кебек хис итә башладым.

Җансыз бүлмә, компьютерга карап утыручы кешеләр... Миңа бу һич кенә дә туры килмәвен чынлап торып аңларга бер ел вакыт җитте. Җитәкчем белән бу хакта сөйләшкәч, ул читтән торып эшләргә тәкъдим итте, шулай итеп “удаленка” тормышы башланып китте.

Бу эш форматының тискәре яклары да юк түгел. Мин авылдан эшлим, баштарак гаиләдә мине ноутбук артында эшли дип кабул итә алмадылар. Тиз генә сыер алып кайтырга кирәк, яки су беткән, коега барып кайтырга кушалар, авылда эш бетми бит инде ул. “Мине өйдә юк дип белегез инде сез”, – дия торгач, хәзер мин эшләгән бүлмәгә тын гына кереп сүз башларга да рөхсәт сорыйлар. Аннан, әгәр дә дисциплина белән дус түгел икәнсең, өйдән торып эшләве кыен.

Уңай якларының иң төбе исә – комфорт. Син – үзеңә уңайлы киемнән, үзеңә уңайлы җирдә. Сиңа нибары тотрыклы, ышанычлы интернет һәм эшләр урын кирәк. 

Хезмәттәшләр белән аралашу ул гадәттә эш буенча була. Бу очракта берни үзгәрмәде диярлек, нибары аралашу мөһимрәк очракларда гына була башлады. Мин мәгълүматны күбрәк күз белән кабул итәм, шуңа аралашу да күбесенчә язма рәвештә бара. Минем өчен бу “плюс” кына. Ә аралашыр өчен минем дусларым, туганнарым бар.

Шәхсән минем өчен идеаль эш урыны – бар яктан да уңайлы булган урын. Монда уңайлы җиһаз һәм яхшы тизлекле интернет булырга тиеш, яктылык дөрес төшәргә, өстәл өстендә минем “эш бардагы” ясарлык урын булырга һәм артык тавыш чыганаклары булмаска тиеш. Өйдән эшләгәндә шулар җитә кала миңа. Ә өйдән тыш... Хәтта күз алдыма да китерәсем килми. Яшәсен читтән торып эшләү!

Рәзилә Газизова, кибер куркынычсызлык аналитигы:

-  Элеккеге эш урынымда офиска барып эшләү мәҗбүри иде. Бу очракта эчең-башың авыртып өйдә каласың килсә дә, болай эшләп булмый, чөнки җитәкче дистанцион хезмәт куюга каршы булды. Бер елны май аенда бик салкын булды, җылылык бирүне туктаттылар: эштә дә, фатирда да торырлык түгел. Эш бирүчедән елый-елый диярлек авылга кайтып, җылыда эшләүне сорадым... Шул вакытта җитәкчедән уңмавымны аңладым һәм икенче эшкә урнашканда ук читтән торып эшләүне сорадым.

Нәтиҗәдә, гибрид форматында эшләдек: кайбер көннәрне офиска йөрдек, кайбер көнне дистанцион рәвештә хезмәт куйдык. Хәзер исә безнең офис юк, мин тулысынча читтән торып эшләү форматында. Элек башка хезмәттәшләрем янына җыелышларга, яңалыклар белергә йөргән булсам, хәзер андый мөмкинлек юк, аралашу аз күләмдә. Хәзер моңа ияләндем. 3-4 хезмәттәшем белән без якын-тирәдә торабыз, төшке ашка чыккалап керергә мөмкинбез, шул җиткән (көлә). 

Кафеларда компьютер аша нидер эшләп утыруны яратмыйм. Миңа берничә монитор, зур өстәл, уңайлы урындык һәм стабиль интернет кирәк. Шулай ук иң мөһим әйбер – тынлык. Миңа күп тапкырлар эш буенча шалтыратып, телефон аша сөйләшергә кирәк, кырыйда күп кешеләр булганда бу кыенлаша. Искәртеп узарга кирәк, безнең оешма төрле шәһәрләрдә эшләп килә, хезмәттәшләр белән көннең теләсә кайсы вакытында хәбәрләшү өчен һәрвакыт элемтәдә булырга кирәк, бу бераз гына “минус” дип тә әйтер идем.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading