«Татар кызы» халыкара бәйгесенең финалына Россия төбәкләреннән, шул исәптән Төркмәнстан, Төркия, Үзбәкстан, Кыргызстан 12 кыз чыкты. Кызлар аш-су, нәфис сүз, җыр һәм бию буенча остаханәләр узды.
— Ел дәвамында бу проект буенча эшчәнлек алып бару өчен аерым дирекция төзедек. Финалга чыккан һәр кыз — зур җиңү яулаган милләт баласы. Киләчәктә без аларны милләт аналары буларак күрәбез. Бүген татар кызы — 19-20 гасыр башындагы мәгърифәтче хатын-кызларының дәвамчылары, — дип ассызыклады Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров.
Проектның асылы — татар кызларының күркәм сыйфатларын һәм осталыгын күрсәтү, татар халкының гореф-гадәтләрен, телен, мәдәниятен саклау һәм үстерү. «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да финалистларга милләт язмышында ана ролен искәртте.
— Һәрберебез милләт анасы булырга әзерләнәбез икән, бу бурыч бәйге беткәннән соң төшеп калырга тиеш түгел. Без барлык татар кызларына, балаларына үрнәк булырга тиеш. Бер генә гади мисал китерәм. Элек-электән хатын-кызларны кияүгә чыга дип түгел, ә тормышка чыга дип әйткәннәр.
Безнең төп бурычыбыз да шул. Юкка гына Аллаһ Тәгалә безгә ана сөтен бирмәгән. Малай үстергән ананың күкрәк сөте тагын да яхшырак. Кыз имезгән ана сөте белән малай имезгән ана сөте аерыла. Моны галимнәр дәлилләгәннәр. Димәк, ата — гаиләдә барыбер өстенрәк булырга тиеш. Ә хатын-кызга ир-атка нигезле рәвештә таянырга зарур, — ди «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова.
Милләтара дуслык һәм хөрмәт
Бәйгенең финалы Төркмәнстанда узу да очраклы түгел. Бу — узган ел бәйгедә җиңү яулаган Алсу Рәфыйкованың туган ягы. «Татар кызы» халыкара бәйгесе дирекциясе рәисе Алмаз Хәлиуллин сүзләренчә, бәйге Төркмәнстан белән Татарстан арасында булган милләтара дуслык һәм хөрмәт күперен ныгыта, ике илнең хезмәттәшлеген яңа дәрәҗәгә күтәрә.
Комментарийлар